21.01.2014 - Сәясәт

Сергей Лавров рәхмәт белдерде

Башкортстан Республикасы Президенты Рөстәм Хәмитов исеменә ЮНЕСКО эшләре буенча Русия Федерациясе комиссиясе рәисе Сергей Лавровтан рәхмәт хаты килде. Ул ЮНЕСКОның Париждагы штаб-фатирында Башкортстан Республикасының исем туен әзерләүдә һәм үткәрүдә катнашкан Чит ил эшләре министрлыгы хезмәткәрләренең эшчәнлеген югары бәяләгән өчен  рәхмәт белдерде.

“ЮНЕСКО эшләре буенча Русия Федерациясе комиссиясе эшчәнлегенең төп юнәлеше — Русия төбәкләре белән хезмәттәшлекне үстерү. Мондый хезмәттәшлекнең географиясе киң —  Ерак Көнчыгыштан һәм Саха-Якутия республикасыннан алып, Санкт-Петербургка һәм Калининград өлкәсенә кадәр. Русия Федерациясе субъектлары мәгариф, фән, мәдәният өлкәләрендә аларның тотрыклы үсешенә булышлык итүче проектларда катнаша.

Башкортстан Республикасында ЮНЕСКО эшләре буенча Русия Федерациясе комиссиясенең комитеты оештырылган һәм нәтиҗәле эшләп килә. Ул ЮНЕСКО белән хезмәттәшлектә уникаль тәҗрибәгә ия. Халыкның киң этноконфессиональ составы, күпсанлы тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр, шулай ук киң мәгариф, фән һәм мәдәният учреждениеләре челтәре булган республика мондый мөнәсәбәтләр үсешенең зур киләчәгенә ия. ЮНЕСКО эшләре буенча Русия Федерациясе комиссиясе рәисе буларак, арытаба да сезгә тиешле ярдәм күрсәтергә әзер булуыбыз турында ышандырам.

Быел безнең ил ЮНЕСКОга керүнең 60 еллыгын билгеләячәк. Башкортстан җитәкчелегенең агымдагы елның 21 апрелендә үтәчәк ЮНЕСКО эшләре буенча Русия Федерациясе комиссиясе гомум җыелышының тантаналы утырышында катнашуына исәп тотабыз. Моннан тыш, Русия Федерациясе рәислегендә 2015 елда Уфада үтәчәк ШОС дәүләтләре әгъзалары башлыклары Советы һәм БРИКС дәүләтләре һәм Хөкүмәтләре башлыклары очрашуы кысаларында да сезнең белән очрашырга әзермен”, — дип әйтелә Сергей Лавровның рәхмәт хатында.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»