07.06.2014 - Сәясәт

Башкортстан белән дөнья кызыксына!

Башкортстан Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Хәмитов тышкы сәүдә һәм икътисади хезмәттәшлек буенча Чунцин корпорациясенең генеральный директоры җитәкчелегендәге Кытай Халык Республикасы делегациясе белән очрашты.

– Русия Федерациясе белән Кытай Халык Республикасы арасында хезмәт­тәшлек тиз үсешә, – дип билгеләде рес­публика җитәкчесе. – Шунысы шатлыклы, мөнәсәбәтләр төбәкләр дәрәҗәсендә дә активлаша. Башкортстан – Русиянең эре сәнәгать субъекты. Без үзебездә үсеш алган нефть чыгару, нефть химиясе, машина төзү тармак­ларында һәм агросәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлек итә алабыз. Бүген Башкортстанда Кытай компа­нияләренең берсенең офисын ачу, бораулау җиһазлары җи­теш­терү заводы, логистик үзәк төзү буенча сөйләшүләр бара. Белгечләрне, инвесторларны уртак проектларда хез­мәттәшлек итүгә чакырам.

Делегация вәкиле Чжан Фэну Башкортстанга беренче тапкыр килүе турында хәбәр итте һәм эш сәфәренең төп максатын ике төбәк арасындагы дуслык мөнәсәбәтләрен һәм хезмәт­тәшлекне ныгыту, дип билгеләде.

– Башкортстанга килер алдыннан республикада үсеш алган тармакларны җентекле өйрәндек, – диде Чжан Фэну. – Безне машина төзү, авыл хуҗалыгы, сәүдә, күчемсез милек өлкәсендә хезмәттәшлек кызык­сындыра. Берничә проектыбыз да әзер.

Чунцин – Кытайның көньяк-көн­батышындагы халык саны  буенча беренче бишлеккә керүче шәһәр. Төп хуҗалык итү тармаклары – автомобиль җитештерү, электроника, металлургия сәнәгате, авыл хуҗалыгы. Шәһәр җитәкчеләре Русия белән дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытуга зур игътибар бирә.

– Башкортстан делегациясен Чун­цинда көтеп калабыз, – диде  ахырда Чжан Фэну.

Республика җитәкчесе чакыруны кабул итте,  көзен Кытай Халык Республикасына планлаштырылган эш сәфәре кысаларында Чунцин шәһәренә дә барачагын әйтте.

* * *

Кытай Халык Республикасы деле­гациясенең Башкортстанга эш сәфәре кысаларында республика Хөкүмәте белән Цзянси провинциясе компа­нияләре арасында ниятләр турындагы протоколга кул куелды. Документка Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, икътисади үсеш министры Евгений Маврин һәм генеральный директор Хун Юань Лю кул куйдылар.

Әлеге очрашу Башкортстан Хөкү­мәте һәм Кытай Халык Респуб­ли­касының Цзянси провинциясенең Халык Хөкүмәте арасындагы сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм гуманитар өлкәләрдә хезмәттәшлек турында килешү кыса­ларында үтте. Әлеге документка  20 майда Шанхайда (КХР) Русия  Президенты Владимир Путинның Кытайга дәүләт визиты кысаларында Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов һәм Цзянси провинциясе губернаторы Лу Синьше кул куйганнар иде.

Ниятләр турында протоколга ярашлы, яклар хезмәттәшлеге төбәктә логистика үзәген һәм башка объектларны үз эченә алган халыкара сәүдә үзәге булдыру буенча инвестицион проектны гамәлгә ашыруга юнәлтеләчәк.

Әлеге вакытта компания проектлары өчен мәйдан сайлау турында килешүләр алып барыла. Zhong Ge Trading Group компаниясе вәкилләре белән арытабангы очрашу  Самарада июнь ахырына планлаштырылган. Ул Идел буе федераль округы, Кытай Халык Республикасы Янцзы елгасының югары, урта агымындагы төбәкләрнең берлектәге эшче төркеме  чаралары кысаларында үтәчәк.

Белешмә:

Узган ел нәтиҗәләре буенча, Кытай белән тышкы сәүдә әйләнеше —  619 миллион доллар, шул исәптән, экспорт — 483,8 миллион доллар, импорт 135,2 миллион доллар тәшкил итте. Агымдагы елның беренче кварталында бу күрсәткеч — 265 миллион доллар дәрәҗәсендә. Узган ел белән чагыштырганда, бу 60,7 процентка күбрәк.

Үз хәбәрчебез.

* * *  

Башкортстан Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Хәмитов  Корея Республикасының Русия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Ви Сон Лакны һәм делегация әгъзаларын кабул итте. Кунаклар Башкортстанда беренче тапкыр булганлыктан, иң элек ул аларны республика белән таныштырды.

Республикада икътисадны үстерүгә, инвестицияләр җәлеп итүгә зур игътибар бирелә. Соңгы өч елда бу өлкәгә 17 миллиард доллар инвестиция салынган, шуның 1 миллиард 200 миллион доллары — чит ил инвестицияләре. Бу күп түгел, алда аны арттыру бурычы тора.  Республиканың кредит рейтингы яхшы. Бу безгә арзан кредит алып, аны икътисадны үстерүгә юнәлтү мөмкинлеге бирә.

— Корея белән товар әйләнеше зур түгел — нибары 25 миллион доллар. Күпчелеге — Башкортстаннан Кореяга нефть продуктлары сату исәбенә. Былтыр республикага бу ил компанияләреннән биш миллион доллар инвести­цияләр кергән. Корея капиталы катнашлыгында төзелгән унбер предприятие эшли. Мин 2012 елда Сеулда булган идем, электрон белем бирү мәсьәләсе өйрәнелде,  “Самсунг-электроникс” компаниясендә булдык. Әмма бу юнәлештә үсеш күзәтелми. Бизнесларның үзара бәйләнеше уңаеннан хәлне үзгәртергә кирәк. Корея инвесторлары эше өчен без ташламалы шартлар тудырырга әзер, законнар моңа мөмкинлек бирә. Без бик күп юнәлешләр буенча хезмәттәшлек итәргә телибез, сөйләшүләр өчен Корея делегациясен  үзебездә көтәбез, — диде  Рөстәм Хәмитов.

Ви Сон Лак җылы мөнәсәбәте, кунакчыллыгы өчен Рөстәм Зәки улына рәхмәт белдерде.

— Башкортстан Республикасы сәламәт икътисади системага ия. Ул —  нефть химиясе һәм авиация  үзәге. Делегация составында бизнесның төрле секторларыннан әгъзалар бар. Бүген без Сезнең коллегалар катнашлыгында инвестицияләр презентациясе һәм бизнес-консультацияләр үткәрдек, республикадагы инвестицияләү шартларын, законнарны өйрәндек, Сезнең җитәкчелектә зур казанышларга ирешелгәнне аңладык. Мәдәният, мәгариф өлкәләрендә дә хезмәттәшлек итәрбез, дип ышанабыз. Әле без берничә мәдәни чара үткәрәбез, — диде ул.

* * *

Рөстәм Хәмитов җәмәгате Гөлшат ханым белән шул чараларның берсендә, Корея Илчесенең Башкортстанга сәфәре кысаларында үткән “Стоун-Джаз” джаз-бэнд концертында булды.

— Республикага эшлекле сәфәр генә түгел, яхшы мәдәни программа белән дә килүегез өчен рәхмәт, — диде Рөстәм Зәки улы. — 2012 елда Кореяда булганда, шушы ил  артистлары концертын карагач, мин аларның осталыгына, энергиясенә, сәләтенә хәйран калдым һәм сезнең белән музыкаль төркем дә килүен теләдем. Теләгем тормышка ашты: бүген сез джаз төркемен алып килгәнсез. Безнең артистлар да Корея Республикасында чыгыш ясады. Бизнес, эшлекле даирәләр арасында элемтәләр ныгыр һәм без Корея артистларын — үзебездә, ә үзебезнекеләрне Кореяда күрә алырбыз, дигән ышанычта калам.

Республика җитәкчесе Корея флейтачысына курай бүләк итте.

Резеда Галикәева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»