28.05.2014 - Сәясәт

Генеральный консул белән очрашу

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Таҗикстанның Уфадагы Генеральный консулы Содик Имомов белән очрашу үткәрде. Консуллык башлыгы вәкаләтләрен төгәлләгән вәкил хезмәтен Дүшәмбе шәһәрендә дәвам итәчәк. Дипломатик миссиягә яңа җитәкче тәгаенләнгәнгә кадәр аның вазыйфасын консуллыкның өченче секретаре Манучехр Исмәтов башкарачак.

— Өч ел эшләү дәвамында илләребез арасында күпкырлы элемтәләрнең ныклы җайга салынуына инандым. Алар беркайчан да өзелмәде. Бездә күпсанлы башкорт диаспорасы яши, иҗтимагый оешмалар бар. Алар күп өлкәләрдә әһәмиятле урын алып тора һәм шул рәвешле Таҗикстан үсешенә үз өлешен кертә. Үз чиратымда, мин элекке элемтәләрне тергезергә һәм яңаларын булдырырга тырыштым. Байтак эшләр башкарылды. Гамәлгә ашырылу юлында булган планнар күп. Таҗикстаннан яки аннан килгәннәр инвестицияләр керткән очраклар бар. Статистика аша боларны күзәтү авыр, чөнки безнең илләр арасында ике гражданлык турында килешү төзелгән. Эшкуарлар моннан актив куллана, гражданлык алып, алар Русиянең хокукый киңлегендә эшли, — диде Содик Имомов.

— Бездә чит илләрнең дипломатик структуралары белән эшләү тәҗрибәсе бар, яхшы шартлар тудыра алуыбызны күрсәттек, — диде Рөстәм Хәмитов.

Сергей Захаров.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»