05.07.2014 - Сәясәт

Бергә эшләү - көн таләбе!

Кичә Сибайда “Урал аръягы-2014”: “Стратегия” 25-20” Төбәкара хезмәттәшлек – берлектәге уңышның яңа мөмкинлекләре” дигән икенче төбәкара инвестиция форумы эш башлады. Мәгълүм булуынча, беренче чара 2012 елда узган иде. Быел форум тагын да югарырак дәрәҗәдә оештырылды.

Бу хакта чараның географиясе киңәюе, катнашучылар саны арту һәм эшлекле сөйләшүләрнең югары нәтиҗәләре дә сөйли. 200дән артык делегат арасында федераль һәм төбәк власте органнары, үсеш институтлары, Русиянең әйдәүче бизнес структуралары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре һәм белгечләр катнашуы игътибарга лаек. Форумның пленар өлешендә Башкортстан Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Хәмитов, Ырынбур өлкәсе губернаторы, хөкүмәте рәисе вазыйфасын вакытлыча башкаручы Юрий Берг, Курган өлкәсе губернаторы, хөкүмәте рәисе вазыйфасын вакытлыча башкаручы Алексей Кокорин, Чиләбе өлкәсе губернаторы урынбасары Руслан Гаттаров, “Эшлекле Русия” оешмасы рәистәше Андрей Назаров, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Илшат Таҗетдинов, Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Юрий Пустовгаров һәм башка җаваплы җитәкчеләр катнашты. Төбәккә инвестицияләр җәлеп итү эше ничек оештырылган? Бу юнәлештә хәл итәсе нинди мәсьәләләр бар? Урал аръягында нинди тармакларны үстерү отышлырак? Чарада шул хакта сүз булды. 

Иң элек дәрәҗәле кунаклар, катнашучылар Балалар  сәнгате үзәгендә милли киемнәрдән, кул эшләреннән оештырылган күргәзмә белән танышты. Биредә үзешчән сәнгать коллективлары да чыгыш ясады. Арытаба Рөстәм Зәки улы фойеда Урал аръягы районнары хакимият башлыклары белән очрашты. Шуннан соң пленар өлеш башланды.

— Бүген бергәләп төбәкара хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышачакбыз. Глобальләшү, дөнья базарындагы үзгәрешләр төбәкара хезмәттәшлек мәсьәләләренә дә башкача карарга этәрә. Безнең мөмкинлекләрне яңабаштан карарга кирәк. Бүген бу мәсьәләләр буенча фикер алышып, тәҗрибә уртаклашып, икътисади, мәдәни, мәгълүмат өлкәсендә яңа башлангычларга нигез салыныр, дип ышанам. Хәзерге заманда беркем дә үзенең төбәгенең, муниципаль берәмлегенең башкалардан аерым үсеш алуын планлаштырмый. Мондый икътисад моделе уңыш китерми. Чикләнгән, үз-үзенә  бикләнгән системаларның көннәре санаулы. Тормыш төбәкләр алдында агломерацияләр, кластерлар оештыру, берничә төбәк өчен отышлы булган программаларны уртак көч белән гамәлгә ашыру бурычы куя. Мәсьәлә төбәкара дәрәҗәдә гамәлгә ашырылырга тиеш. Төбәкләр үсешенә этәргеч бирүче проектлар турында фикер алышачакбыз. Территорияләрне заманча үстерү модельләренә өстенлек биреләчәк. Төбәкләр бер-берсенә көндәшләрчә мөнәсәбәттә түгел, партнерларча карашта булса, мөһим башлангычлар тизрәк һәм нәтиҗәлерәк гамәлгә ашачак. Уңышлар сезгә! — диде чыгышында Рөстәм Хәмитов.

Пленар өлештә төбәкара хезмәттәшлек, икътисади үсешне җанландыру, төбәккә инвестицияләр җәлеп итү һәм инвесторларга яхшы шартлар тудыру мәсьәләләре дә каралды.

Арытаба Башкортстан Республикасы, Ырынбур һәм Курган өлкәләре хөкүмәтләре, Башкортстан Республикасы, Чиләбе, Ырынбур, Свердловск өлкәләре һәм Пермь крае муниципаль берәмлекләре арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм башка өлкәләр буенча килешүләргә кул куелды. Шулай ук АКШ, Кытай, Венгрия компанияләре һәм предприятиеләре белән хезмәттәшлек турында инвестицион килешүләр төзелде. Әйтик, “Apanc” (АКШ, Калифорния) шәхси инвестиция фонды вәкиле Алан Месси форумга зур өметләр баглый.

— “Сибайлеспром” территориясендә плитә материаллары заводы төзергә исәп тотабыз, — диде ул. — Проектның беренче чиратын гамәлгә ашырдык. Икенче чиратын гамәлгә ашырып, җитештерү процессына җан өрү өчен агач таләп ителә. Форумга шушы максат белән килдем. Башкортстан Хөкүмәте безнең белән бу юнәлештә хезмәттәшлек итәргә әзерме? Инвес­тицияләрнең акланачагына ышаныч бармы? Шул хакта сөйләшергә исәп тотам. Безнең инвестицияләр күләме ярты миллиард доллар тәшкил итәчәк.

Төштән соң форум эше “түгәрәк өстәл” утырыш­ларында, мәйданчыкларда, эшлекле очрашуларда дәвам итте.

Инвестицион климатны яхшырту буенча иҗтимагый советның киңәйтелгән утырышында иҗтимагый инфраструктура проектларын  финанслауның нәтиҗәле механизмын оештырганда дәүләт-хосусый партнерлык мөмкинлекләре, инвесторларга ярдәм кулы сузу буенча муниципаль вәкилләрнең эш үзенчәлекләре һәм башка мәсьәләләр игътибарга алынды.  

“Реиндустриализация һәм яшел икътисад” темасына үткән “түгәрәк өстәл” утырышында сәнәгатьне икътисадка зыян салмыйча үстерү мөмкинлекләре турында сүз барды. “Интеграция процесслары тирәнәю шартларында Русия субъектларының территориаль үсеше стратегияләре” темасына сөйләшү дә фәһемле булды.

Бүген Баймакта “Яшьләр эшкуарлыгы: киләчәк архитекторлары” дигән яшьләр секциясе эшләячәк. Анда яшь буынның эшкуарлык башлангычлары тикшерелә.

Әйткәндәй, ике ел элек Сибайда үткән “Урал аръягы-2012” форумында 7,6 миллиард сумлык инвестиция җә­леп итү турында килешүләргә кул куелган иде. Әлегә шуларның 1,35 миллиард сумы үзләштерелгән һәм территориядә яшәүче халыкка йөздән артык яңа эш урыны тәкъдим ителгән. Шул исәптән 352 миллион сумлык ике инвестицион проект тәмамланган. Быелгы форумның нәтиҗәләре тагын да тоемлырак булыр дип ышанасы килә.

Айдар Зәкиев.

Сибай шәһәре.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»