03.07.2014 - Сәясәт

Байкалдан - Караиделгә!

30 июньдә Караидел районының “Звездный” физкультура-савыктыру комплексында  “Киләчәк инженерлары-2014” IV халыкара яшьләр сәнәгать форумы ачылды. Бу форум — яшь инженерлар, конструкторлар һәм технологлар өчен җәйге мәгариф лагере.

Ул беренче тапкыр 2011 елда Байкал күле буенда үткәрелгән иде. Мәртәбәле чараның үзенчәлеге шунда — аның мәгариф һәм эшлекле программасы бай, эре кор­порацияләр җитәкчеләре, галимнәр, җәмәгать эшлек­леләре, Русиянең һәм чит илләрнең әйдәүче техник вузлары укытучылары һәм башка җитәкчеләр катнаша. Фо­румның программасы яшь белгечләрне гамәли инженер-идарә итү мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлтелгән. Узган ел Башкортстанда “Киләчәк инженерлары” төбәк яшьләр сәнәгать форумы үтте. Анда Русиянең 30 төбәгенең 84 предприятие­сеннән 300 кеше катнашты. 9 июльгә кадәр үтүче “Киләчәк инженерлары-2014” халыкара форумында Руси­я­нең 50 төбәгеннән 1 мең 500 кеше катнаша.

— Мин сезне данлы Башкортстан җирендә сә­ламлим. Без сезне көттек һәм тормышыгыздагы мөһим форумга әзерләндек, – диде тантанада Башкортстан Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Хәмитов. —  Инженер барысын да: тәгәрмәчне дә, ракетаны да, барлык механизмнарны, приборларны, җиһазларны да эшләгән. Әлбәттә, хәл ителмәгән бик күп мәсьәләләр булуын да аңлыйм. Соңгы 20 ел эчендә инженер һөнәренең бәһасе төште. Нәтиҗәдә проблемалар да килеп туып тора, ләкин аларны төзәтеп була. Моның өчен барыбызга да җиң сызганып эшләргә кирәк. Бүгенге форум сезгә яңа белем алырга һәм эшне ничек оештырырга кирәклеген аңларга мөмкинлек бирә.

Форум кысаларында Баш­кортстан Хөкүмәте һәм “Ростех” дәүләт корпора­циясенең “Авиация җиһазлары” җәм­гыяте арасында инженер кадрларын әзерләү һәм аларның квалификациясен күтәрү, шулай ук холдинг предприятиеләрендә югары җитештерүчәнле эш урыннары булдыру өлкәсендә хезмәт­тәшлек турында килешү төзелде. Документка Рөстәм Хәмитов һәм җәмгыятьнең генеральный директоры Максим Кузюк кул куйды. “Авиация җиһазлары җитештерү — мөһим юнәлеш. Ансыз бүген авиация яши алмый.

Ки­­ле­­шүгә кул кую безнең өчен мөһим адым, ул Башкортстан предприятиеләрен, уку йорт­ларын үстерүгә һәм яңа эш урыннары булдыруга этәргеч бирәчәк”, — дип ассызыклады Рөстәм Зәки улы. “Әлеге вакытта холдингның төбәк предприятиеләрендә 6 меңгә якын белгеч хезмәт сала, күпчелеге инженерлар. Кадр­лар әзерләү һәм бу юнә­лештә махсус програм­малар эшләү безнең өчен мөһим”, — дип белдерде Максим Кузюк.

Рөстәм Хәмитов инженерлык казанышлары күргәзмәсе белән танышты, фикер алышу мәйданчыгы форматында халыкара форумда катнашучы­лар белән очрашты, яшь белгечләрнең сорауларына җавап бирде.

Быелгы халыкара чараның мәгариф программасы гаять бай. Инженер-конструктор, инженер-технолог, җитештерүне оештыру, система инженерингы, радиоэлектроника, IT һәм робот техникасы факультет­лары эшләде.

“Киләчәк инженерлары-2014” IV халыкара форумында җиңүчеләргә Русия Дәүләт думасының Сәнәгать буенча комитеты каршында оештырылган Экспертлар советы әгъзасы булу хокукы бирелә.

Фәнүз Хәбибуллин.

Караидел районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»