07.05.2014 - Сәясәт

Сез - җәмгыятебезнең горурлыгы

Тантана Русия Президенты указлары нигезендә тәбрикләнүчеләрне котлау белән башланды. Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясе профессоры Ризәлә Бикмөхәммәтова белән Башкортстан дәүләт университеты профессоры Борис Миркин II дәрәҗә “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” орден медале белән бүләкләнделәр. Стәр­ле­та­мак районының “Салават агрофирмасы” җәмгыяте рәисе Рөстәм Баһа­вет­динов ил Президентының  Рәхмәт хатына лаек булды.

Рөстәм Хәмитов, алдын­гыларны уңышлары белән тәбрикләп, башкаларга үрнәк булганнары өчен рәхмәт әйтте, алга яңадан-яңа бурычлар куйды.

— Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан сезне гомерегезнең иң истәлекле көннәренең берсе белән котларга рөхсәт итегез. Сез — республиканың горур­лыгын тәшкил итүче иң лаек ул-кызлары, — диде Президент. 

Аның сүзләренә ярашлы, әле ил һәм республика катлаулы чор кичерә, бу эчке һәм тышкы үзгәрешләр белән бәйле. Сәнәгать җитештерүе бераз тукталып калды, күрсәткечләр кимеде. Бу җәһәттән безгә икътисадны күтәрү өчен яңа юллар эзләргә кирәк.

— Власть белән халык бер-берсеннән аерылган. Халык властьны баю чарасы буларак кына кабул итә. Мөнәсәбәтләр катлаулы.  Власть кешеләргә йөзе белән борылсын иде. Чөнки хуҗалар — власть түгел,  ә шул кешеләр. Без аларны җәмгыять тормышына активрак кушылырга җәлеп итәргә тиеш, — дип белдерде Рөстәм Зәки улы.

Ул, шулай ук,  шәһәр һәм авылларда кешеләргә яшәү өчен яхшырак шартлар ту­дырырга кирәк, дигән фикердә.

—  Ун-унбиш ел эчендә без шәһәр мохитен дә, авылны да югалттык. Кешеләр бер-бер­сеннән читләште. Шәһәрләр моңарчы индустрия мәй­даннары буларак кына төзелеп килгән. Халыкка уңайлы булсын өчен берни эшләнмәгән, ял итү урыннары юк диярлек. Шул дәрәҗәгә барып җиткәннәр ки, Уфада түләүле балалар мәй­дан­чыклары ача башлаганнар. Бу кадәр дә акылсыз карар турында ишеткәнем юк иде. Шәһәр парклары куркыныч хәлдә.  Без Уфада һәм башка шәһәрләрдә заманча парклар төзи башларга тиеш. Моның өчен тиешле программа кабул ителәчәк. 

Сез — җәмгыятьнең иң яхшы катламы, җәмгыять сезнең фикергә колак сала, сезне тыңлый, сезгә охшарга тырыша. Шуңа күрә халыкны актив тормышка җәлеп итүдә сезнең ярдәмегезгә  ышанам, — диде Президент.

Тәбрикләнүчеләрне берәм-берәм зал түренә чакырып, ул һәрберсен бәйрәм белән котлады. Башкортстан дәүләт филармониясе артисты Нәзифә Кадыйрова бу көнне Халыклар дуслыгы ордены белән бүләкләнде. Уфа дәүләт сәнгать академиясе доценты Фирдус Шәрәфуллин —  “Башкортстан Республикасының атказанган артисты”, Туймазы дәүләт татар драма театры директоры Фирзәт Габидуллин “Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” исемнәренә лаек булдылар.

Тантана ахырында Президент Рөстәм Хәмитов журналист­ларның күпсанлы сорауларына җавап бирде.

Резеда Галикәева. 

Фото: Фирдус Шәрәфуллин, Нәзифә Кадыйрова, Фирзәт Габидуллин.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»