28.05.2014 - Сәясәт

Закон малтабар файдасына эшләргә тиеш

Эшкуарларга җәмгыятьтә, аеруча икътисад тармакларында уңай шартлар тудыру турында сүз узган гасырның 90нчы елларында, базар мөнәсәбәтләренә күчә башлагач та кузгалган иде. Илдәге чынбарлык, безнең халыкның менталитеты исә бөтенләй башка нәтиҗә күрсәтте. Күп кенә хокук саклау органнары вәкилләре, илне алга әйдәүче көч буларак яклыйсы, кадерләп үстерәсе урынга, бюрократия белән бер сафка басып, малтабарларны төрлечә җәберли, кыса, талый башлады. Бары тик соңгы елларда гына дәүләт, ниһаять, эшкуарларга йөз белән борылып, аларның мәнфәгатьләрен яклау өчен хокукый кануннарга үзгәрешләр кертү юнәлешен алды. Бүгенге әңгәмәдәшебез, Русия Федераль җыелышының Дәүләт думасы депутаты Рафаэль МӘРДАНШИН шушы эшнең уртасында кайнаучыларның берсе.

— Рафаэль Мирхатимович, депутат буларак Сезнең алга нинди бурычлар куелды?

— Бурычларны сайлаучылар турыдан-туры йөкләтте, дисәм дә, арттыру булмас, чөнки “Бердәм Русия” партиясе кандидаты буларак, Думага сайланганчы ук миңа — “Эшлекле Русия” җәмәгать оешмасының Башкортстан бүлеге рәисенә — хокук саклау органнары вәкилләренең Җинаять кодексының 159 статьясын (мошенниклык, алдашу) уйдырма эшләр кузгату максатында файдалануы турында шикаятьләр килгән иде. Дәүләт думасының Гражданлык, җинаять, арбитраж һәм процессуаль законнар чыгару комитетында безгә икътисад, эшкуарлык өлкәсендәге законнарны гуманлаштыру йөкләтелгәч, бу эшкә ныклап тотындык. Әйткәндәй, шәхсән минем үземә генә дә илнең төрле почмакларыннан шушы проблемага кагылышлы 369 мөрәҗәгать килде. Статистиканы тикшерү гаҗәп ачышка китерде. 2012 елда төрмәдә утырган 13 мең малтабарның ун меңе 159 статья буенча җавапка тарттырылган. Тагын да гаҗәбрәге — 2012 елда 120 мең эшкуарга шушы статья буенча кузгатылган җинаять эшенең  нибары 15 проценты гына судка җиткерелгән. Башкача  әйткәндә, калганнарын полиция вәкилләре, малтабарга басым ясап, уңышлы барган эшен тартып алу өчен яки ришвәткә исәп тотып кузгаткан булып чыга. Менә шундый күңелсез статистика.

— Билгеле булуынча, закон иҗат итү, бигрәк тә икътисад өлкәсенә караганнарын гамәлгә ашыру — бик четерекле, озак вакыт һәм зур көч таләп итүче гамәл. Комитет әгъзаларының тырышлыгы нинди нәтиҗәләр бирде?

— Комитетның зур казанышы — 2012 елның 29 ноябрендә РФ Җинаять кодексына һәм аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында 207нче Федераль закон кабул ителү. Ул — икътисад өлкәсендә законнарны гуманлаштыруда дүртенче төзәтүләр пакеты. Тәүге өчесенә таянып, без “погонлы убырлар” юлына байтак киртәләр куя алдык. Атап әйткәндә, җинаять эшен тикшерү барышында эшкуарларны кулга алуны тыю. Иң мөһиме, хәзер хокук саклау органнары зыян күрүченең гаризасыннан башка җинаять эше кузгата алмый, оператив-тикшерү нәтиҗәләрен үз белдеге белән үзгәртүчеләргә, ялган документлар булдыручыларга зур штраф һәм 4 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Тагын да бер бик мөһим яңалык кертелде: хәзер тикшерү барышында хокук саклау органнары эшкуарның документларын алганда аларның күчермәсе мотлак бирелергә тиеш. Бу бик яхшы хәбәр, чөнки моңа кадәр малтабар, документларсыз калып, эшен туктатырга, еш кына банкротлыкка чыгарга мәҗбүр була иде.

Икенчедән, зыян күләмен квалификацияләү алты тапкырга арттырылды: элек 250 мең сум зур зыян исәпләнсә, хәзер ул сумма 1,5 миллион сумга җиткерелде, ә аеруча зур зыян 6 миллион сум белән исәпләнә. Ә хөкемгә тарттыру срогы 10 елдан 5 елга киметелде. Экспертлар фикеренчә, бу компромисс вариант. Бер яктан, алар закон кысаларында эш итүче малтабарларны якласа, икенче яктан, төрле мошенникларга, алдашуларга киртә куя.

2013 елның 2 июлендә Президент Владимир Путин тәкъдиме белән Дәүләт думасы 159 статья буенча җинаять җаваплылыгына тарттырылучыларга икътисади амнистия турында карар кабул итте. Бу документ гаять мөһим сәяси әһәмияткә ия. Чөнки меңләгән талантлы малтабар, җәмгыятькә файда китерәсе урынга, аз гына зыян өчен яки уйдырма эш нигезендә еллар буе дәүләт икмәген ашап төрмәдә утыра. Әлбәттә, бу дөрес түгел: икътисади зыян өчен эшкуар, барыннан да элек, икътисади җавап тотарга, аны иректә эшләп капларга тиеш.

Әлеге карар нигезендә Җинять кодексының 27 статьясы буенча беренче тапкыр эшкуарлыкка бәйле хөкемгә тарттырылучылар иреккә чыгарылды. Алар арасында 159.1 һәм 159.4 (кредитлар һәм эшкуарлык өлкәсендә алдашу-мошенниклык) пунктлары буенча хөкем ителүчеләр бар. Ярлыкау шартлы рәвештә хөкем ителүчеләргә яки  карарның гамәлгә керүе кичектерелгән кешеләргә карата да кулланылды. Нәтиҗәдә, 2013 елның көзендә 2466 кеше өенә, гаиләсенә кайтты. Азат ителүчеләр саны арта бара, чөнки гаризаларны тикшерү, кузгатылган эш буенча статьяны үзгәртү байтак вакыт таләп итә. Иреккә чыгаруның шарты — зыян күрүчегә милкен кайтару һәм аңа китерелгән зыянны каплау.

Дәвамын укыгыз...


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»