31.05.2014 - Сәясәт

Башкортстанда Президент сайлау вакытыннан алда узачак

Башкортстан Президентын сайлау вакытыннан алда — агымдагы елның 14 сен­тяб­рендә узачак. Мондый карар Русия Пре­зи­дентының Рөстәм Хәмитов белән оч­рашуын­да кабул ителде. Республика җитәк­чесе вәкаләтләре киләсе елда тәмам­ла­нырга тиеш иде.

Очрашу барышында Башкортстан Президенты болай диде:

— Халыктан безнең эшне ничек бәяләвен сорап, аның фикерен белергә була. Шушы уңайдан Сездән, Владимир Владимирович, көз көне Башкортстан Республикасы башлыгы сайлауларында катнашыр өчен вәкаләтләремне вакытыннан алда туктатуыгызны сорыйм.

— Республикада икътисад һәм социаль өлкәләр үсешендә уңай динамика, эшсезлек күрсәткечләре түбән, барлык социаль параметрлар югары дәрәҗәдә. Шушыларны күз уңында тотсак, минемчә, Сез быел да, киләсе елда да сайлауда җиңә аласыз. Әгәр дә Сезгә теге яки бу фикердән чыгып, нәкъ быел сайла­нырга кирәк икән, мин каршы түгел, — диде Русия Президенты.

Республика законнарына ярашлы, хәзер Рөс­тәм Хәмитов Башкортстан башлыгы сайлауларында катнаша ала. Ул 28 апрельдә узган матбугат конференциясе барышында үзенең төбәк башлыгы сайлауларында катнашырга ниятләве турында әйткән иде.

— Һәр кандидатка халык, Русия Президенты хуплавы һәм дәгъвачының кешеләр өчен эшләргә үзенең теләге булырга тиеш, — дигән иде Рөстәм Хәмитов.

Журналистлар өчен брифингта Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов вакытыннан алда сайлауларга баруын үз өстенә алган бурычларны тулысынча үтәү теләге белән аңлатты.

— Без кешеләрнең яшәү сыйфатын күтәрү, халыкның керемен арттыру мәсьәләләрендә күпкә алга киттек. Әмма, моңа карамастан, безнең эшчәнлекнең барлык өстенлекле юнәлешләре буенча күп эшлисе бар әле. Бу эштә, һичшиксез, халыкның хуплавы таләп ителә, аны бары тик сайлауларда гына алып булачак, — диде Рөстәм Хәмитов.

Аның әйтүенчә, соңгы өч ел нәтиҗәләре буенча республика башкарма власть органнары нәтиҗәлелеге буенча — иң яхшы ун, ә икътисади нәтиҗәлелек буенча Русиянең иң яхшы биш төбәге исемлегенә керде.

Төбәк башлыгы киләсе елда Уфада ШОС һәм БРИКС илләре саммитлары үтәчәге турында искә төшерде.

— Сайлау алды ыгы-зыгысы саммитны үткәрү вакыты белән туры киләчәк һәм форумны үткәрүдә, кунакларны кабул итүне оештыруда комачаулаячак. Шуңа күрә мин агымдагы елның көзендә 14 сентябрьдә үтәчәк сайлауларга бару турында карар кабул иттем һәм уңышка исәп тотам, — дип аңлатты ул.

Үз хәбәрчебез.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»