25.06.2014 - Сәясәт

Сайлау мәсьәләләре тикшерелде

24 июньдә Уфада Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе республика, шәһәр һәм район киңкүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре өчен семинар-киңәшмә үткәрде. Комиссия рәисе Хәйдәр Вәлиев быелгы сайлау кампаниясенең үзенчәлекләре белән таныштырды.

— Агымдагы елның 14 сентябрендә, Бердәм тавыш бирү көнендә Башкортстан Президентын вакытыннан алда сайлау, 43нче Краснохолм сайлау округы буенча бишенче чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатын, шулай ук 19 муниципаль районда урындагы үзидарәнең вәкаләтле органнары депутатларын өстәмә сайлаулар, Межгорье ябык административ территориаль берәмлеге Советына төп сайлаулар үтәчәк, — диде Хәйдәр Арслан улы.

Сайлау законнарына үзгәрешләр кертү белән бәйле барлык дәрәҗәдәге сайлауларда да яңалыклар бар. Башкортстан Президенты вазыйфасына кандидатларны федераль закон нигезендә сайлауларда катнашу хокукына ия сәяси партияләр генә тәкъдим итә алачак. Шулай ук, бу кандидатлар өчен муниципаль берәмлек Советы депутатлары култамгаларын җыю да мотлак. Җыелачак 457 култамганың 57се кимендә 48 шәһәр округы һәм муниципаль районның вәкаләтле органнары депутатларыныкы  булырга тиеш.

Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе 43нче Краснохолм сайлау округы буенча бишенче чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатын өстәмә сайлауны билгеләде. Хәзер үзен-үзе тәкъдим итүчеләргә генә түгел, сәяси партияләр тәкъдим иткән кандидатларга дә сайлаучылардан култамгалар җыярга кирәк. Биш сәяси партиядән: “Бердәм Русия”, КПРФ, ЛДПР, “Гадел Русия” һәм “Яблоко”дан тәкъдим ителүче кандидатлар өчен култамгалар җыю таләп ителми.

Календарь планга ярашлы, быел 14 сентябрьдә үтәчәк сайлауларга исемлектән төшерү таныклыгы 30 июльдән 3 сентябрьгә ка-дәр — территориаль сайлау комиссияләрендә, 4-13 сентябрьдә участок сайлау комиссияләрендә биреләчәк. Муниципаль сайлауларда алдан тавыш бирү оештырылачак, ул 3 сентябрьдән башлана.

Киңәшмәдә Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Наилә Алтынова, Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Борис Мелкоедов чыгыш ясадылар.

Фәнүз Хәбибуллин.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»