15.02.2014 - Сәясәт

“Җитәкче тыңлый һәм ишетә белергә тиеш”

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ирек Ялаловны икенче срокка сайлануы белән тәбрикләде. Республика җитәкчесе шәһәр Советы депутатлары белән очрашты.

— Бу гадәти вакыйга түгел, ике ай дәвамында сайлаулар буенча башкарылган эш файдалы булды, дип исәплим, — диде Рөстәм Хәмитов.

Сайлауларга бәйле рәвештә үткән җанлы дискуссиядә бу вазыйфага яңа кандидатларның да катнаша алуын ассызыклап үтте Президент. “Республика һәм шәһәр яңа кешеләрне күрде һәм ишетте, бу бик дөрес, шулай булырга тиеш”, — диде республика башлыгы.

Президент Ирек Ялалов кандидатурасына ышаныч күрсәткән өчен шәһәр Советы депутатларына рәхмәт белдерде.

— Кичә сессиядә шәһәр власте алдында торган мәсьәләләрне атап үттегез. Шуны онытмагыз: шәһәр халкы башкаланың искиткеч зур хуҗалыгына идарә итүне сезгә ышанып тапшырды. Сезнең бу җаваплылыкны тоюыгызны һәм Уфада яшәүчеләр куйган таләпләргә ярашлы эшләвегезне күрәм, — диде Президент.

Рөстәм Хәмитов барлык дәрәҗәдәге җитәкчеләрне кешеләр өчен эшләүне дәвам итәргә чакырды.

— Кешеләр җаваплы, намуслы, гражданнар өчен эшләүче властька мохтаҗ. Шундый власть булдыру эше дәвам итәчәк, — дип ассызыклады Рөстәм Хәмитов. — Әмма кайбер җитәкчеләр элеккечә яши бирә, үзләренең тормышында иң мөһиме — машина, байлык дип исәпли. Шуңа күрә мин барлык дәрәҗәдәге җитәкчеләрне дә уйланырга һәм кешеләргә якынаю эшен дәвам итәргә чакырам.

Президент республикада яшәүчеләрнең дәүләт власте органнарына мөрәҗәгатьләрен анализлаган. Аларның 44 проценты Уфада яшәүчеләрдән булуы ачыкланган. Димәк, республика халкының дүрттән бер өлешен тәшкил итүчеләр республиканың власть органнарына мөрәҗәгатьләрнең яртысын диярлек яза.

— Бу мине сагайта. Бу, бер яктан, кешеләрнең активлыгы, таләп­чән­леге турында сөйләсә, икенче яктан, хәл ителергә тиешле мәсьәләләр туплануын күрсәтә, — дип билгеләде республика җитәкчесе. —Бу ирешелгәннәр белән канәгатьләнергә ярамавын искәртә. Безгә эшләргә дә эшләргә әле.

Рөстәм Хәмитов мөрәҗәгатьләрнең күпчелегенең торак төзүгә, искергән йортларны сүтүгә бәйле булуын билгеләп үтте. Халыкның күпчелеге торак-коммуналь хуҗалыктагы аварияләргә карата канәгатьсезлек белдерә. Хокук саклау, башкарма власть органнары белән бәйләнешләргә кагылышлы темалар да бар.

— Җәмгыятебездә кешеләргә үз-үзен югарырак бәяләүгә омтылыш арта. Кешеләр үзләрен тагын да яхшырак тормышка лаек дип исәпли. Аларга уңайлы тирә-як мохит кирәк. Бу җәмгыятьнең өлкәнәюе, өстенлекләрнең үзгәрүе, элекке төшенчәләр белән ерак китә алмаячагыбыз турында сөйли, — дип ассызыклады Рөстәм Хәмитов.

Республика башлыгы “Кешеләр белән дорфа сөйләшүче, үзләрен тормышның хуҗалары итеп тоючы, кыйммәтле автомобильләрдә йөрүче, байлык җыючы кайбер җитәкчеләрне һәм начальникларны” халыкның кабул итәлмәвен билгеләп үтте.

— Кешеләргә башка төрле җитәкче кирәк. Ул халык белән сөйләшә, аны тыңлый һәм ишетә, күпсанлы проблемаларга игътибар итә, үзен тыйнак тота белергә тиеш. Кешеләргә җаваплы, намуслы җитәкче кирәк, — диде Президент.

Галия Нәбиева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»