30.01.2014 - Сәясәт

Торак мәсьәләсе чишелеш таба

Элек Башкортстан Корылтаенда җиде комитет булса, хәзер исә аңа тагын берәү — Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше буенча комитет өстәлде. Аның белән Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Елена Родина җитәкчелек итә. Комитет рәисе урынбасары — Рөстәм Ишмөхәммәтов.  Без  Елена Александровна белән әңгәмәне Комитет эшчәнлеге, анда кемнәр эшләве хакында сораулар белән башладык.

— Безнең Комитет эшчәнлегендә төбә­гебездәге шактый  абруйлы депутат­лар катнаша, —  диде ул. —  Алар: Уча­лы тау-баектыру комбинаты директоры Зәкәрия Гыйбадуллин, “Салаватнефтехимремстрой”ның генеральный директоры Сергей Мячин, “Русия тимер юллары” ААҖ филиалы начальнигы урынбасары Дмитрий Новиков, “Башкортстан кече когенерация компаниясе” директоры, шулай ук  “Урал” волейбол клубы директоры Николай Курапов һәм “СУ-10” төзелеш компанияләре төркеме җитәкчесе Валерий Мансуров.  “Бердәм Русия” партиясе вәкилләреннән тыш, анда   ЛДПР фракциясе әгъзасы  Герман Трунов бар.  Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше бер-берсе белән бик тыгыз бәйләнгән,  шуңа да һәр тармакта, һәр муниципаль берәм­лектә аларны аерым карап булмый.

— Елена Александровна,  Дәүләт җыелышы-Корылтай — законнар чыгару органы. Ә сезнең Комитет закон­нарның үтәлешен күзәтеп барамы? Соңгы чорда торак мәсьәләләрен хәл итү өлкәсендә уңай үзгәрешләр сизе­ләме?

— Әлбәттә. Әгәр дә законнар үтәлеше күзәтү астында булмый, алар үтәлми икән, алар үзләренең мәгънәсен дә югалта. Профильле мәсьәләләр буенча экспертлар Комитет алдында хисап тотып кына калмый,  законнар эшләнгән чорда депутатларга актив рәвештә консультация  дә бирә, үз тәкъдимнәрен дә кертә.

Киеренке торучы торак мәсьәләсе акрынлап хәл ителә бара.  Безнең республика Идел буе федераль округында иң зур торак фонды күләменә ия,  торак биналарының гомум мәйданы 89 миллион квадрат метр тәшкил итә. Күпфатирлы йортлар саны — 70 мең берәмлек. Искергән һәм авария хәлендәге торак йортларның гомум мәйданы — 1 миллион квадрат метрдан артыграк, шуларның 330 мең квадрат метры авария хәлендә һәм алар сүтелергә тиеш.

Безнең  “2013-18 елларга Башкортстан Республикасында  торак төзелеше үсешен стимуллаштыру” программасы биш ел эчендә 18 миллион квадрат метр торак төзеп тапшыруны күздә тота.  Шул ук вакытта, 2018 елда торак төзелеше күләме  елына 3 миллион 450 мең квадрат метрга җитәргә, анда шәхси торак төзелеше күләме 60 процент тәшкил итәргә тиеш.

Халыкны торак белән тәэмин итү дәрә­җәсе бер кешегә 27,4 квадрат метрга чаклы үсәр дип көтелә.

 2012 елда 24 758,5 миллион сумлык  23 340 ипотекалы торак кредиты бирелгән (2011 елда 15 685,4 миллион сумлык 17 566 кредит бирелгән иде).

Ләкин торак сәясәте — ул әле яңа торак дигән сүз генә түгел, ул булган торакны тәртиптә тотуны да күздә тота.  2008-13 елларда республика  15 миллиард 374 миллион сумлык адреслы программаларны тормышка ашырды. Шуның нәтиҗәсендә гомум мәйданы 4,5 миллион квадрат метр булган 1 172 йортка капиталь ремонт ясалды, 240 меңләп кеше торак шартларын яхшыртты. Аварияле фондтагы  217 мең квадрат метр мәйдан­лы 603 йорттан 16 мең кеше  күчерелде.

Соңгы елларда Башкортстанда күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау буенча — алты,  гражданнарны аварияле фондтан күчерү буенча сигез программа тормышка ашырылды.  2015 елга  кадәр Торак-коммуналь хуҗалык фонды  республика буенча 4 миллиард 650 миллион сум акча бүләргә ниятли.  Аның күбрәк өле­ше — 3 миллиард 672 миллион сумы —  гражданнарны күчерү өчен, 504 миллионы — капиталь ремонтка, 474 миллионы коммуналь инфраструктураны модерни­зацияләүгә юнәлтелә.

— Эконом-класслы торак алырга хокукы булган гражданнарның исемлеген төзү кагыйдәләре хакындагы законга ярашлы, бу исемлек нидән чыгып төзеләчәк?

— Бу закон инде 2013 елның 13 декабрендә үк гамәлгә керде. Әлеге закон проекты Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары тарафыннан узган елның 27 июнендә беренче укуда кабул ителгән иде, 28 ноябрьдә икенче укуда депутатлар аны тулысынча хуплады.  Закон ташламалы то­ракка дәгъва итүче гражданнар исемлеген формалаштыру процессын үтәкүренмәле итүне максат итеп куя.  Документта кемнең мондый торакка хокукы бар, гаризалар ничек карала, исемлекләр ничек төзелә — барысы да язылган.  Ягъни барлык гаризалар да тапшырылу вакытына карап теркә­лергә тиеш.  Гаризаны тапшыргач, урындагы үзидарә органы тарафыннан әлеге гражданны исемлеккә кертү-кертмәү мәсьәләсе ун көн эчендә  хәл ителә. Гариза бирүчегә бу хакта язма рәвештә хәбәр ителә. Законда эконом-класслы торакка дәгъва итүчеләр исемлегенә кертелмәүнең сәбәпләре дә күрсәтелгән.

 Эконом-класслы торак төзү өчен тәгаенләнгән җир участогы урнашкан биләмә башлыгы, шәһәр округы  башлыгы  торак алырга теләүче гражданнар исемлеген раслый, бу исемлек рәсми мәгълүмат чараларында  яктыртыла.

Яңа закон эконом-класслы торак алуга гаризалар тапшыру, теркәү,  карауның катгый һәм үтәкүренмәле тәртибен раслый.

— “Башкортстан Республикасы территориясендә инженерлык инфраструктурасы объектларын сафка кертү процедураларын гадиләштерү” турындагы закон проекты нәрсәләрне күздә тота?

—  Бу — коммуналь хуҗалыгы системасындагы иң көнүзәк инициативалардан.  Закон проекты киң даирә белгеч­ләрен җәлеп итеп эшләнде. Аның төп мак­саты —  инженер-транспорт инфраструктурасы объектларын сафка бастыру өчен рөхсәт документациясен алуны гадиләштерү аша административ кир­тәләрне алып ташлау.

Хәзерге вакытта төзелешкә рөхсәт алу, проект документацияләрен  һәм рөхсәтне экспертизалау 80 көн вакытны ала. Безнең депутатлар, Хөкүмәт, күзәт­челек органнары, төзелеш тармагы  вә­килләрен җәлеп итеп, закон проектын эш­ләп бетерү кирәклеге турында әйт­теләр.

— Белүебезчә, узган елның ноя­б­рен­дә  Дүртөйле шәһәрендә Торак сәя­­сәте һәм инфраструктура үсеше буенча комитетның күчмә утырышы узды. Анда республика террито­рия­сендә урнашкан күпфатирлы йорт­ларның гомуми мил­кенә капиталь ремонт үткәрүне оештыруга кагылышлы законның үтәлешен тикшерделәр. Бу проектны финанс белән тәэмин итү нинди чыганакларга нигезләнә?

—  Чынлап та, хәзерге көндә республикада  күпфатирлы йортларның гомуми милкенә капиталь ремонт төбәк программасы эшләнә. Әле “БР төбәк операторы” фонды белгечләре  Башкортстан шәһәр һәм районнарында актив рәвештә мәгъ­лүмат-аңлату эшләре алып бара.  Яңалык кертүнең асылы шунда: элек квартплата составына кертелгән һәм идарә итүче оешмаларга күчереп барылган акчалар хәзер “БР төбәк операторы” фондына җыелачак.  Коммерцияле булмаган әлеге оешма дәүләт контролендә булачак һәм бюджет исәбенә эшләячәк. Шуның өчен халыктан капиталь ремонт өчен җыелган акчалар фәкать йортларны капиталь ремонтлауга тотылачак.  Шул ук вакытта, йортларда яшәүчеләр бу акчаларның ничек кулланылуын конт­рольдә тотачак: алар капремонт буенча үзләре ки­рәк дип тапкан эш төрләрен һәм күлә­мен, подрядчыны үзләре билге­ләячәк, чыгымнарны контрольдә тотачак.

Гражданнарның чыгымына федераль, республика, урындагы бюджетлардан субсидияләр кушылачак. Взносның кү­ләме — һәр квадрат метр торактан аена 5 сум. Ләкин торак хуҗаларына сайлап алу мөмкинлеге бар: алар үз взносларын шәхси хисап счетында  җыеп бара ала. Аны 20 миллиард сум устав капиталы булган теләсә кайсы кредит оешмасында ачарга була.  Ләкин бу очракта ремонтка җитәрлек акча җыелуны озак көтәргә кирәк була, шул ук вакытта җыелган акчаның инфляциягә дучар булу куркынычы да бар. Үз акчаларын ничек тотынырга икәнлекне торак хуҗалары үзләре билгеләячәк. Капремонт буенча бу үзгәрешләр иске һәм аварияле торакта яшәүчеләргә генә кагылмый.

 — Торак-коммуналь хуҗалык тармагында тарифлар һәм бәяләр күтәре­лү нәрсә белән бәйле?  Быел граждан­нарның коммуналь хезмәт өчен түләве арту көтеләме?

 —  Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү арту — катлаулы һәм четерекле те­ма. Без күп нәрсәдә федераль законнар белән бәйлебез. Үзегез күрәсез, яңа ел туу белән,  былтыргы кебек,  тариф арт­ма­ды. Ләкин 1 июльдән түләүләр арту көтелә, шулай да коммуналь хуҗалык өлкәсендә — 8,5, җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә  5,6 проценттан артмаячак. Әмма  квитан­цияләрдә капремонт өчен түләү графасы өстәләчәк.  Моннан тыш,  киләсе елдан электр энергиясен куллану буенча норма кертеләчәк. Билгеле бер күләмдә электр энергиясе кулланган өчен  ташламалы түләү булса, нормадан тыш файдаланган өчен арттырылган тариф белән түләнәчәк.   Бу норма күләме  март­та БР Хөкүмәте тарафыннан кабул ителәчәк.

— “Башкортстан Республикасында торак фондын хосусыйлаштыру  турында” Законның үтәлеше хакында ни әйтә аласыз?

— 1992 елда кабул ителгән әлеге закон, вакыт узу белән, бераз үзгәрде. Хосусыйлаштыру  буенча төбәктә барган эш 2011-12 елларда 368 мең квадрат метр торакны муниципаль милектән шәхси милеккә күчерергә мөмкинлек бирде.  Шул ук чорда  хосусыйлаштыру буенча шәһәрдәге торак фонды — 300, авылларда 68 мең квадрат метрга кимеде. 

Монда четерекле мәсьәләләр дә бар: Башкортстанда ятим балаларны торак белән тәэмин итү һәм аларның хосусыйлаштыруда катнашуында катлаулы хәл килеп туа. Безнең мониторинг күрсә­түенчә, республикада балигъ булмаган 1381  кешенең үз милкендә торагы бар.  Тәбәктә барлык ятим балаларның 80 проценты — социаль ятимнәр, алар хосусыйлаштыруда балаларны мәҗбүри рәвештә катнаштыру законы нормасына кертелмиләр. Ләкин Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары балаларның хокукларын яклауны контроль­дә тота һәм алдагы көндә дә шулай итәчәкләр. 

— Торак төзелешендә “алданган дольщиклар” белән эш ничек тора? Закон аларны яклаячакмы?

—  Белүегезчә, былтыр “алданган дольщиклар”ның проблемаларын хәл итү буенча отчет Идел буе Федераль округы дәрәҗәсендәге Эш төркеменең махсус утырышында каралды.  Республика зыян күргән гражданнарның хокукларын яклау буенча эшне бик нык активлаштырды.  Экспертлар проблемалы төзелеш объектлары буенча мәгълүматны ай саен җыя һәм һәр йорт буенча план эшли. Без, Башкортстан парламентарийлары, “алданган дольщиклар”ны  социаль торак  тәкъдим итү юлы белән якламакчы.  Безнең Комитет депутатларына  Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисе Камил Мансуров  закон проекты  тәкъдим итте. 

Республикада 2010 елдан башлап “алданган дольщиклар”ның хокукларын яклау буенча актив эш алып барыла.  Шуның кысаларында депутатлар тарафыннан берничә закон акты кабул ителде.   Былтыр кабул ителгән тагын бер законда алданучыларны яклауның өстәмә чаралары каралды.

Моннан тыш, республиканың “Җир мөнәсәбәтләрен көйләү турында” Законына үзгәрешләр кертелде.  Ул “алданган дольщик”ларга республиканың торак фондыннан социаль найм буенча торак бирүне күздә тота. Русия Торак кодексына да без әлеге норманы кайтаручы үзгәреш­ләр кертергә тәкъдим итәбез.

 Әңгәмәдәш Ләйсән Кәшфиева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»