22.01.2014 - Сәясәт

Көн тәртибе билгеләнде

Дәүләт җыелышы-Корылтай Прези­диумының чираттагы утырышы үтте. Корылтай утырышында депутатлар кырыктан артык мәсьәлә караячак.

Утырышта Сайлаулар турында кодекска, “Башкортстан Республикасында физик культура һәм спорт”, “Мәдәният турында” законнарга үзгәрешләр кертеләчәге билгеле булды.  Русия Федерациясенең Гаилә кодексына,  Торак кодексына кертелгән үзгәрешләр дә  һәрьяклы фикер алышуга нигез булачак.  

Депутатлар  җиде закон проектын тикше­рергә планлаштыра. Алар арасында “Башкортстан Республикасы халыклары телләре турында”, “Башкортстан Республикасында муни­ци­паль хезмәткә кагылышлы закон  актларына үзгәрешләр кертү турында”, “Башкортстан Республикасында шәһәр төзү эшчән­леген тәртипкә китерү турында”гы закон проектлары бар. Алты закон проекты буенча эш дәвам итәчәк. Утырышта депутатлар Башкортстанның кайбер суд участокларында мировой судья вазыйфасына кандидатлар сайлаячак.

Президиум утырышында Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев Дәүләт думасына дүрт закон проекты тәкъдим ителәчәге турында белдерде.

Бишенче чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтайның бишенче утырышы 30 гыйнварда үтәчәк.

Гөлия Гәрәева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»