15.12.2011 - Өзелгән гомерләр эзеннән

Диканька җире якташларны мәңгегә сыендырды

Әсирлектән котылган Иван Шухтуев.Нуриман районы Байгилде авылының 50нче еллардан бирле эшләп килүче мәктәп музеенда Бөек Ватан сугышы белән бәйле 200гә якын экспонат саклана. Төрле тарихи документлар арасында 70 ел элек үткән сугыш хатирәләрен безнең Нуриман халкы да зур тетрәнү белән искә алган язма бар. Әлбәттә, моның сәбәбе үзенчәлекле.

1941 елның 26 июлендә районның төрле авылларыннан 25-35 яшьлек 48 баһадир ир-егет фронтка китә. Тәүдә алар Верхнеудинск шәһәрендә сугышка әзерлек үтә. 21нче армия составында 5нче кавалерия корпусының 3нче кавалерия дивизиясе сугыша. Бу дивизия составындагы 158нче кавалерия полкының 2нче, 3нче, 4нче эскадроннарын әлеге Нуриман яугирләре тулыландыра, алар фронтка килгән беренче көндә үк сугышка керә. Октябрь башында немец гаскәрләре кулына төшкән Полтава янындагы Диканька авылы өчен каты сугышта атна-ун көн эчендә 40тан артык якташыбыз һәлак була, хәбәрсез югала.

25 октябрьдә Диканька янына җиткәч, 1нче эскадронга, атларны калдырып, дошманнарга каршы барырга кушыла.  

Мирсадыйр Нәбиев 1941 елның шушы көнендә каты алышта әсирлеккә эләгә. Аның сөйләвенә караганда,  алга киткән полк фашист засадасына эләгә. Ул үзе Переруб дигән ызанда башка яугирләр белән эскадрон атларын сакларга кала.

Командирлары солдатларга окоп казырга куша һәм Нәбиевка күзәтүне йөкләтә. Биек усак агачыннан Мирсадыйр тирә-якны күзәтә башлый. Бу вакытта немецлар колоннасы, Полтава шәһәре ягыннан тиз арада килеп чыгып, шушы кечкенә аерым кавалеристлар төркеменә таба юнәлә. Командир булган көч белән каршы торырга приказ бирә. Пулялар баш та күтәрергә бирми оча. Окоп төбенә бер-бер артлы солдатлар ава башлый. Мирсадыйр немец кулына эләкмәс өчен үлек полкташы янына үлгән булып  сузылып ята. Тик аның бу хәйләсен бер немец солдаты сизеп кала һәм типкәләп торгыза. Шулай ул дүрт елга якын әсирлекнең ачысын татып, туган ягына исән әйләнеп кайтучыларның берсе була.

Фашистларга каршы юнәлгән төркем дошман засадасына каршы каты сугыш башлый. Шунда Байгилдедән Ибраһим Суфиянов, Кашабулла Галимов, Иске Бияздан Исламгали Динисламов белән Куташла хуторыннан Михаил Семенов һәлак булалар. Шул ук көнне полк җиде нуриманлыны югалта. Хәбәрсез югалучылар исемлегендә Байгилдедән Сәмигулла Нәбиев, Мирсадыйр Нәбиев, Нимесләр авылыннан Ибәтулла Газизов, Яңа Субайдан Морзахан Гыйндуллин, Усаклыдан Әхмәт Йосыпов, Хәтмулла Гатауллин, Сәйрә Хәйдәров, Курачадан Ислам Гыйндуллин бар.

Алга киткән җәяүле кавалеристларның барысы да һәлак булмый. Алар, дошманның берничә һөҗүмен кире кагып, күп иптәшләрен югалтып үз позицияләрен саклап кала. Әмма фашистлар аларны уратып ала. Батыр якташларыбыз арасында 158нче кавалерия полкы сугышчысы Иван Шухтуев та (фин сугышында катнаша, Каргын авылыннан) була. Алар иптәшләре белән немец гаскәрләренә һөҗүм итеп, тагын да югалтулар белән утлы боҗрадан чыга. “Фашистлар утыннан котылып, урманга килеп кергәч, бер генә полкташымны очраттым”, — дип сөйли иде ул.

Переруб ызанында совет гаскәрләрен кырганнан соң, Диканька авылына һөҗүмне дәвам итәр өчен фашистлар ягы көчләрен тулыландыра. Ләкин бу көнне, 1941 елның 25 сентябрендә, гитлерчыларның Диканькага каршы планлаштырылган һөҗүмен челпәрәмә итеп, аларның Переруб ызанында тупланган гаскәрләренә каршы катюша дивизионы 10 секунд эчендә 192 снаряд ата. Танылган катюшаның Украинада иң беренче залпы була бу.

Дошман Диканька авылын алу өчен һөҗүмен дәвам итә. Нәтиҗәдә, 158нче кавалерия полкы 10 октябрьгә кадәр 275 кешесен югалта, алар арасында 50 сугышчы Башкортстаннан була. 26 октябрьдә Нур авылыннан Таһир Мәгъдәнуров хәбәрсез югала. 27сендә Истеректән Сәйфетдин Фәрхетдинов, Яңа Исайдан Хөрмәт Гайнуллин, Яңа Күлдән Хөснияр Дәүләтшин һәлак булалар. Бу көнне Красный Ключтан Петр Поляков хәбәрсез югала.

Хәбәрсез югалганнар исемлеген нуриманлылар янә тулыландыра. Алар арасында Байгилде авыл Советыннан Нигъмәтгата Салихов, Сабир Дәүләтбаев, Габдулла Гобәйдуллин, Хатмулла Фазылов, Йосып Имаметдинов, Олы Теңкәштән Саяф Фәрдитдинов, Истеректән Рәхимҗан Мөлеков була.

Диканька янындагы каты алышлардан соң кавалерист нуриманлыларның киләчәк язмышы төрлечә языла. Әсирлеккә эләккән Нигъмәтгата Асфин — Проскурово лагеренда ачлыктан, Әхмәтвәли Фәгамуллин Кременчуг шәһәрендә авырып үлә.

Әлбәттә, хәбәрсез югалучылар арасында фашист кулына әсирлеккә эләгеп, урындагы партизаннар, подпольщиклар белән бергә Диканька авылындагы Дзюбино чокырына үтереп ташланганнар да бардыр. Үлекләр сугыш яланында, урманнарда күмелә. 60нчы елларда гына мәрхүмнәрнең сөякләре Диканьканың үзендә һәм ерак түгел Стаси авылы зиратына күчереп җирләнә. Монда хәбәрсез югалганнарның да сөякләре җир куенына тапшырыла.

Иван Шухтуев, фашистлар камавыннан ычкынып, үзенең дивизиясенә кушыла, сугышның соңгы көненә кадәр кавалериядә сугыша, Берлинга барып житә, фронтташлары белән Бранденбург капкасы янында фотога төшә, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.

Яңа Күлдән Даут Якупов турында тәүдә хәбәрсез югалу хәбәре килә, ә ул Башкомандование резервындагы 1нче артиллерия дивизиясендә сугыш азагына кадәр яуда була. Тик 1945 елның 25 мартында Гданьсктан ерак түгел кечкенә Кляйн Катц шәһәре янында һәләк була.

Байгилдедән Әнвәр Сафин 3нче гвардия кавалерия полкы составында фашистларга каршы сугышны дәвам итә. 1943 елның 23 февралендә Украинада батырларча һәлак була.

Хәйдәр Нуриев сугышка кадәр Салават исемендәге колхоз рәисе булып эшли. Диканька янындагы алышта каты яраланган авылдашы Габдулла Гобәйдуллинны яу яланыннан алып чыкканда дошман кулына эләгә. Күпне күргән якташыбызга да әсирлектән котылып, авылына исән-имин кайтырга насыйп була. Хәбәрсез югалган Олы Теңкәштән Саяф Фәрдитдинов та әсирлектән котылып, туган ягына кайта.

Зәйнулла Хәйруллин белән Хаҗи Закиров, Полтава җирендә барган сугышларда каты яраланып, туган якларына кайтарылып җибәреләләр.

Шулай итеп, озак эзләнүләрдән соң, 3нче кавалерия дивизиясенең 158нче кавалерия полкы составында Диканька янындагы каты Мирсадыйр Нәбиев.сугышка килеп эләккән 48 яугирдән 7 якташ кына (шуларның 3се әсирлеккә эләгеп) исән кала. 11е яу яланында яисә әсирлектә үлә, хәбәрсез югалган 30ының язмышы билгесез.

Әлбәттә, бүген ул чордагы сугышны документлардан башка тәфсилләп искә төшерү мөмкин булмагандай, хәбәрсез югалганнарның да язмышларын, кайда үлеп  калуларын беркем дә, беркайда да төгәл язып калдырмаган. Белүебезчә, бүген билгеле Диканька авылы янында Украина эзтабарлары тарафыннан яу урыннарында казыну эшләре туктамый. Шуңа да күпме кан, күпме җан кыйратылган Диканька янында киләчәк өчен башларын салган меңнәр арасында безнең якташларыбызның да сөякләре яисә каберләре табылырына өметләнәбез.

Тарих битләрендә беркем дә, беркайчан да онытылмый. Безнең Байгилде авылы лицеенда оештырылган “Хәтер” эзтабарлар отряды да бу эзләнүләрдә бик теләп катнашыр иде, чөнки якташларыбыз, авылдашларыбызның үлгән яисә хәбәрсез югалган бабалары, абый-әтиләренең каберләрен, сөякләрен табып, бик күп гаиләләргә соңгы хәбәр җиткерү — һәркемнең бурычы.

Салават Исмәгыйлев,

Байгилде авылы лицееның крайны өйрәнү музее җитәкчесе.

Нуриман районы.

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»