21.06.2014 - Сәясәт

Нинди үзгәрешләр һәм яңалыклар көтелә?

2014 елның 14 сентябрендә, Бердәм тавыш бирү көнендә Башкортстан Республикасы Президентын вакытыннан алда сайлаулар, шулай ук 43нче Краснохолм сайлау округы буенча бишенче чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатын, 18 муниципаль районда урындагы үзидарәнең вәкаләтле органнары депутатларын өстәмә сайлаулар һәм Межгорье ябык административ территориаль берәмлеге Советына төп сайлаулар үтәчәк.

“Башинформ” агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Хәйдәр Вәлиев республиканың барлык сайлау участокларында да мөһим компаниягә әзерлек башлануын белдерде.

— Һәр сайлау участогында үтәкүренмәле тартмалар урнаштырылачак һәм 178 урында сайлау бюллетеньнәрен автомат исәпләү комплексы кулланылачак, — диде ул.

Яңалыкларга килгәндә, Хәйдәр Арслан улы Башкортстан Республикасы Президенты вазыйфасына кандидатларны федераль закон нигезендә сайлауларда катнашу хокукына ия сәяси партияләр генә тәкъдим итә алачагын сызык өстенә алды. Шулай ук, алар өчен муниципаль берәмлек Советы депутатларыннан култамгалар да җыелырга тиеш. Җыелачак 457 култамганың 57се кимендә 48 шәһәр округы һәм муниципаль районның вәкаләтле органнары депутатларыныкы  булырга тиеш.

43нче Краснохолм сайлау округы буенча бишенче чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатын өстәмә сайлауда да үзгәрешләр көте-лә. Хәзер үзен-үзе тәкъдим итүчеләргә генә түгел, сәяси партияләр тәкъдим иткән кандидатларга дә сайлаучылардан култамгалар җыярга кирәк булачак. “Бердәм Русия”, КПРФ, ЛДПР, “Гадел Русия” һәм “Яблоко” сәяси партияләреннән тәкъдим ителүчеләр өчен култамгалар җыю таләп ителмәячәк.

Шушы елның 14 сентябрендә үтәчәк сайлауларга исем-лектән төшерү таныклыгы 30 июльдән 3 сентябрьгә кадәр — территориаль сайлау комиссияләрендә, 4-13 сентябрьдә участок сайлау комиссияләрендә биреләчәк.

Муниципаль сайлауларда алдан тавыш бирү оештырылачак. Алдан тавыш бирү сайлауларга кадәр ун көн кала оештырылырга тиеш.

— Бюллетеньнәрдә “Барысына да каршы” графасы 2015 елның 1 гыйнварыннан гына үз көченә керәчәк. Шулай булгач, ул быелгы сайлауларда кулланылмаячак, — диде Хәйдәр Вәлиев журналистларга.

Үзәк сайлау комиссиясе рәисе сайлауларда катнашачак кандидатларга таләпләрнең дә берникадәр үзгәрүен белдерде. Хәзер алар гаризаларында нинди белемгә ия булуы турында гына түгел, кайсы уку йортын кайчан тәмамлавын, нинди һөнәр алуын, белем турындагы таныклыкның номерын да күрсәтәчәк. Шулай ук, кандидат тарафыннан кайчан да булса закон бозу очрагы булган икән, ул гаризада бу турыда тулы мәгълүмат бирергә тиеш. 

Гөлия Мөгаллимова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»