11.06.2014 - Сәясәт

Утырышның көн тәртибе расланды

10 июньдә Башкортстан парламенты Рәисе Константин Толкачев җитәкчелегендә Дәүләт җыелышы-Корылтай Президиумы утырышы узды. Депутатлар бишенче чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтайның 18 июньдә үтәчәк унынчы пленар утырышының көн тәртибен раслады, анда  40 мәсьәлә кертелде.

Депутатлар игътибарына республика Хөкүмәтенең узган елда дәүләт милкен хосусыйлаштыру нәтиҗәләре турында отчеты һәм “Башкортстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү, авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарын көйләү” дәүләт программасын гамәлгә ашыру йомгаклары турында доклад тәкъдим ителәчәк.

10 июньдә Башкортстан парламенты Рәисе Константин Толкачев җитәкчелегендә Дәүләт җыелышы-Корылтай Президиумы утырышы узды. Депутатлар бишенче чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтайның 18 июньдә үтәчәк унынчы пленар утырышының көн тәртибен раслады, анда  40 мәсьәлә кертелде.

Дәүләт җыелышы-Корылтайның Аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану буенча комитеты “Башкортстан Республикасында урман мөнәсәбәтләрен көйләү турында” Башкортстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында” закон проекты тәкъдим итә. Аңа ярашлы, закон тарафыннан агачка билге салу, аны транспортлау тәртибе ачыклана.

Шул исәптән төзелеш материаллары декларациясе, аннан файдалану турында отчет тапшыру формалары, гражданнар тарафыннан шәхси ихтыяҗлар өчен агач хәзерләү тәртибе аныклана. Гражданнар тарафыннан шәхси ихтыяҗлар өчен агач хәзерләү исәбен алып бару Русия субъектларыннан дәүләт власте органнары вәкаләтенә карый. Гамәлдәге законга ярашлы, гражданнарга шәхси ихтыяҗлар өчен бүлеп бирелгән  агачның арытабангы язмышы контрольдә тотылмый, шунлыктан бу еш кына алып-сатуга китерә иде. Закон көченә кергәч, агачны реализацияләүнең “соры” схемалары бетәчәк, аны башка кешегә арттырып сатарга яки бирергә мөмкин булмаячак.

“Башкортстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү турында” закон проекты федераль законнарга үзгәрешләр кертү белән бәйле әзерләнгән һәм анда республиканың агросәнәгать тармагына ярдәм итү максаты куела. Гамәлдәге законга ярашлы, Башкортстан бюджетыннан авыл хуҗалыгы җитештерүен яклауга акча субсидияләр рәвешендә бирелә. Кертелгән үзгәрешләргә ярашлы, бу акча төбәк ярдәме программалары кысаларында түләнәчәк. Законның яңа положениеләре буенча шулай ук “авыл хуҗалыгын алып бару өчен шартлар булмаган районнар” дип табигый-климат шартларына, социаль-икътисади, географик факторларга бәйле җитештерү дәрәҗәсе уртачадан түбән булган территорияләр исәпләнәчәк.

Уфа шәһәр Советы депутатлары Башкортстанның Административ хокук бозулар турында кодексына үзгәрешләр кертергә тәкъдим итә. Башкала депутатлары фикеренчә, законсыз сәүдә иткән өчен штрафлар күләмен мотлак арттырырга кирәк. Штраф күләмен гражданнар өчен — 500дән 1500 сумга кадәр, вазыйфа биләүче кешеләр өчен — 20 меңнән 40 мең сумга кадәр, юридик берәмлекләр өчен 50 меңнән 100 мең сумга кадәр арттыру күздә тотыла. Әлеге вакытта штрафлар күләме гражданнар өчен — 300-500 сум, вазыйфа биләүче кешеләр өчен — 5-8 мең сум, юридик берәмлекләр өчен — 8-10 мең сум. Тәҗрибәдән күренүенчә, мондый күләмдәге штрафлар закон бозу очракларын киметмәгән. Закон бозучыларга, сәүдә итүне туктатуга караганда, штраф түләү күпкә отышлырак. Русиянең күпчелек төбәкләрендә бу штрафлар Башкортстандагыдан югары. Закон проектын әзерләгәндә Уфа шәһәр Советы депутатлары Татарстан Республикасы, Свердловск һәм Ырынбур өлкәләре тәҗрибәсенә таянган.

Фәнүз Хәбибуллин.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»