28.06.2014 - Сәясәт

Башкортстан тәҗрибәсе – илкүләм аренада!

Кичә Республика йортында Башкортстан Республикасы Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Хәмитов Русия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин белән очрашты. Анда Башкортстанда авиация һәм юл төзелеше өлкәләрендә проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре тикшерелде.

— Гомум тәгаенләнештәге авиация темасы безнең өчен кызыклы. Безнең республика киң: төньяктан-көньякка кадәр — 600 чакрымнан артык, ә көнбатыштан көнчыгышка —300, кайбер урыннарда хәтта 400 чакрымга җитә. Авиа­циядән башка мондый киңлекне урап чыгып булмый. Бездә ике эре предприятие — моторлар төзү һәм вертолет заводлары бар. Алар яңа проектларда катна­шырга теләр иде, — диде очрашуда Рөстәм Хәмитов.

Игорь Левитин республикада кече авиация инфра­структурасы үсешкән дип белдерде. Очрашуда шулай ук республикада юл инфраструк­ту­расын үстерү мәсьәләләре дә тикшерелде.

Арытаба Башкортстан Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Хәми­тов һәм Русия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин  Кушнаренко районында урнашкан “Первушино” аэродромында “Ачык күк йөзе” IX Бөтенрусия авиация белән мавыгучылар слетында булды һәм махсус авиация күргәзмәсе белән танышты.

Башкортстан Хөкүмәте кар­шындагы Җиңел авиация фе­дерациясе рәисе Сергей Миңне­гулов белән фикер алышканда алар төбәктә әлеге юнәлеш үсеше һәм эш нәтиҗәләре мәсьәләләрен тикшерде. 

Арытаба Рөстәм Хәмитов һәм Игорь Левитин авиафорумда катнашучылар­ның чы­гышларын бәяләде. Республика башлыгы очучылар һәм авиация мәктә­бендә тәрбиялә­нүчеләр белән фикер алышты, шулай ук Apollo мотодельтаплан кабинасына утырып карады.

Авиакүзәтү мәйданында Рөстәм Хәмитов һәм Игорь Левитин Русия Президенты каршындагы Гомум тәгаен­ләнештәге авиация үсеше мәсьәләләре буенча комиссия утырышында катнашты.

Утырышны ачып, Игорь Левитин, спортның авиация төре үсеше дәүләт дәрәҗәсендә хупланырга тиеш, дип ассызыклады.

Башкортстан җитәкчесе Рөстәм Хәмитов үз чыгышында спортның авиация төре 2021 елда үтәчәк ХI Бөтендөнья уеннары программасына кер­телүен һәм Уфаның бу уен­нарны шул исәптән “Первушино” аэродромы базасында үткәрү мөмкинлеге барлыгын ассызыклады.

— Башкортстанның дельтапланер командасы күп тапкырлар Русия чемпионнары, чемпионат һәм кубок призерлары булды. Яшьләр “АSA-Уфа” һәм “Вектор” пара­планер мәктәпләрендә актив шөгыль­ләнә, анда тәрбияләнүче­ләр шулай ук Русия чемпионатларында югары нәтиҗәләргә ирешә. Республикада “Яшь пилот” программасы гамәлдә, аның кысаларында Уфа кадет корпусы һәм мәктәп укучылары дельтапланеризмга өйрәнә. Бүген 700дән артык кеше авиамо­дельләштерү белән шөгыльләнә. Агымдагы елда Башкортстанның һава ярышы командасы Русия һәм Дөнья кубокларында өченче урын яулады, — диде Рөстәм Хәмитов.

Республикада авиаспортны үстерү үзәге булып  өч ел элек сафка бастырылган “Первушино” аэродромы тора. Биредә очу­чылар һөнәри яктан әзерләнә, техниканы хезмәт­ләндерә, Бөтенрусия ярыш­лары һәм слетлары үткәрелә.

“Первушино” укыту-методик үзәге нигезендә югары пилотаж буенча программаларны тер­гезү планлаштырыла. Бу PV-7 “Cetus” шәхси пилотаж самолетларында очучыларны әзер­ләү исәбенә башкарыла­чак. Аларның хакы 5,5 миллион сум. Бу техника шәхси булачак һәм һәвәскәр спортчы өчен 1 сәгате 12-14 мең сум торачак.

Рөстәм Хәмитов белдерүен­чә, республикада дельтапланеризм буенча ярышлар үткәрү өчен иң популяр урын — Аскар авылында урнашкан тау чаң­гысы комплексы. “Биредә халыкара дельта-һәм парапла­неризм үзәге төзергә кирәк”, — диде Рөстәм Хәмитов.

Зоя Солошина.

* * *

Кичә Республика йортында Башкортстан Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Хәмитов “Ачык хөкүмәт” эшчәнлеген координацияләү буенча Федераль Хөкүмәт комиссиясе эше өчен җаваплы Русия Федерациясе министры Михаил Абызов белән очрашты. Анда власть органнары белән гражданлык җәмгыятенең үзара бәйләнеш мәсьә­ләләре тикшерелде.

Очрашуда Рөстәм Хәмитов респуб­ликада әлеге юнәлештә максатлы эш алып барылуын сызык өстенә алды.

— Бу юнәлеш буенча бездә эшче төркемнәр булдырылды, шулай ук билгеле уңышларыбыз да бар. Һич­шиксез, дәвам итәсе эшләр дә бар, — диде ул.

Михаил Абызов Башкортстандагы эш тәҗрибәсе хакында хәбәрдар булуын әйтте.

— Минем коллегалар аның сыйфатын уңай бәяли, — дип белдерде ул. — Безнең бурыч — “Ачык хөкүмәт”, “Ачык төбәк” проектлары тәкъдим итүче механизм­нарны  гамәлгә ашырып, һәр гражданның тормыш, эшкуарлык эшчәнлеге сыйфатын яхшыртуга процедураларны гадиләш­терүгә, бюрократияне, формальлекне бетерүгә юнәлтү.

Шул ук көнне Михаил Абызов Башкортстанга сәфәре барышында төбәк бизнес берләшмәсе вәкилләре белән очрашты. Анда вице-премьерлар Дмитрий Шаронов һәм Евгений Маврин, республиканың бизнес-омбудсмены Рафаил Гыйбадуллин, Башкортстанның Эшкуарлык оешмалары ассоциациясе, “Русия терәге”, “Эшлекле Русия”, Кече эшкуарлык субъектларын мик­рофинанслау үзәге, республиканың Кече эшкуарлыкны үстерү һәм булышлык итү фонды һәм башка оешма, берләшмә вәкилләре катнашты.

— Мин республикада табигый монополияләр хезмәтләре белән кулланучылар советы булдыруны актив­лаш­тырырга кирәк дип уйлыйм, — диде Михаил Абызов.

Мондый кулланучылар эшенең асылы — кулланучылар табигый монопо­лияләрнең инвестицион программа­ларын һәм тарифларын контрольдә тота ала. Берничә шундый совет эшен башлаган да инде. Русия Федерациясе субъектлары өчен төбәк дәрәҗәсендә төрдәш структураларны булдыру буенча тәкъдимнәр эшләнгән. Очрашуда шулай ук эш­куарларга хуҗасыз, файдаланылмаган милекне тапшыру авырлыгы, штраф санкцияләре белән бәйле мәсьәләләр тикшерелде, муниципаль властьларның эш сыйфаты турында сүз барды.

Бу көнне Михаил Абызов җитәкче­легендәге рәсми делегация  Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү күп­функцияле үзәгенең төп офисында да булды.

Очрашу барышында деле­гация әгъзалары  хезмәт­ләрнең сыйфаты һәм квалификацияле кадрлар әзерләү мәсьәләсе турында фикер алышты,  эшләр башкару залы белән танышты, халыкны кабул итү тәрәзәлә­рендә хезмәт күрсәтү сый­фа­ты­на тест үткәрде. Укыту клас­сында эшләр башкару залы хезмә­т­кәрләренә белем бирү ысулларын, аларга аттестация үткәреп күрсәттеләр.

— Үзәк уңай тәэссоратлар гына калдырды. Биредә халыкка сыйфатлы хезмәт күрсәтелә, персонал укытыла. Сораштырулар шуны күрсәтә, 1 квар­талда бирегә мөрәҗәгать итүчеләрнең 80 проценты үзләренә тәкъдим ителгән хезмәттән канәгать. Чиратта көтү вакытына һәм өстәмә документлар таләп итүләренә зарланучылар бар. Чиратны булдырмас өчен халыкка Интернет яисә телефон аша язылуны гамәлгә кертергә кирәк, — диде Михаил Анатольевич.

“Бер тәрәзә” принцибы белән хезмәт күрсәтүче үзәктә  халыкка уңайлы булсын өчен бөтен нәрсә дә эшләнгән. Ка­фе­терий, балалар бүлмәсе, “Сбербанк” бүлекчәсе, бан­комат­лар һәм башкалар бар.

— “Мин бүген үзәккә килү­челәр белән сөйләштем, халык аны ачу өчен безгә рәх­мәт­ле. Бу юнәлештә эшне дәвам итәргә кирәк, — диде Михаил Абызов.

Шушы көннәрдә  республи­када тәүге күпфункцияле үзәк ачылуга ике ел тула. Бүген 15 республика офисы 380нән артык дәүләт хезмәте күрсәтә.  Бер көнне хезмәткәрләр өч меңгә якын мөрәҗәгать эшкәр­тә. Тиздән үзәкнең тагын сигез яңа офисын ачу күздә тотыла.

Резеда Галикәева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»