14.06.2014 - Сәясәт

Праймеризда лаеклылар сайланды

10 июньдә Уфа партия эчендәге тавыш бирү нәтиҗәсендә алдан сайлаучылар “Бердәм Русия” партиясеннән Башкортстан Президенты вазыйфасына арытаба тәкъдим итү өчен кандидатларны билгеләде.

Праймеризда катнашу өчен партиянең Төбәк башкарма комитетына Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, “Аленка” җәмгыяте директоры Николай Самойленкодан, Башкортстан Адвокатлар палатасы президенты Булат Юмадиловтан, Башкортстанның Санкт-Петербургтагы вәкиле Риф Сәхәбетдиновтан, Русия Дәүләт думасы депутаты Рафаэль Мәрданшиннан, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты  Наил Гыйззәтуллиннан һәм Башкортстан Президенты вазыйфасын башкаручы Рөстәм Хәмитовтан гаризалар бирелгән иде.

Праймеризда кандидатлар үз программалары белән таныштырды. Рөстәм Хәмитов тавыш бирүдә катнашучыларга рәхмәт әйтте, республиканы арытаба үстерү турында уй-фикерләре белән бүлеште.

— Күптән түгел 70нче елларда Башкортстанга җитәкчелек иткән өлкә комитеты секретаре Зыя Нуриевның китабын укыдым. Ул идарә иткән ун елда республикада 115 предприятие төзелгән, аның башлангычы белән Салават Юлаевка һәйкәл куелган. Мин укыйм һәм көнләшәм. Шул чакта миндә, без нәрсәгә көнләшергә тиеш әле, дигән сорау туды. Безнең дә инвестицияләр җәлеп итү, предприятиеләр төзү буенча программабыз бар. Бүген  бу программа үз эченә триллион сумлык 100 объектны ала, – диде Рөстәм Зәки улы. — Без дә бөек шәхесләребезне онытмыйбыз, берничәсенә һәйкәл куйдык. Авыл хуҗалыгы һәм социаль өлкәдә көчергәнешле  эшлибез. 

Дәвамын укыгыз...


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»