21.08.2014 - Сәясәт

Башкортстан икътисады тотрыклы

Кичә республика Хөкүмәтенең киңәйтелгән утырышында 2014 елның беренче яртысында Башкортстанны социаль-икътисади үстерү йомгаклары каралды. Утырышта Башкортстан Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Хәмитов, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, Хөкүмәт әгъзалары, парламент депутатлары, министрлыклар, ведомстволар, предприятиеләр җитәкчеләре, шәһәр һәм район хакимияте башлыклары катнашты.

— Хөкүмәт утырышын үткәрүнең шушындый форматын без очраклы гына сайламадык. Проблемалар турында шушы рәвешле фикер алышу аларны дөрес хәл итү өчен мөмкинлек бирәчәк, дип исәплим, — диде Рөстәм Зәки улы. — 2014 ел катлаулы башланды. Дөнья икътисадындагы активлык кимүдән тыш, илебез башка җитди каршылыкларга да очрады: күрше Украинада кораллы бәрелешләр башланды, АКШ һәм Европа берлеге Русиягә каршы санкцияләр кертте, илебезгә качаклар агымы артты. Нәтиҗәдә, илебезгә АКШ, Европа берлеге илләреннән, Австралия, Канада һәм Норвегиядән кайбер төр азык-төлек кертү тыелды. Бу илләрдән керткән азык-төлек күләме безнең базарда зур түгел, күп кенә төр продукцияне үзебездә җитештерә алабыз. Күбесен, ләкин барысын да түгел. Гомумән алганда, республиканың азык-төлек хәвефсезлеге җитди контроль астында. Хөкүмәттә оператив штаб эшли. Төп азык-төлек продуктларына бәяләр арту өчен объектив сәбәпләр юк. Бәяләр күтәрелсә, катгый чаралар күреләчәк.
Санап үтелгән тышкы факторларга карамастан, республика икътисады тотрыклы. Бездә кайбер төп үсеш күрсәткечләре гомум Русиянекеннән яхшырак. Алты айда Башкортстанның тулай төбәк продукты күләме — 1,5 процентка, Русиянең тулай эчке продукты 1 процентка артты. 2016 елда республиканың тулай төбәк продукты күләмен 1,5 триллион сумга җиткерү бурычын гамәлгә ашыру мөмкин дип исәплим.
Республика сәнәгать җитеш­терүе күләме ике процентка артты. Безгә, җитештерүне арттыру белән беррәттән, импортны алмаштыру белән дә шөгыльләнергә кирәк. Безнең предприятиеләрнең ил икътисадында, эчке базарда үз позицияләрен яхшырту мөмкин­леге туды. Бик күп өлкәләрдә без зур мөмкинлекләргә ия, сыйфатлы, үзенчәлекле продукция җи­тештерәбез. Республика нефть эшкәртү, нефть химиясе, аз тоннажлы химия продукцияләре җитештерүне арттыра ала. Радиоэлектроника, элемтә чаралары җитештерү өчен безнең пред­приятиеләр технологик һәм кадрлар потенциалына ия.

Ахыры ПДФ-версияда


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»