21.06.2014 - Сәясәт

Игелекле гамәлләре белән дә изге бу төбәк!

Кичә Башкортстан Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Хәмитов эш сәфәре белән Гафури районына барды. Ул Игеньелга авылындагы “Великолепный страус” крестьян-фермер хуҗалы­гында булды. 

Хуҗалык үткән елның мартында ачылган, аны булдыруга өч миллион сум акча салынган.

Тәва кошы фермасында 20дән артык кош тоталар. Быел чыккан 6 бәбкә үсеп килә. Хуҗалыкта, шулай ук, тавислар, тавыклар, цесаркалар һәм 60тан артык фазан бар.

Мәйданы 2,5 гектар тәшкил иткән ферма территориясендә урнашкан ике абзарда — вак кошлар, тагын икесендә тәва кошлары һәм эре кош-корт асрала.

Хуҗалык җитәкчесе Әлфия Смир­нова сүзләренә караганда, фермага экскурсияләр оештырыла. Якындагы районнардан һәм шәһәрләрдән көн саен 200ләп кеше килә.

— Бу дөрес юнәлеш, сез заманча эшлисез, — диде Рөстәм Хәмитов. — Чынлап та, “Красноусол” шифаханәсенә меңлә­гән кеше килә һәм сезнең агротуризмга игътибар бирүегез дөрес. Монда лама, көнгерә, болан үрчетә аласыз. Минем уемча, Авыл хуҗалыгы министрлыгы сезгә игътибар итәр. Үзенчәлекле юнәлеш белән мавыгучы кешеләр бар икән, аларга ярдәм итәргә кирәк.

Әлфия Смирнова элеге вакытта кошлар санын арттыру өстендә эш алып барылуын әйтте.

— Эш башлаучы фер­мер­ларга ярдәм йөзеннән бирелүче 1,5 миллион сумлык грантны алырга өмет итәбез. Бу акчаны техника алуга тотыначакбыз. Шулай ук озакламый тәва кош­лары өчен яңа абзар төзергә һәм аларның санын йөзгә җит­керергә ниятлибез. Шул вакытта ит базарына чыга алачакбыз, — диде ул.

Арытаба Рөстәм Хәмитов район үзәге — Красноусол авылында ятим балалар өчен тәгаенләнгән торак төзеле­шендә булды.

Яңа технология буенча төзелеш узган елның июлендә башланган иде. Ике фатирлы ике йорт файдалануга тапшырылган да инде, тагын өч күпфа­тирлы йорт төзелә. Фатир хуҗаларының бер өлеше — агымдагы елның көзендә, калганнары 2015 елның язында бирегә күченәчәк.

Аларны Социаль торак төзү фонды күтәрә. Әлеге вакытта түбә ябу, йортның тышкы ягын бизәкләү эшләре алып барыла. Социаль тәга­енләнештәге йортларда торакның 1 квадрат метры 24,5-28 мең сум.

Гафури районы хакимияте башлыгы Рамил Бохаров сүзләренә караганда, районда 131 ятим бала яши. Быел аларның 82се фатирлы булачак.
Арытаба республика җитәк­чесе “Красноусол” шифа­ханәсенең яңа “Старт” сервис-сәламәт­ләндерү үзәгендә булды. 1317 квадрат метр мәйдандагы ике катлы бинада медицина тре­нажерлары һәм гимнастика заллары, телевидение студиясе һәм реклама-мәгълүмат үзәге урнашкан.

— Шифаханәләрне арытаба да үстерергә, яңа финанслау модельләре табарга, инвес­торлар җәлеп итәргә кирәк. Ел дәвамында шифаханә хуҗалы­гының финанс моделе өстендә эшләячәкбез, идарә итү системасы турында уйлыйбыз, безнең курортларда республика халкы ял итә алсын өчен барысын да эшләячәкбез, — дип ассы­зык­лады Рөстәм Хәмитов.

Биредә Рөстәм Хәмитов Яңа ел алдыннан эшли башлаган ябык шугалакта булды. Ул дәвалау-сәламәтләндерү учреждениесе генә түгел, бөтен рес­публика өчен үзенчәлекле. Синтетик боз — суперглайт белән капланган шугалак илебездә иң зурысы. Боз мәй­данчыгы ел әйләнәсенә эшли. Синтетик боз нольдән югары температурада да эреми. Экологик яктан ул хәвефсез.

Резеда Фазылова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»