24.06.2014 - Сәясәт

Башкалада өстәмә сайлаулар узачак

Уфа депутатлар корпусының саны 31гә калды. 18 июньдә шәһәр Советы утырышында депутат Евгений Микрюковның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында карар кабул ителде. Ул, икенче шәһәргә күчү сәбәпле, үз теләге белән вазыйфасыннан баш тартты. 

Депутатлар корпусының билгеләнгән саны — 36 кеше. 2012 елның мартында узган сайлаулардан соң 5 депутатның вәкаләтләре туктатылды. Аларның өчесе — Ирек Нигъмәтуллин, Тимур Хәкимов һәм Илдус Гомәров Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты итеп сайланды. Сергей Панченко белән Айрат Фәттахов башка шәһәргә күчеп китте. “Бердәм Русия” партиясенең төбәк сәяси Советы партия исемлеге буенча сайланган Тимур Хәкимовның мандатын Эдуард Гыйниятуллинга тапшырырга карар итте. Ул депутатлар корпусы составына узган елның октябрендә алынды. Калган биш буш урын быел сентябрьдә, бердәм тавыш бирү көнендә узачак өстәмә сайлаулар йомгаклары буенча бүленәчәк.

Арина Рәхимкулова.

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»