03.06.2014 - Сәясәт

Төзелешләр киң колач җәйгән чор

31 майда республика Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Хәмитов эш сәфәре белән Чишмә һәм Уфа районнарында булды, шулай ук, Уфада Шанхай хез­мәттәшлек оешмасы әгъзалары булган дәүләт башлыклары Советы утырышын һәм БРИКС дәүләтләре һәм хөкүмәтләре башлыклары очрашуын үткә­рүгә әзерлек кысаларында төзелүче объектларны карады.

Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Чишмә райо­нының Алкино авылындагы “Толпар” балалар шифа­ханә­сендә Рөстәм Хәмитов бала­ларның җәйге ялын оештыру белән танышты. Бу — респуб­ликадагы иң зур балалар шифаханәсе. Биредә 7 яшьтән алып 14 яшькә кадәр 255 бала сәламәтлеген ныгыта һәм ял итә. Узган елда учреждениедә 2018 елга кадәр табиблар һәм провизорларның уртача хезмәт хакын республика буенча ур­тача күрсәткечтән — 200, урта һәм кече медицина хезмәткәр­ләренекен 100 процентка кадәр арттыру буенча чаралар планы кабул ителде. Бүгенге көндә шифаханә табиб­ларының уртача айлык эш хакы — 40 мең 286 сум, шәф­кать туташларыныкы — 17 мең 878 сум.

Шифаханәдә шулай ук энергияне сакчыл тотыну техноло­гияләре кулланыла. Баш табиб Фәрит Хисамов әйтүенчә, быел биредә кояштан энергия алучы станция булдырылган. 24 модульдән торган корылма өч катлы бинаның түбәсенә урнаштырылган. Ул энергияне турыдан-туры шифаханә чел­тәренә бирә. Моның белән энергия тотыну өлешләтә каплана. Станция елына 3,5 мең киловатт-сәгать энергия җи­тештерүгә сәләтле.

Рөстәм Хәмитов Уфа районында Мармылево авылы янында урнашкан “Миловка паркы” торак комплексында төзелеш барышы белән танышты. Проект Башкортстан Хөкүмәте белән Торак төзүгә булышлык итү федераль фонды арасындагы килешүгә ярашлы гамәлгә ашырыла. 206 гектар мәйданда 500 мең квадрат метр арзан торак төзү күздә тотыла. Төзелеш 2020 елга кадәр гамәлгә ашырылачак, торак чиратлап сафка кертеләчәк. Төзелешнең беренче чиратында 2017 елга кадәр 58,9 гектар мәйданда 190 мең квадрат метр торак төзү күз­ал­лана. Билгеләнгән җир участокларында объектларны су һәм канализация белән тәэмин итүнең үзәкләштерелгән системасы булдырылачак.

Генераль подрядчы “КилСтройИнвест” җәмгыяте директоры Дмитрий Комлев сүзләренә караганда, йортларны тышлау өчен Япониядән кайтартылган фиброцемент-бетон панельләр файдаланылачак.

— Без иң катлаулы техниканы — авиация двигательләрен җитештерәбез, ә гади панельләрне Япониядән кайтарабыз, — дип канәгатьсезлек белдерде Рөстәм Хәмитов һәм төзүчеләрдән урындагы төзелеш материалларын файдалануны таләп итте.

Республика җитәкчесе, шулай ук, инфраструктура мәсьәләләрен вакытында хәл итү зарурлыгына игътибар итте:

— Монда 9 мең кеше яшәячәк, аларның шәһәргә бару-кайтуын уйларга кирәк, — диде Рөстәм Хәмитов Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Николай Гаввага мөрәҗәгать итеп.

Моннан тыш, микрорайонда тагын бер балалар бакчасы булдыру мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. Аның беренчесен төзү киләсе елга планлаштырылган.

Арытаба Рөстәм Хәмитов “Уфа — Аэропорт” юлын карады. Уфадагы Sheraton 4+*, (Цюрупа һәм Зәки Вәлиди урамнары),  “KECKO-HILTON 4*” кунакханәләре (Аксаков — Тубинская урамнары) төзелешендә булды һәм Конгресс-холлда барган ремонт эшләре белән танышты.

“Sheraton 4+*” һәм “KECKO-HILTON 4*” кунакханәләрендә каркасны бетонлау тәмамланган, эчке инженер системаларын урнаштыру, стеналарны күтәрү эшләре алып барыла, фасадны йөзләү эшләре башланган. План буенча 2015 елның 1 апрелендә беренче кунаклар кабул ителәчәк. Эшләр графикка ярашлы алып барыла.

Үз хәбәрчебез.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»