19.06.2014 - Сәясәт

Сайлау кампаниясенә старт бирелде

18 июньдә Башкортстан бишенче чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтайның унынчы пленар утырышы үтте, анда 48 мәсьәлә каралды. Утырышны парламент Рәисе Константин Толкачев алып барды.

Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Евгений Гурьев Башкортстан Хөкүмәтенең узган елда дәүләт милкен хосусыйлаштыру  эше нәтиҗәләре турында чыгыш ясады. Министр сүзләренә караганда, 2013 елда хосусыйлаштыру сәясәте дәүләт милке структурасын оптимальләштерүгә, республика икътисадына инвестицияләр җәлеп итүне дәртләндерүгә юнәлтелгән. Узган ел 3 дәүләт унитар предприятие, 35 оешма һәм 68 объектны реализацияләүгә рөхсәт бирелгән. 11 оешманың 12 миллиард 969 миллион сумлык акцияләре сатылган.

Авыл хуҗалыгы министры Николай Коваленко “Башкортстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү, авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарын көйләү” дәүләт про­граммасын гамәлгә ашыру йомгаклары белән таныштырды.

— Программаны гамәлгә ашыру авыл хуҗалыгы продукциясенең көндәшлеккә чыдамлылыгын арттыруга, товар җитештерүчеләрнең финанс тотрык­лылыгын тәэмин итүгә, җир ресурсларыннан нәтиҗәле файдалануга ирешүгә юнәлтелгән, — диде Николай Анатольевич. — Гомумән алганда, ел аграрийлар өчен начар булмады. 124 миллиард сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелде, 2012 ел белән чагыштырганда үсеш — 16,6 процент. Ел йомгаклары буенча, без Русиядә сыер маллары саны, сөт һәм бәрәңге җитештерү буенча — өч, ә сарыклар саны,  сыер һәм кош ите, шикәр чөгендере һәм яшелчә җитештерү буенча ун алдынгы төбәк исәбендә. Корылык булуга карамастан, 2 миллион 200 мең тонна ашлык җыеп алдык, бу, 2012 ел белән чагыштырганда, 400 тоннага күбрәк. Әлеге күрсәткечләр — авыл хуҗалыгы тармагын комплекслы алып бару нәтиҗәсе.

Утырышта Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары, гамәлдәге федераль һәм республика законына ярашлы, агымдагы елның 14 сентябрендә Башкортстан Президентын вакытыннан алда сайлауны билгеләү турында парламент Президиумы тарафыннан кертелгән карарны хуплады. Шул рәвешле, республика башлыгын вакытыннан алда сайлау буенча кампаниягә рәсми старт бирелде. Карар матбугатта басылып чыкканнан соң, кандидатларны күрсәтү башланачак.

— Русия Президенты Владимир Путин, 30 майда кул куйган Карарга ярашлы, Башкортстан Президентының отставкасын кабул итте һәм Рөстәм Хәмитовны республика башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы итеп тәгаенләде, — диде Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев журналистларга. — Дәүләт җыелышы-Корылтай — сайлауны билгеләүгә вәка­ләтле орган. Парламент, үз  вәкаләт­ләренә ярашлы, 14 сентябрьдә Башкортстан Президентын вакытыннан алда сайлауны билгеләү турында карар кабул итте. Бу — соңгы ун елда халыкның тавыш бирү юлы белән республика җитәкчесен сайлавының беренче акты. Сайлау тыныч, эшлекле шартларда үтәр, алдагы биш елда республиканы үстерүне тәэмин итү өчен халыкны һәм җәмгыятьне берләштерер дип ышанабыз.

Утырышта  Дәүләт төзелеше, хокук тәртибе һәм суд мәсьәләләре буенча комитет рәисе итеп Виктор Пчелинцев сайланды. Исегезгә төшереп үтәбез, парламентның тугызынчы пленар утырышында әлеге чакырылыш башыннан бу Комитетка җитәкчелек итүче Зөфәр Еникеев Башкортстанның Конституцион суды рәисе итеп тәгаенләнде. Комитет әгъзалары тарафыннан рәис вазыйфасына  әлегә кадәр парламентның Урындагы үзидарә, гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары буенча комитеты рәисе урынбасары булган Виктор Пчелинцев тәкъдим ителде. Бу тәкъдим якланды, карар бертавыштан кабул ителде.

Фәнүз Хәбибуллин.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»