30.04.2014 - Сәясәт

Күңелләргә хезмәт тәмен, хезмәт чәмен саласы бар

Дәүләт җыелышы-Корылтайда эшче һөнәрләренең дәрәҗәсен күтәрү буенча “түгәрәк өстәл” узды. Анда парламент рәисе урынбасары Йомабикә Ильясова, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова һәм башкалар катнашты.

— Соңгы елларда “Кадрлар барысын дә хәл итә” гыйбарәсенең әһә­мияте арта, яңа яңгыраш ала, — диде, чараны ачып, Йомабикә  Ильясова. — Халык хуҗа­лы­гына металл кыручы, буяучы, тракторчы һәм башка һө­нәр ияләре җитешми. Инженер ва­кансияләре дә дүрт тапкыр артты. Әлеге шартларда сәнәгать һәм сәясәт бер­ләшеп, яңа законнар кабул итү зарур.

Әлеге көндә республикада машина төзү, нефть химиясе, полиграфия, авыл хуҗалыгы һәм агач җитештерү өлкәләренә кадрлар әзерләүнең  16 үзәге бар. Әмма мәктәп — уку йорты — сәнәгать предприятиесе арасында эзмә-эзлекле бәйләнеш юк. Самара өлкәсендә бу тәҗрибә уңышлы файдаланыла. Анда эшче һөнәрен сайлаган укучылар эшкә кайда башлаячагын алдан планлаштыра ала.

Бу өлкәдә эшчәнлекне җайга салу өчен Башкортстанда да шартлар бар. Башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә Русия Федерациясе Хөкүмәте грантлары бирелү, уңышларга ирешкән укучыларга Башкортстан Хөкүмәте, муниципаль органнар стипендияләре түләнү дә шул хакта сөйли. Шул ук вакытта, предприятиеләр үзләре өчен кадрлар тәрбияләүдән читләшә. “Башнефть” акционерлар компаниясенең урындагы предприятиеләре, хәвефсезлек максатын күз уңында тотып, студентларны практикага бөтенләй алмый. “Уфа моторлар төзү берләшмәсе”ндә, бу җәһәттән, эш җайга салынган. Анда практикага килгән студентларны эшкә өйрәтү өчен остазлар билгеләнгән. Башка предприятиеләрдә алар эш процессын читтән генә күзәтә. 

Дәвамын укыгыз...


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»