Сәясәт

“Туган республикам өчен көчемне кызганмыйча, тырышып эшләячәкмен...”

27 сентября

Яңа сайланган Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитовның инаугурациясе үтте.

25 сентябрьдә Башкорт­станның иҗтимагый-сәяси тормышында мөһим вакыйга булды: Уфада бишенче чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтайның уникенче пленар утырышы кысаларында Башкортстан Республикасы Президенты вазыйфасын үти баш­лауның тантаналы чарасы үтте. Инаугурациядә Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Алексей Сухов, Федерация Советы әгъзалары, Дәүләт думасы һәм Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары, республика Хөкүмәте әгъзалары, Конституцион, Арбитраж һәм Югары судлар судьялары, федераль һәм республика башкарма власть органнары, традицион дини конфессияләр җитәкчеләре, район һәм шәһәр хакимияте баш­лыклары, хезмәт кол­лек­тивлары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.

Чит илнеке түгел, Башкортстанныкы!

27 сентября

Дөньядагы сәяси киеренкелек шартларында кайбер дәүләтләр Русия белән товар әйләнешенә үзгәрешләр кертте һәм безнең ил дә аерым чикләүләр кабул итте. Норвегия балыгын, Германия сырларын, Польша алмаларын сату тыелгач, күпләр аптырашта калды – аларны кем сәүдәгә чыгарыр? Баксаң, сәүдә өлкәсендәге урыннар буш тормый икән. Ә инде җитештерүче дә, сатып алучы да бер төбәктән икән, бу аларның килешеп эшләвен күпкә җиңеләйтә.

Халык ышанычы акланырга тиеш

25 сентября

Кичә “Бердәм Русия” сәяси партиясенең Төбәк сәяси советы Президиумы утырышы узды. Аны Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев алып барды.
Чара “Бердәм Русия” партиясенең “Русия аналары” Бөтенрусия иҗтимагый хәрә­кәтенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе (җитәкчесе — Гөлнара Фәрхетдинова) һәм Шикәр диабеты белән авы­ручыларның хокукларын яклау буенча төбәк иҗтимагый оешмасы (җитәкчесе — Наил Мәһәдиев) арасында хезмәт­тәшлек турында килешүләр төзүдән башланды.

Инвестицияләр — үсеш локомотивы

23 сентября

Башкортстан бу юнәлештә илдә әйдәп баручылар исәбендә.

19-20 сентябрьдә Башкортстан җитәкчесе Рөстәм Хәмитов Сочида үткән XIII Халыкара инвестиция форумында катнашты. Форум кысаларында рес­публика җитәкчесе Русия Саклык банкы үткәргән “Бюджет ба­ланслыгымы, үсеш тиз­ләнешеме: сайлау вакыты җитте” дигән темага фикер алышуда катнашты. Анда, икътисади үсеш өчен тиешле шарт буларак, макроикътисади тотрыклылыкка булышлык итү мәсьәләләре тикшерелде. Арытаба Рөстәм Хә­митов күргәзмә экспо­зицияләре белән танышты һәм Русия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Мед­ведев җитәкчелегендә үткән “Русия Европа һәм Азия арасында: заманча шартларда төбәк сәясәте” дип аталган пленар утырышта катнашты.

Бердәмлек һәм сәяси акыл тантана итте

16 сентября

Президент сайлауларында электоратның 81,71 проценты республиканың гамәлдәге җитәкчесе Рөстәм Хәмитов өчен тавыш бирде.

Республика Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Хәмитов 14 сентябрьдә эш сәфәре белән Гафури районында булды. Ял көне булуга карамастан, ул эшлекле очрашулар алып барды. Аерым алганда, Красноусол шифаханәсендә булды, 2нче гомуми белем бирү мәктәбе һәм районда урак эшләре барышы белән танышты.

Көчле республика һәрвакыт алга барырга тиеш

06 сентября

Кичә Стәрлетамак шәһәрендә Башкортстан муниципаль берәмлекләренең V съезды үтте. Анда республиканың барлык районнарыннан 1100 делегат җыелды. Съезд эшендә Президент вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Хәмитов, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, Хөкүмәт әгъзалары катнашты.

СаЙлауларга игътибар арта

06 сентября

4 сентябрьдә Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Хәйдәр Вәлиев “туры линия”дә гражданнар сорауларына җавап бирде. Бер сәгать дәвам иткән аралашуда өч дистәдән артык сорау яңгырады.

“Иң мөһиме — объектлар республикага хезмәт итәчәк”

30 августа

Кичә Уфага эш сәфәре белән Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм Русиянең транспорт министры Максим Соколов килделәр.

Көннең беренче яртысында Михаил Бабич, Максим Соколов һәм Башкортстан җитәкчесе Рөстәм Хәмитов башкалада төзелүче күперләрне карады. Алар танышкан беренче объект — Һалле урамы башындагы Агыйдел елгасы аша гамәлдәге күпердән 40 метр өстәрәк төзелүче күпер. Аның озынлыгы 836 метр, төзелеш 4,8 миллиард сумга бәяләнгән.

Ике елдан — 1,5 триллион сум!

26 августа

Мәгълүм булуынча, республика җитәкчесе Рөстәм Хәмитов 2016 елда Башкортстанның тулай төбәк продукты күләмен 1,5 триллион сумга җиткерү бурычы куйды. Көнбатыш илләре Русиягә карата санкцияләр кабул иткән хәл-шартларда бу мөмкинме? Гомумән, агымдагы елда республиканың социаль-икътисади үсешендә нинди тенденция күзәтелә? Нәтиҗәләр канәгатьләнерлекме? Шушы һәм башка мәсьәләләр үткән атнада республика Хөкүмәтенең киңәйтелгән утырышында тикшерелде.

Башкортстан икътисады тотрыклы

21 августа

Кичә республика Хөкүмәтенең киңәйтелгән утырышында 2014 елның беренче яртысында Башкортстанны социаль-икътисади үстерү йомгаклары каралды. Утырышта Башкортстан Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Хәмитов, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, Хөкүмәт әгъзалары, парламент депутатлары, министрлыклар, ведомстволар, предприятиеләр җитәкчеләре, шәһәр һәм район хакимияте башлыклары катнашты.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»