21.04.2010 - Өзелгән гомерләр эзеннән

Җитмеш елга якын әтине эзләдек

Гәзитебезнең 13 апрель санында “Ә кайда соң сезнең кабер, хәбәрсез югалганнар?!” дигән баш астында Бөек Ватан сугышы елларында фашист концлагерьларында вафат булганнарның исемлеген баса башлаган идек. Исемлектән туганнарын яисә якыннарын тапканнарга ашыгыч рәвештә редакциягә хәбәр итү соралган иде.
Хәлил Нәби улы Арсланов Чакмагыш районының Яңа Калмаш авылыннан хәрби хезмәткә 1940 елда алынган. Сугыш башланганда ул Литвада 55нче армиянең 90нчы укчылар дивизиясенең 173нче укчылар полкында хезмәт иткән. 1941 елның 26 июлендә Хәлил абыйның туган йортына “хәбәрсез югалды” дигән кайгылы кәгазь килә. Кызы Венерага ул вакытта нибары 2 ай 22 көн була. 
— Гомере буе әнием әтиемне көтте. 19 яшьлек яшь ирен сугышка озаткан бит!.. Әнием фани дөньядан киткәч, мин дә өметемне өзмәдем. Ярдәм сорап, “Жди меня” тапшыруына да мөрәҗәгать иткән идек. Нәтиҗәсе булмады. Кайда җирләнгәнен белсәк тә, ичмасам, бераз тынычланыр идек, — дип сөйли моңа кадәр әтисенең әрнүле язмышын белмәгән Венера апа. — Әлеге вакытта әтиемнең ике сеңлесе — Сафия белән Саимә, энесе Борис Чакмагыш районында яшиләр.
Хәбәрсез югалган әтиебезнең аянычлы язмышын ачыклауда ярдәм иткән “Кызыл таң” гәзите редакциясе колективына чиксез рәхмәтебезне белдерәбез, — ди Венера Арсланова.

Айгөл Юлъякшина.

Яу кырлары миңа таныш түгел,
Шөһрәтем  юк хәйран итәрлек.
Тик сугыштан миңа тигән өлеш
Гомерем соңынача җитәрлек.
Күз алдымда фашист баскан  җиргә
Кызыл билге салган карталар,
Үсмер сабакташлар яуга киткәч,
Бушап калган арткы парталар.
Оныта алмыйм ирләр урынында
Сабан сөргән япь-яшь кызларны,
Язлар саен хуҗаларын көтеп,
Ятимсерәп яткан кырларны.
Җиңү бәйрәмнәре килгән саен, 
Яфрак ярган мәлдә бөреләр,
Кайтмый калган туган, якыннарым
Күңелемдә һаман тереләр...

Әйе, яу кырлары безгә таныш түгел. Тик канкойгыч, миллионлаган гомерләр исәбенә яуланган Җиңү көнен дүрт ел буена зарыгып  көткән тыл балалары без. Ул дәһшәтле елларның көн дә булып торган аянычлы вакыйгалары безнең күңелләргә мәңгелеккә уелып калган. 1941 елның 22 июнь көнен кем оныта алыр?
...Бик матур җәйге иртә иде. Үләннәрдә көмеш чык бөртекләре ялтырый, күктән кояш алтын нурларын чәчә.  Һәркем үз эше белән мәшгуль. Көтмәгәндә... Колхоз идарәсе ихатасында баганага беркетелгән репродуктордан диктор Левитанның  шомлы тавышы яңгырый.
— Кадерле ватандашлар! Бүген иртәнге сәгать дүрттә фашист илбасарлары илебез чикләрен бозып кереп, танклар белән һөҗүм итте, шәһәр һәм авылларны бомбага тотты — Бөек Ватан сугышы башланды! 
Диктор үзенең авыр хәбәрен: “Наше дело правое, враг будет разбит, победа будет за нами”, дип тәмамлады. (Бу сүзләрне без дүрт ел буена һәр көнне ишетеп тордык).
Авыл өстен караңгылык баскандай булды. Бала-чаганың шат өннәре, өлкәннәрнең күңелле сөйләшүләре  ишетелмәс булды, һәр җирдә шомлы тынлык урнашты. 
Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк  ир-атларны яу кырларына озату башланды. Чакмагыш, Илеш, Дүртөйле районнарыннан  фронтка китүчеләр дә безнең авыл аша үткәнлектән,  иртәдән кичкә хәтле юлдан олаулар өзелмичә, күңелләрне тетрәндерә. Печәне чабылмаган болыннар, игеннәре өлгереп килә торган басулар хуҗасыз торып калды. Авыл, колхоз тормышының мәшәкатьләре намазлык өстендә утырыр карт-коры, хатын-кыз һәм үсмерләр җилкәсенә күчте.
Без, мәктәп укучылары, колхоз эшенә җигелдек. Җәй башыннан октябрьнең икенче яртысына  кадәр баш күтәрмичә эшләдек.
Бүгенгедәй күз алдымда: тары җире утыйбыз. Без эшләген җирдән якын гына, авыл белән басу арасындагы таш юлдан бричкаларга төялгән ир-атлар туктаусыз көнбатышка агыла... Аларның  җырлый-җырлый үтеп китүләре йөрәкләрне әрнетә.
...Өй артында каенымны
Сыйпамыйча үтмәгез.
Кайтыр җирләргә китмибез,
Кайтыр, диеп көтмәгез...

Чираттагы олаудан икенче җыр яңгырый:
Урак урган җирләрем,
Печән чапкан җирләрем,
Күк чәчкәдәй күкрәп кала
Туып-үскән илләрем.
Атларым, йөгәннәрем,
Атланып йөргәннәрем,
Дус-ишләрем, туганнарым,
Кала җан сөйгәннәрем.

Яу кырына китүчеләрнең җырлары көн буена яңгырап тора.  Тагын бер-икесен язып үтим.
Каласың, газиз авылым,
Каршы тауларың белән.
Тауларыңда күп йөредем
Сөйгән ярларым белән.

Уртага басып, кулларын болгый-болгый берсе үзәкләрне  өзгеч җырын суза:
Көтә безне яу кыры,
Чуен юллар аркылы.
Өстемдәге ак күлмәгем
Кәфен  булыр, ахыры.

Ул еллар үзенең җырларын, шигырьләрен тудырды. Шундыйларның берсен генә китерәм. Безнең Күзәй авылыннан  күчеп утырган Рим дигән кечкенә авылдан Әкрам Фәрхетдинов биш улын (Мәкъбүл, Мәхмүт, Равил, Әхнәф, Мисбах) һәм сөйгәнен калдырып, сугышның беренче елыннан соңгача фронтта була. Дәһшәтле сугыш тәмамланырга  берничә көн калгач һәлак була. Әтисе киткәндә  унбиш яшьлек үсмер булып калган өлкән улы Мәкъбүл 1944 елда фронтка китә һәм яраланып кайта, җитмәсә, иртә дөнья куя. Әкрам абый гаиләсен, туган җирләрен бик сагынгандыр. Хатларында җырлар яза иде. Шуларның берсен  үзе киткәндә нибары дүрт яше тулган улы Мисбахка багышлаган.
Безнең илләр, урман-сәхрә 
җирләр,
Кыр казлары очып үтәдер.
Онытмыйдыр газиз улым Мисбах,
Әткәй кайтыр,  диеп көтәдер.

Өчпочмаклы хатларда килгән җырларны тупласаң, бер китаплык булыр иде. Бик күпләрнең  сагыш-моңнарын үзләре белән алып киткәннәрен дә исәпләсәң!
Авылыбызның “урта төбәк” дип аталган Чанышевлар урамының  илле йортыннан кырык кеше яу кырларында ятып калды. Алар арасында өйләнергә дә өлгермәгән Шәриф Яппаров, Сәлимгәрәй, Салих, Исхак һ.б. Чанышевлар... Ә бер, ике, өч, биш баласын ятим калдырып киткәннәрне санарга алынмыйм. Бик озак еллар үтүгә карамастан, авылымның үзем үскән урамындагы авылдашларымны барлыйм һәм бик ямансу хисләр кичерәм. 
Сугыш башланганда без бишенче сыйныфны тәмамлап, каникулга туктаган булсак, алтынчыдан унынчы сыйныфкача шушы авыр елларда укыдык. Ир-ат затыннан булган укытучыларыбыз бер-бер артлы фронтка озатылды һәм берсе генә дә әйләнеп кайтмады. Алар арасында  мәктәп директоры, тарих укытучысы, өч бала атасы, үтә сабыр, салмак холыклы Һади Ямалиев, ак йөзле, дулкынланып торган кап-кара чәчле, бик ыспай киенеп йөрүче, зоология, ботаника фәннәре буенча белем бирүче Фазылбәк Терегулов, озын буйлы, зур соры күзле, үз фәненә мөкиббән бирелгән география укытучысы Сәрвәретдин Мөхәммәтшин, ике бертуган, агалы-энеле Нәҗметдин һәм Гыйльметдин Сәйфетдиновлар, урыс теле һәм әдәбияты укытучысы Гали Сөләймановны аеруча сагыш белән искә төшерәм. Безне урыс теленә өйрәтү өчен ниләр генә эшләмәде ул! Беренче тапкыр дәрескә кергән көненнән башлап, безне укыткан дәверендәге якты хатирәләр онытылмый. Әйтергә кирәк, укытучыларыбызның һәрберсенең икешәр баласы ятим калды. Ә Нәҗметдин  Сәйфетдиновның хатыны (үзе киткәч) баласын тудырганда вафат булды. Мәктәп елларын искә төшергәндә югарыда аталган укытучыларым  йөрәгемдә яши. Шушы сагышлардан туган шигыремнең берничә юлын китерәм. Укытучым Гали Сөләймановка багышлана. 
Кар шыгырдый чана табанында,
Куырыла иде сулышлар.
Ябырылып килгән төнгә каршы
Без озаттык Сине сугышка.
Ә бит бөтен табигатең белән
Укытучы идең тумыштан!
...Язлар көттек, өзелеп сине көттек,
Таулар көткән кебек бөркетен.
Исән кайтып алдыбызга бассаң,
Борчымаска сүзләр беркетеп.
Китап битләренә корым белән
Дәрес яздык — белдек яңалык.
Салкын классларда язлар көтеп,
Үтеп китте безнең балалык.
Син кайтмадың, ирек,  илең өчен
Чит якларда салдың башыңны.
Сабый йөрәгемне уеп кергән 
Сагышларым  гына  басылмый.

Мәктәптә укытучылар җитешмәгәнлектән, биш-алты дәрес урынына ике-өч сәгать укыйбыз.  Буш дәресләрдә һәркем үз эше белән шөгыльләнә, кемдер китап укый, берсе челтәр бәйли, кемдер фронттагы әтисенә хат яза... Сугышның икенче елында фашистлар басып алган җирләрдән күченеп килгәннәр исәбенә мәктәптә укытучылар коллективы тулылана төште. Ригадан Ида Исааковна — урыс теленнән, сеңлесе Берта Исааковна немец теле укыта башладылар. Безнең һава шартларында бик газапланып, өшеп йөргәннәрен хәтерлим. Иләмсез зур ирләр  пимасы киеп, курткаларда бөрешеп йөрерләр иде. Тарихтан Ленинградтан килгән вуз укытучысы Ольга Ивановна укыта башлады. Олы яшьтәге карчык керә дә безгә лекция укый (вузда укыткан кебек).  Икенче көнне дә, атналар, айлар буе бернәрсә дә сорамый. Табигый, без моңа шат булганбыздыр инде. Тик ярты ел үткәч, ул безгә имтихан оештырды. Әлбәттә, безнең “белемебезгә” үзе дә аптырагандыр инде ул. Бердән, урыс телендә җавап бирәсе, икенчедән, фактик материалны бер кеше дә үзләштерә алмаган.  
Орел шәһәреннән һәм өлкәсеннән, Ригадан, Ленинградтан күченеп килгәннәрнең язмышы, яшәеше авыр күренеш иде. Бертөрле дә уңайлыклары булмаган авыл өйләрен җылыту өчен бәләкәй чана белән урманга утынга йөрүләр аларга бер дә җиңел булмагандыр.  Шундый бер җан тетрәткеч вакыйга истә. Берничә хатын шулай  утын сөйрәп кайтып килгәндә  урман каравылчысы боларны “тота”  һәм авыл Советына алып бармакчы була. Ачудан ярсыган хатыннар каравылчының чалбарын салдырып, кар өстенә утыртып кыйныйлар  һәм шунда калдырып китәләр. “Дөреслек, гаделлек” өчен көрәшүче бик каты салкын тидереп, озакламый дөнья куйды. 
Ул еллардагы фаҗигаләрне тулысы белән язып бетерү мөмкин түгел. Таза-сәламәт ир-ат сугыш яланында булганлыктан, үпкә чире аркасында  солдатка алынмаган элекке башлангыч сыйныфлар  укытучысы Галимҗан Чанышевны транспортчылар бригадиры итеп куйдылар. Көзге һәм кышкы салкыннарда кырык чакрымдагы район үзәгенә йөрүләр тиздән аны урын өстенә ятарга мәҗбүр итте, шул елның язында өч баласын калдырып  мәрхүм булды.
Сугыш башланганда  унбиш яшьлек булган авылдашлар кырык дүртенче елда солдатка алынды. Мәкъбүл  Фәрхетдинов, Рәис Мостафин, Мөхәммәтдин Муллаянов, Мөхтәр Гәрәев, Фуат Шәйбәков, Исхак Чанышев һ.б. Хәзер аларның берсе дә юк. Кайсылары ятып калды, яраланып кайтканнары да  дөньядан иртә китте...
Мин аларны сагынып искә алам, үсеп буйга җитмәс элек сугыш    кырында калганнар турында: 
Тәүге сөюен дә татымаган
Яшьтәшләрем ауды яуларда,
Без тугрыбыз алар өчен бары
Хыял булып калган таңнарга, 
дип язуым юкка түгел.

Авыл тәмам ятимсерәде. Көн дә диярлек “кара кәгазь”ләр килә.  Сыйныфташларымның күпчелеге ятим калды. Әйткәнемчә, ул еллар безнең күңелләрдә мәңгелек яра булып уелган. 
Әйтик, ФЗУга алынган Рифгать Мирсәев Уфадан җәяүләп авылга кайтып барганда Әмир авылында ятим карчыкка куна керә. Кайтасы юлы ерак әле, тагын егерме биш чакрым үтәсе. Карчык бу үсмерне бик кызгана һәм тамагын туйдыра. Ләкин ризыгы кар астында кышлаган башаклардан әзерләнгән була шул... Рифгать икенче көнне авылына кайтып егыла һәм септик ангинадан җан бирә.
Мең газаплар, ачлык-ялангачлык үткән дүрт елдан соң, ниһаять, Җиңү көне килде. Миллионлаган корбаннар исәбенә яуланган бу көнне ничек зарыгып көттек без! Шул елларда туган тойгылардан язылган шигыремне китерәм:
Җиңү көне белән
Илем буйлап атлый
Ак күбектәй алмагачлар
Чәчкә аткан май. 
Бердәмлек, көч, куәт, гайрәт белән
Фашист зинданнарын ваткан ай.
Үләннәрне — күрән, болыннарны
Яшел хәтфә белән япкан май.
Исән калган әткәй, абыйларны
Туган илгә алып кайткан ай.
Дүрт ел ятим калган басуларның
Йөзен ләйсән белән юган май,
Каеннарда бөре яфрак ярган,
Өйләргә кот, бәхет кунган ай.
Мәңге уңалмаслык яраларга
Шифа җилләр булып искән май,
Европада калган каберләрдә
Кызыл гөлләр булып үскән ай.
Тигез сафта атлый ветераннар
Медальләре бердәм чыңлыйлар.
Тыныч, имин иртәләрне данлап,
Күккә үрли сабантургайлар.
Берчә көләч, берчә моңсу йөзләр,
Бәйрәм балкышында урамнар.
Кояшлы май, аяз күкләр белән,
Җиңү көне белән, туганнар!

Әйе, яшь аралаш килгән Җиңү көнендәге тойгылар алтмыш биш ел буена йөрәкләрдә яши. Илдә тыныч тормыш башланса да, сугыш салган яраларның йөрәкләрдә мәңгелеккә калганнары күпме!
1945 елда Уфаның Тимирязев исемендәге педагогия институты студентлары арасында тән һәм җан яралары алып кайткан яугирләр белән бергә укыдык.  Безнең төркемдә Хәким Гыйләҗев, Гыйлемдар Рамазанов, Рифкать Мәхмүтов, тарих бүлегендә Советлар Союзы Герое Мансур Абдуллин, Тәмимдар Әхмәдиев, Кәрим Фатыйхов, Шәриф Биккол һәм башка студентлар  бар иде. Бөтен яктан да безгә үрнәк булып, студент тормышыбызда киңәшче һәм ярдәмчел егетләр тыныч тормышта да зур үрләр яулады. Җиңү алып кайткан, безнең ирек һәм бәхетебезне саклап калган яугир сабакташларыбызга олы хөрмәт белән карадык без. Күкрәкләре тулы орден, медальләре аларга карата зур хөрмәт, тирән хисләр уяткандыр. Бик үк җиңел булмаган язмышларын уртаклашып, тормыш юлдашлары булып гомер юлы үттек.
Хәзер инде арабызда аларның берсе дә юк  диярлек. Якты хатирәләр, асыл минутлар сагынып сөйләргә калды. Без, әлегә исән тол хатыннар, еш кына очрашып, аралашып торабыз. Үткәннәрне хәтерләп, серләшеп, кайгы-югалтуларыбызны бүлешәбез, студент елларындагы дуслыгыбызны дәвам итеп яшибез. Тик безнең аралар дә сирәгәя... Шулай да һәр очрашу, һәр көнебезнең кадерен белеп яшәргә омтылабыз. Фәния Абдуллина, Рәшидә Исмәгыйлева, Әлифә Габидуллина, Саҗидә Әсәдуллина (Әхмәдиева), Фәридә Әсәдуллина,  Разита Бакирова һәм башка замандашлар, сабакташлар  матур тормыш юлы үттеләр,  илебезгә игелекле кешеләр булып танылдылар. Шуңа күрәдер без: “Бер очрашу — бер гомер” дип күрешәбез, серләшәбез. Шигыремдә дә:
Бер серләшеп утырасы иде,
Күңел томаннарын таратып,
Утлар йотып көттек яугирләрне,
Без яраттык өзелеп, җан атып.
Сайланулар, назланулар түгел,
Туры килде безнең буынга
Аяксызга — аяк, күзсезгә — күз,
Кулы юкның кулы булырга.
Без әле дә үзебезне онытып,
Күбрәк алар өчен янабыз,
Соңгы сулышкача күзсезгә — күз,
Кулсызга кул булып калабыз.

дип язганмын икән, монда чын дөреслек ята.

Фәния Чанышева.

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»