19.11.2011 - Өзелгән гомерләр эзеннән

Ә кайда соң сезнең кабер, хәбәрсез югалганнар?..

Җитмеш ел үтсә дә, Бөек Ватан сугышы тарихында яңадан-яңа билгесез битләр ачылып тора. Яу яланында хәбәрсез югалганнарның язмышларын тергезергә тырышудан да авыр эш бармы икән? Сугышның беренче аеннан ук хәбәрсез югалган кызылармиячеләр бихисап. Моңа сәбәпче булып, әлбәттә, сугышның беренче көненнән хәрбиләргә шәхесләрен билгеләүче документлар бирелмәве, Кызыл Армиянең яу яланын дошманга калдырып чигенүен әйтергә кирәк.

Нуриман районының Байгилде авыл Советы буенча гына да сугышка алынганнардан 320 кеше хәбәрсез югалганнар исемлегенә кертелә. Әлбәттә, “хәбәрсез югалган” дигән сүзләр эчендә беркайчан да бернәрсә дә белү мөмкин түгел дигәнне аңлатмый. Моңа дәлил итеп Байгилде авылыннан сугышка алынган  1905 елгы Рәхимҗан Хәйдәрҗановның язмышын язып китү дә җитә.

Ул хатыны Салиха белән өч балага гомер бирә. Сугышка кадәр “Ленин юлы” колхозында атлар караучы булып эшли. 1941 елның 1 августында сугышка алынган Рәхимҗанның октябрь башында хәбәрсез югалуы турында хәбәр килә.

Рәхимҗанның кызы Фәүзия сугыштан соң, әтисенең язмышын белергә теләп, кая гына язмый да, кая гына бармый, тик “хәбәрсез югалды” дигән  җаваптан башка хәбәр алмый. Әтисенең хәбәрсез югалуына 70 ел үткәч, Фәүзия кадерле кешеләре турында янә яңалык ала.  Кызыл Армия сугышчысының сөлдәсен 2009 елның май аенда  Калуга өлкәсенең Панская мәктәбе эзтабарлары таба. Ул көннәрдәге вакыйгалар, яу яланында һәлак булган Рәхимҗан Хәйдәрҗанов турында менә нәрсәләр белә алдык.

Төп максаты Мәскәүне алу булган “Тайфун” операциясе 1941 елның 30 сентябрендә генерал Гейнц Гудерианның 2нче танк группасы һөҗүмгә күчүдән башлана. Вязьма янында дистәләгән дивизияне, Резерв фронтын уратып алып тар-мар иткәч, немецларның 25 чакрымга сузылган колоннасы Варшава шоссесы буйлап Мәскәүгә юл тота.

16 октябрьдә немецлар Ильинск белән Сергиевкага танклар ярдәмендә көчле һөҗүм ясый. Сугыш каты була. Шулай да дошманның 15 танкыннан 14е сафтан чыгарыла. Монда лейтенант Мусеридзеның артиллеристлары осталык һәм батырлык күрсәтә. Әмма көчләр тигез булмау сәбәпле, йөзәрләгән яугир һәлак була.

21 октябрьдә чигенергә приказ булгач, 312нче дивизиянең 10,5 мең сугышчысыннан исән калган 300 сугышчы тылга чыга. Ике атна эчендә дивизия шундый югалту кичерә. Нәкъ шунда һәлак булганнар исемлегендә 312нче дивизия укчысы Рәхимҗан Хәйдәрҗанов та була. Үлгән солдатлар яу яланында ятып кала. Аларны фашистлардан азат ителгән урында 1941нең декабрендә, 1942нең  язында, җәендә генә җирлиләр. Ул чакта кемнең кем икәнен ачыкларлык та булмый, ачыкланмый да, шуңа да алар арасында күпләре “хәбәрсез югалган” дип санала. Нәкъ шушы корбаннар дошманны бер атнага булса да тоткарлап торып, аның хәлен алып, Мәскәү янында дошманнар үтәлмәслек яңа ныгытмалар төзергә һәм башкаланы саклап калырга мөмкинлек тудыра.

Рәхимҗан Хәйдәрҗановның сөякләрен Калуга өлкәсенең Малоярославец районының Панская мәктәбенең “Тынгысыз йөрәкләр” эзтабарлар отряды Сергиевкадан көнчыгыш-төньякка таба бер урынлы окопта таба. Монда ул 312нче укчылар дивизиясе составында меңәрләгән яугир белән беррәттән сугышкан була. Окопта череп беткән әйберләре арасында  солдат каешы прәшкәсе, Мосин винтовкасыннан патрон белән гильзалар табыла. Шулай ук  немец пистолеты патроны пулясы һәм солдат медальоны табыла. Ике зур булмаган табылдык: берсе — солдат Рәхимҗанның гомерен өзгән, ә икенчесе — аның исемен Туган иленә, туганнарына кайтарган. Бу яклар йоласы буенча һәр табылдык тантаналы җирләү белән тәмамлана. Мәскәү өчен көрәшкән башка полкташлары белән беррәттән, Рәхимҗанның да сөякләре Афанасово авылы янында туганнар каберенә җирләнә.

Бүген авылда Рәхимҗанның гаиләсе, балалары язмышы турында күпләр бернәрсә дә белми икән. Баксаң, иренең хәбәрсез югалуы турында хәбәр алгач та,  26 яшьлек хатыны, яшь балаларын алып, әнисе янына — Иглин районының Келәш авылына күченеп китә. Балаларын ачлыктан, суык кыштан саклап, яклап калырга тырышкан ана 1941 елның августында, гәдәттәгечә, балалары белән фронт өчен дару үләннәре җыярга бара. Кызганычка каршы, аларның бу юллары фаҗигале тәмамлана. Кайтканда Караидел елгасын кичкәндә аларның көймәсе әйләнә, ана балаларын коткарып өлгерә, үзе, кызганычка каршы, батып үлә.

Балаларны Нәфисә нәнәйләре карап үстерә. Рәхимҗанның өлкән кызы Фәүзия менә нәрсәләр сөйли. “Миңа 20 яшь булганда нәнәй үлде. 18 яшьлек Кәшифә сеңлем, 13 яшьлек Камил энем белән өчәү генә торып калдык”.

Рәхимҗан белән Салиханың балалары кечкенәдән чыныгып, тормыш авырлыкларын күреп, татып үскән, һәрберсе бүген тормышта үз урынын тапкан. Гаилә корып, балалар үстергәннәр. 1941 елда хәбәрсез югалган солдатның сөякләрен, исемен 70 елдан соң кайтарган “Тынгысыз йөрәкләр” отряды әгъзалары, әлбәттә, Хәйдәрҗановның балалары, туганнарына әйтеп бетергесез шатлык өләште.

 Бу эзләнүләрдә Рәхимҗанның Уфада яшәүче оныгының кызы Алина бик ярдәм итте. Аңа зур рәхмәт әйтәсе килә, үзе өчен дә, картәтисе өчен дә.

Салават Исмәгыйлев,

Байгилде лицееның тарих укытучысы.

Нуриман районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»