17.06.2014 - Сәясәт

Башкортстан – Кырым: без бергә!

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев җитәкчелегендәге Башкортстан делегациясе Кырымның Белогорск районында Русия көненә багышланган чараларда катнашты.

Делегация составына Дәүләт җыелышының Урындагы үзидарә, гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары буенча комитеты рәисе Румиль Азнабаев һәм аның урынбасары Виктор Пчелинцев, Аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисе урынбасары Римма Үтәшева, Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин һәм башкалар керде.

Симферополь аэропортында делегацияне Кырымның Дәүләт Советы рәисе урынбасары Константин Бахарев һәм Министрлар Советы рәисе урынбасары Руслан Бальбек каршы алды.

Кунаклар Белогорск районындагы социаль объектларны реконструкцияләү барышы белән танышты, Кырым Розасы авылындагы “Розочка” балалар бакчасында, Белогорск дәваханәсендә, мәктәп-гимназиядә булды. Биналарда капиталь ремонт бара, коммуни­ка­цияләр, тәрәзә-ишекләр, түбә алмаштырыла.

Белогорскның үзәк мәйданында Русия көне уңаеннан Башкортстан сәнгать осталарының һәм Белогорск районы үзешчән коллективларының “Без бергә!” дип аталган зур бәйрәм концерты үтте. 

Константин Толкачев Русия көне белән тәбрикләде, Башкортстан җитәкчесе Рөстәм Хәмитовның сәламен һәм депутатлардан ятим балаларга мәктәп формасы комплектларына, спорт костюмнарына, канцелярия товарларына һәм шулай ук 1700 китапка сертификатлар тапшырды. Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин дә чыгыш ясады.

Бәйрәм югары патриотик рухта үзды. Концерт программасы “Русия”, “Башкортстан”, “Русия халыклары”, “Без бергә” блокларыннан торды.

Чара Уфа шәһәренең “Мирас” җыр һәм бию фольклор ансамбле һәм Белогорск районының балалар үзешчән сәнгать коллективлары башкаруында “Русия чыңы” вокаль-хореография композициясе белән ачылды. Программада шулай ук Башкортстанның танылган артистлары: Алена Завьялова, Римма Амангилдина, Вадим Зәкиев, Руслан Сәйфетдинов, Любовь Буторина, Диана Ишниязова, Владимир Орфеев, Миңзифа Искуҗина, Венера Юлгилдина, Марсель Сәетов, Салават Мөхәммәтьяров катнашты. “Далан” эстрада-фольклор төркеме “Русия — Башкортстан” җыры белән тамашачыларны әсир итте. Аны Артур Туктагулов атта башкарды.

Любовь Буторина белән Диана Ишниязованың Белогорск районы үзешчән сәнгать коллективлары һәм балалар хоры белән бергәләп башкарган “Мин, син, ул” җыры да тамашачыны әсир итте. Концертны Башкортстанның атказанган артисткасы Рушанна Бабич, Искәндәр Урманцев һәм Влада Гудкова күңелле итеп алып барды.

— Уфа белән Белогорск арасында 2,5 мең чакрымнан күбрәк ара булуга карамастан, республикалар бердәмлегенең ныклыгы сизелә, — диде Башкортстан мәдәният министрының беренче урынбасары Валентина Латыйпова. — Сәхнәдә башкарылган һәр җырда, биюдә Русия белән горурлану яңгырады. Ә “Без бергә” җыры бәйрәмнең иң югары ноктасына әверелде, тамашачылар күз яше аша “Русия! Рәхмәт!” — дип эндәште.

Үзәк мәйданда этно-фольклор ихаталар, “Минем авылым” декоратив-гамәли сәнгать осталары күргәзмәләре тезелгән иде.

Бәйрәм Башкортстан һәм Белогорск артистлары катнашлыгында дискотека белән дәвам итте һәм фейерверк аттырып тәмамланды.

“Юность” стадионында спорт ярышлары үтте. Республика парламенты Рәисе иптәшләрчә футбол матчында катнашучылар алдында чыгыш ясады һәм бүләкләр тапшырды. Делегация “Тайган” сафариена экскурсиягә барды.

Сәфәр кысаларында Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шәфыйкова районның тармак учреждениеләрендә булды һәм Кырымның Мәдәният министрлыгы җитәкчелеге белән очрашты. Анда мәдәниара һәм милләтара бәйләнешләр, иҗат коллективлары гастрольләрен оештыру, балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләренә методик ярдәм күрсәтү, музей һәм китапханәләр эшендә тәҗрибә уртаклашу, шулай ук ике республиканың мәдәният учреждениеләре арасында һөнәри хезмәттәшлек мәсьәләләре тикшерелде.

Шулай ук Константин Толкачевның Кырым Республикасының Дәүләт Советы рәисе Владимир Константинов белән очрашуы үтте. Анда ике төбәк арасында хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре тикшерелде.

Үз хәбәрчебез.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»