03.06.2014 - Сәясәт

Алда эссе җәй көтә...

Хәбәр итүебезчә, Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов узган атнада Русия Президенты Владимир Путин белән очрашуда гаять кыю һәм җаваплы тәкъдим белән чыкты.

— Халыктан безнең эшне ничек бәяләвен сорап, аның фикерен белергә була. Шушы уңайдан Сездән, Владимир Владимирович, көз көне Башкортстан Республикасы башлыгы сайлауларында катнашу өчен вәкаләтләремне вакытыннан алда туктатуыгызны сорыйм, — дип мөрәҗәгать итте атап әйткәндә республика җитәкчесе.

Үз чиратында дәүләт башлыгы да әлеге башлангычка каршы килмәде.

— Республикада икътисад һәм социаль өлкәләр үсешендә уңай динамика күзәтелә, эшсезлек күрсәткече түбән, барлык социаль параметрлар югары дәрәҗәдә. Шушыларны күз уңында тотканда, минемчә, Сез быел да, киләсе елда да сайлауда җиңә аласыз. Әгәр дә Сезгә теге яки бу фикердән чыгып, нәкъ быел сайланырга кирәк икән, мин каршы түгел, — диде Русия Президенты.

Шулай итеп, агымдагы елның 14 сентябрендә — Бердәм тавыш бирү көнендә башка дәрәҗә сайлау кампанияләре белән бергә республика башлыгын сайлаулар да үтәчәк. Дөрес, югарыда билгеләнүенчә, 2010 елның августында югары вазыйфага сайланган Рөстәм Хәмитовның Президентлык вәкаләтләре 2015 елда гына чыгуын исәпкә алганда, ул бер ел алдан әлеге гаять җаваплы адымны ясамаска да мөмкин иде. Әмма республика җитәкчесенең журналистлар өчен брифингта әлеге адымга баруының төп сәбәпләрен аңлатуыннан күренүенчә, мондый карарга кил-гәндә төбәк башлыгы белән һәрвакыттагыча, тәү чиратта, республика һәм аның халкы өчен зур җаваплылык тойгысы, кешеләрне кайгырту хисе идарә иткән.

— Мәгълүм булуынча, 2015 елда Уфада ШОС һәм БРИКС илләре саммитлары үтәчәк. Сайлау алды ыгы-зыгысы саммитлар вакыты белән туры килер һәм форумны үткәрүдә, кунакларны кабул итүне оештыруда комачаулар иде. Шуңа күрә мин агымдагы елның көзендә, 14 сентябрьдә үтәчәк сайлауларга бару турында карар кабул иттем һәм уңышка исәп тотам, — диде бу җәһәттән Рөстәм Хәмитов.

Янә дә шул: республика җитәкчесенең әлеге карары аның Башкортстан мәнфә-гатьләрен барыннан да өстен куюын күрсәтү белән бергә, Рөстәм Хәмитовның үз-үзендә нык ышанганлыгы, үткәргән дәүләт сәясәтенең нәтиҗә-лелегенә һәм төбәк халкының аны хуплавына ныклы инанганлыгы турында да сөйли. Югыйсә, Президент эшчәнлегенә бәйле халыктан яшерен ниндидер вак кына эш-гамәл, яисә аның тарафыннан аз гына ялганлау булган очракта да, ул мондый җаваплы адымга бара алмас, бирелгән вәкаләтләреннән ахырынача файдаланырга тырышыр иде. Хәер, Рөстәм Хәмитовның узган дүрт елга якын Президентлык чоры өчен йөзе кызарырлык түгел. Барысы да күз алдында. Әйтик, соңгы өч елда Башкортстан башкарма властьның эшчәнлек нәтиҗә-лелеге күрсәткече буенча тәүге ун төбәк исәбенә керде. Икътисади нәтиҗәлелек буенча исә шушы чорда иң яхшы биш төбәк дәрәҗәсенә күтәрелдек. Ихтимал, нәкъ шуңа күрә ил  Президенты Владимир Путин да Рөстәм Хәмитовның тәкъдименә каршы килмәгәндер. Һәрхәлдә, ил башлыгының “Рөстәм Хәмитовның сайлауда җиңү мөмкинлеге гаять зур” дип белдерүе үзе үк күп нәрсә турында сөйли. Димәк, ил җитәкчесе Рөстәм Зәки улына ышана һәм алдагы чорда да аның Башкортстанны шушы рәвешле үрнәкле итеп җитәкләвен тели. Аңлашыла, дәүләт башлыгының Рөстәм Хәмитов-ка шундый югары ышаныч күрсәтүе безне, ягъни Башкортстан гражданнарын да, җаваплы чорда уйландырырга һәм тиздән колач алачак һәр-төрле сәяси басымнарга, республика көймәсен чайкалдыру омтылышларына бирелмичә, дөрес карар кабул итүгә этәрергә тиеш.

Ә форсаттан файдаланып, Башкортстан җитәкчелегенә килү омтылышлары, мотлак, булачак. Башка дәгъвачылар нинди алымнарны кулланыр — әлегә фаразлау авыр. Теләк бер генә: алар гадел һәм мотлак тәгаен закон кысаларында булсын иде. Һәрхәлдә, рес-публиканың гамәлдәге җитәкчелеге үзенең сайлау алды кампаниясен гомум Башкортстан халкы мәнфәгатендә мөһим эш-гамәлләргә корып, икенче бер дәгъвачы исә көрәш уенын, бармакны-бармакка сукмый, аны тәнкыйтьләүгә, гаеп эзләүгә, “фашлау”га кора икән, моны инде гадел дип тә, хокукый һәм мораль-этик закон кысаларына да кертеп булмый. Дөрес, журналистлар өчен брифингта Рөстәм Хәмитов мондый көрәш алымнары аны һич кенә дә куркытмавы турында белдерде. Тәгаен эш белән яуланган халык ышанычын ниндидер сәяси уеннар гына какшата алмаячагына ул да ныклы ышанган. Әмма ничек кенә булмасын, уяулыкны югалтырга ярамый.

Кыскасы, Башкортстанны алда кызу җәй көтә. Һәм ул, күзаллануынча, һава торышында гына түгел, иҗтимагый-сәяси тормышта да гаять кызу булмакчы. Иң мөһиме — башка эссе сукмасын да, корылыкка юл куеп, алдагы чорда зур уңышлар вәгъдә итүче мөһим башлангычларны харап итмик. Ә монысы инде җаваплы чорда һәрберебезнең аек акыл күрсәтүенә бәйле.

Илдар Фазлетдинов.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»