Өзелгән гомерләр эзеннән

Хәтер чакыруына җавап

19 января

Әтине күрергә насыйп булмады. Миңа ике яшь тә тулмастан, фронтка китеп, шунда ятып калды. Балачакта әтисезлекнең асылы турында әллә ни уйланмадым. Беренчедән, минем кебекләр бәләкәй генә авылыбызда байтак иде. Аннары, безгә әтисезлекне сиздермәс өчен әни бар көчен салды, хәтта кыргый үләннәрдән дә тәмле ашлар пешерә, ямаулы булса да, һәрчак чиста кием кидерә иде. Һәм, ниһаять, мин дә үзем хакында “әтисез үскән, тәртип боза...” дип әйтергә урын калдырмадым. Әниемне борчымаска тырыштым. Еллар узу белән әтисезлеккә карашым үзгәрде. Тик хәзер ятим үсүнең җиңеллеге-авырлыгы түгел, ә уллык бурычы һәм хәтер турында уйлар туды. Өчпочмаклы солдат хатлары аша әтинең фронт юлларын күзаллап, ил буйлап йөргәндә хәтердә әти хасыйл булды. Аның кулына корал тотып, солдат булып сугышка киткән җире Алкинга махсус бардым. Харьковта булганда әтинең бу шәһәрне азат итүдә катнашканын уйладым. Әтием кебек миллионлаган солдатның Белоруссияне азат итүдә кан коюын ачык тойдым. Борисов һәм Минскида булдым, Березинда йөздем, Хатынь фаҗигасе һәм Дан курганы белән таныштым. Минем өчен алар сугыш турындагы хәтер генә түгел, ә якын кешемә бәйле урыннар булды.

Рәхмәт сезгә, әтиле иттегез! “Кызыл таң” аша әтиләренең язмышын ачыклаган кешеләр редакциягә шулай дип язды

12 августа

“Өзелгән гомерләр эзеннән” атлаучы “Кызыл таң” гәзите укучылары алдында җавап тота. Белүегезчә, “Ә кайда соң сезнең кабер, хәбәрсез югалганнар?” дигән акция 13 апрельдән 8 июньгә чаклы дәвам итте. Гәзит битләрендә сугышның беренче атналарында әсирлеккә эләккән һәм концлагерьларда ачлыктан, салкыннан, җәзалардан вафат булган, бүгенгә чаклы хәбәрсез югалган дип исәпләнгән 900гә якын хәрбинең исемлеге басылды. Туганнарын, якыннарын танучыларга редакциягә хәбәр итү соралган иде. Бу мөрәҗәгатькә 64 кеше җавап бирде. “Мин Фәйзелкәбир Гыйльфановның олы кызы булам, — дип язды үзенең хатында 1936 елда туган, хәзерге көндә Борай районының Силасау авылында яшәүче Кайнәт Муллаярова. — Безнең әти бик уңган һәм акыллы кеше булган. Яшь чагыннан ук дин тоткан. Картәтиебез Гыйльфанның өч улы да — әти, Габделкәбир, Идиятулла Бөек Ватан сугышында катнашып, икесе кайтып үлде, әтиебез кайта алмады.

“Кызыл таң” безгә зур бүләк ясады

24 апреля

Немец-фашист хәрби лагерьларында вафат булган хәрби әсирләр исемлегенең тәүге өлеше “Кызыл таң”да басылып чыгу белән (13 апрель саны) Чишмә районыннан хәбәр килде. Архив мәгълүматларында 123416 саны белән күрсәтелгән Мирвәли Миргали улы Әблиевны Югары Тирмә авылында яшәүче улы Нәҗип эзли икән. 74 яше белән баручы Нәҗип Әблиев гәзит хәбәрчесен гаепле кыяфәттә каршылады. Хәл-әхвәл сорашып, йортка үткәч кенә аңлатты ул моның серен. Эш шунда, “Кызыл таң” гәзитен үзе алдырмый икән Нәҗип ага. Атасының исеме басылган гәзитне аңа күршеләре биргән. — Җайсызрак килеп чыкты бит әле бу, — диде уңайсызлык кичереп. — “Кызыл таң” безнең кебекләр турында зур кайгыртучанлык күрсәтә, ә без аңа язылырга да онытабыз. Хатаны төзәтербез, әлбәттә. Бүген үк “Кызыл таң”га киләсе яртыеллыкка язылам, Алла боерса. Мәдинә һәм Мирвәли Әблиевлар гаиләсендә сугышка кадәр өч бала — 1931 елда туган Наилә, 1937 елгы Нәҗип һәм аннан ике яшькә кече Ринат үсә.

Җитмеш елга якын әтине эзләдек

21 апреля

Гәзитебезнең 13 апрель санында “Ә кайда соң сезнең кабер, хәбәрсез югалганнар?!” дигән баш астында Бөек Ватан сугышы елларында фашист концлагерьларында вафат булганнарның исемлеген баса башлаган идек. Исемлектән туганнарын яисә якыннарын тапканнарга ашыгыч рәвештә редакциягә хәбәр итү соралган иде. Хәлил Нәби улы Арсланов Чакмагыш районының Яңа Калмаш авылыннан хәрби хезмәткә 1940 елда алынган. Сугыш башланганда ул Литвада 55нче армиянең 90нчы укчылар дивизиясенең 173нче укчылар полкында хезмәт иткән. 1941 елның 26 июлендә Хәлил абыйның туган йортына “хәбәрсез югалды” дигән кайгылы кәгазь килә. Кызы Венерага ул вакытта нибары 2 ай 22 көн була.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»