03.07.2014 - Сәясәт

Законнар камилләштереләчәк

Сишәмбе көнне бишенче чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтай Президиумы утырышы үтте. Депутатлар язгы сессиянең 10 июльдә узачак соңгы утырышының көн тәртибе турында фикер алышты. 

Киләсе унберенче пленар утырышны “2011-13 елларда Башкортстан Республикасында мәгарифне модернизацияләү нәтиҗәләре һәм үсешнең яңа чорына бурычлар” темасына Хөкүмәт сәгате ачачак. Көн тәртибенә 43 мәсьәлә тәкъдим ителгән. Шулардан берничәсе аерым әһәмияткә ия. Әйтик, “Башкортстан Республикасының дәүләт бүләкләре һәм мактаулы исемнәре турында” Законның 2 мәддәсенә үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче һәм соңгы укуда каралачак. Анда “Ата-ана даны” орденына хокуклы кешеләр категориясен билгеләгән пункт өстәлгән. Бу бүләк республикага дан китергән,   кеше гомерен, законлылыкны, хокук тәртибен һәм иминлекне саклап калу өчен батырлык эшләгән яки фәнни, иҗади, спорт, я җәмгыять өчен әһәмияткә ия башка эшчәнлектә аерым казаныш­ларга ирешкән балалар тәрбияләгән ата-аналарга (уллыкка алучыларга, опекуннарга, попечительләргә) биреләчәк. Шулай ук дәүләт бүләгенә өч яисә аннан да күбрәк инвалид баланы яки алты һәм аннан да күбрәк ятим баланы уллыкка алучылар лаек булачак.

Башкортстан Республикасында күпбалалы гаиләләргә дәүләт ярдәме турында” Законга үзгәрешләр кертү турында закон проекты күпбалалы гаиләләргә ярдәмне акчага әйләндерүне күздә тота. Моңа кадәр тугыз һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүчеләргә “ГАЗель” микроавтобусы бирелә иде, хәзер аны  600 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүгә алыштырырга тәкъдим ителә.

“Башкортстан Республикасында опека һәм попечительлек органнары эшчәнлеген оештыру турында” закон проектына кертеләсе үзгәрешләр  опека һәм попечительлек органнарының вәкаләтләрен киңәйтүне күз уңында тота. Хәзер бу органнар тәрбиягә бала алырга теләүче гражданнарга бала алуның мөмкин булган формалары, аларның үзенчәлекләре, документлар әзерләү тәртибе турында  сөйләргә, шулай ук опекуннарга һәм попечительләргә документлар әзерләргә һәм балаларның хокукларын якларга ярдәм итәргә тиеш булачак.

“Административ хокук бозулар турында кодекска кертеләчәк үзгәрешләр турындагы закон проекты рөхсәтсез урында сәүдә итүчеләргә штрафны арттыруны күздә тота. Закон кабул ителә калса,  штрафлар физик берәмлекләр өчен 1500 сумга, вазыйфалы кешеләр өчен 40 мең сумга, ә юридик берәмлекләргә 100 мең сумга кадәр күтәреләчәк.

Республика Экология кодексына кертеләчәк үзгәрешләр автотранспорт комплексы эшенә бәйле.  Закон проекты автомобиль хуҗалары һәм автотранспорт предприятиеләренең автомобильдә йөргәндә тирә-як мохиткә зыянлы тәэсирен киметүгә юнәлтелгән бурычларын билгели. Әйтик, махсус җиһазландырылмаган урыннарда автотранспорт чараларын юуны, ягулыгын һәм маен түгүне, сигналын, тормозын һәм двигателен көйләүне, шулай ук торак зоналарда, балалар бакчалары һәм шифаханәләр янында двигательне кабызып туктап торуны тыю тәкъдим ителгән.

Пленар утырышта шулай ук “2013 елга Башкортстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында” закон проекты да каралачак.

Резеда Галикәева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»