03.07.2014 - Сәясәт

Саммитлар дәүләтара бәйләнешләрне ныгытачак

Президент Владимир Путин Русия илчеләре һәм даими вәкилләре киңәшмәсендә чыгыш ясады. Утырыш Русиянең гомумдәүләт мәнфәгатьләрен яклауга, халыкара мөнәсәбәтләр нигезләрен һәм традицияләрен ныгытуга багышланды. Сөйләшү барышында агымдагы һәм перспектив тышкы сәясәт бурычлары билгеләнде.

— Безгә дипломатиянең көнчыгыш юнәлешен ныгытуны дәвам итәргә, Азия-Тын океаны төбәгенең, иң тәүдә, әлбәттә, Себернең һәм Ерак Көнчыгышның зур потенциалын тулырак файдаланырга кирәк, — диде Владимир Путин. — Русиянең бу өлкәдә сәясәте арытаба безнең көнчыгыш чикләрдә хәвефсезлек, төбәктә тынычлык һәм тотрыклылык урнаштыруга юнәлергә тиеш. Моңа Шанхай хезмәттәшлек оешмасында Русиянең рәислеге һәм киләсе елда Уфада ШОС һәм БРИКС саммитлары үткәрү ярдәм итәчәк.

Күршеләр белән дусларча тыгыз элемтәләрне ныгыту, үзара икътисади хезмәттәшлекне үстерү — Русия тышкы сәясәтенең озак вакытка исәпләнгән мөһим стратегик юнәлеше. Евразия интернациональ процессының төп көче булып “өчлек”: Русия, Белоруссия һәм Казахстан тора.

Галия Нәбиева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»