31.05.2014 - Сәясәт

700 миллион доллар һәм яңа башлангычлар

“Зур химия” IV Халыкара форумы “Конгресс-холл”да үтте. Пленар өлештә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Русия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Галина Изотова, Русиянең энергетика министры урынбасары Кирилл Молодцов, Русиянең сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Сергей Цыб, тармак компанияләре вәкилләре һәм башкалар катнашты. Икътисади санкцияләр илнең химия сәнәгатенә нинди зыян салырга мөмкин? Башкортстан предприя­тиеләре Русияне нинди химия продукциясе белән тулысынча тәэмин итә ала? Форумда шул хакта да сүз барды.

— Уфада үтүче форум — стратегик карарлар кабул итү мәйданы, – диде Рөстәм Зәки улы. — Бу юлы пленар өлеш Русиянең нефть-газ, нефть-химия һәм химия тармагы продукциясенең илнең эчке базарындагы үсеш мөмкинлекләренә багышлана. Чара өч елда Русия һәм чит ил нефть-химия компанияләренең игътибарын җәлеп итте. Биредә күтәрелгән мәсьәләләр буенча нәтиҗәле эш алып барыла. Дүртенче форум да югары дәрәҗәдә үтә.

Мәгълүм булуынча, АКШ һәм Көнбатыш Европа янаган санкцияләр Русиянең нефть һәм химия тармагының үсешенә зыян салырга мөмкин. Санкцияләрнең йогынтысын ничек киметергә була? Президент бу мәсьәләгә дә тукталды.

— Көнбатыш Русиягә әзер продукция кертүне туктатмаячак, чөнки үз компанияләре зыян күрәчәк. Технологияләр кертүне чикләсәләр, илнең күп кенә тармакларының киләчәгенә куркыныч янаячак. Сүз нефть-химия тармагы турында гына бармый. Мондый исемлеккә станоклар төзү, биотехнологияләр һәм радиоэлектроника да керә. Мондый хәлдән әзер продукцияне үзебездә җитештереп чыгарга мөмкин. Чит ил продукциясен, технологияләрен үзебезнекенә алыштыру юлларын эзләргә кирәк. Русиянең нефть-химия продукциясе җитештерүчеләренә максатлы даүләт ярдәме күрсәтү дә комачауламас. Базар шартларында да стратегик алымнарны эшкә җигәр вакыт җитте. Әйтик, бүген Башкортстанның Стәрлетамак, Ишембай һәм Салават шәһәрләрендәге заводларда нефть эшкәртү һәм нефть-химия сәнәгате өчен мөһим булган катализаторлар җитештерәләр. Продукция сыйфаты буенча чит илнекеннән дә яхшырак. Шулай булса да, нефть компанияләре катализаторларны чит илләрдән сатып ала. Хәлләрнең мондый борылышы ил икътисады хәвефсезлегенә куркыныч яный. Башкортстан предприятиеләренең Русияне ката­лизаторлар белән тулысынча тәэмин итә алуын да билгеләп үтү мөһим. Моңа карамастан, алар тулы куәтенә эшләми. Әйтик, Ишембайдагы заводта елына тугыз мең тонна продукция җитештерергә мөмкин. Ә бүген завод 300-500 тонна белән чикләнергә мәҗбүр. Гомумән, чит ил продукциясен үзебезнекенә алыштыру – катлаулы һәм зур чыгымнар таләп итүче мәсьәлә. Максатыбызга ирешә алсак, илдә, тармак үсеше җанланудан тыш, башка өлкәләр дә үсешәчәк һәм күп кенә көнүзәк мәсьәләләр дә хәл ителәчәк.

Дәвамын укыгыз...


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»