26.08.2014 - Сәясәт

Ике елдан — 1,5 триллион сум!

Мәгълүм булуынча, республика җитәкчесе Рөстәм Хәмитов 2016 елда Башкортстанның тулай төбәк продукты күләмен 1,5 триллион сумга җиткерү бурычы куйды. Көнбатыш илләре Русиягә карата санкцияләр кабул иткән хәл-шартларда бу мөмкинме? Гомумән, агымдагы елда республиканың социаль-икътисади үсешендә нинди тенденция күзәтелә? Нәтиҗәләр канәгатьләнерлекме? Шушы һәм башка мәсьәләләр үткән атнада республика Хөкүмәтенең киңәйтелгән утырышында тикшерелде.

Рөстәм Хәмитов утырыштагы чыгышында билгеләвенчә, 2016 елда тулай төбәк продукты күләмен 1,5 триллион сумга җиткерү өчен ныклы җирлек бар. Һәрхәлдә, узган ярты елдагы эшчәнлек күрсәткечләре шулай дияргә ышанычлы нигез бирә. Әйтик, Русиянең эчке тулай продукты шушы чорда 1 процентка артса, республикада үсеш 1,5 процент булган. Сәнәгать җитештерүе күрсәткече Русия буенча 1,5 процент булса, Башкортстанда тармакта үсеш 2 процент белән бил­геләнгән. Һәм республика җитәкчесе билгеләвенчә, алдагы чорда соңгы вакыйгаларга бәйле сәнәгать тарма­гының яңа үсеш баскычына чыгуын көтәргә кирәк.
— Бүген республика пред­приятиеләре ил икътисадында үз урынын ныгыту өчен зур мөмкинлекләр алды. Без күп өлкәләрдә сыйфатлы, уникаль продукция җитештерәбез. Мәсәлән, республика нефть эшкәртү, нефть химиясе, химия тармакларында фән катнашлыгындагы продукция җитештерү күләмен арттыру мөмкинлегенә ия. Радиоэлектроника, элемтә чаралары производствосында да бездә әлеге базарда импорт товарларын киметү өчен бөтен тиешле технологик һәм кадрлар потенциалы бар. Машиналар эшләү тармагында да алдабыз, — диде бу җәһәттән Рөстәм Хәмитов.

Ахыры ПДФ-версияда


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»