15.07.2011 - Өзелгән гомерләр эзеннән

Танкистларның соңгы юлы...

3 июльдә һәлак булган батырларга хәтер тактасы шул ук көнне  68 елдан соң куелды.Башкортстан эзләнү отрядларының төбәк иҗтимагый фонды советы рәисе Илдар Бикбаев раславынча, республиканың төрле төбәкләрендә эшләүче эзләнү отрядларыннан иң чаялары күптән түгел Псков һәм Тверь өлкәләренә экспедициягә барып зур эш башкарган.

Эзләнү отряды гади генә түгел. Аңа керү өчен, әлбәттә, махсус белем алу, имтиханнар бирү кирәкми.  Аның каравы, зур йөрәк, искиткеч чыдамлык, авыр шартларда да югалып калмау, дусларыңны бәладә ташламау кебек сыйфатлар булу зарур.

“Кызлар экспедиция вакытында югалып калды, дип уйлыйсызмы? Ялгышасыз — алар безнең иң чыдамнары. Аннары, эзләнү эшендә кызлар — алыштыргысыз ярдәмчеләр. Чөнки алар җир катламына яшерелгән кечкенә әйберләрне дә бармаклары белән тоялар. Тездән батып, сазлыклар ерып йөриләр — берсе бер авырып та карамый. Тәмле ашлар пешерү дә кызлар карамагында”. Болар — эзләнүчеләр отряды командиры Рамил Рәхмәтов сүзләре.

Бер уйласаң, Бөек Ватан сугышы башлануга җитмеш ел узгач, эзләнүчеләр өчен нинди яңалык булырга мөмкин. Ләкин җир куены һаман да серләр саклый икән. Кайгы, кан, хәсрәт белән сугарылган серләр...

Птахин калкулыгы... Биредә, Псков өлкәсенең Новые Сокольники һәм Великие Луки районнары чигендә, Дерганов күленнән ерак түгел кайчандыр каты сугыш барган. 1943 елның җәеннән соң калкулык артиллерия уты белән кискәләнеп, күпкә кечерәеп калган, диләр. Немец илбасарларына каршы 170нче, 186нчы дивизия сугышкан. Тарихтан билгеле булуынча, 186нчы дивизия генә ике тапкыр чолганышка эләккән, 5 көн чигенү чорында 300 чакрымга якын ара үткән...

Башкортстаннан барган эзләнү отряды тарихта югалган ак тапларны барлый. Һәр табыш артында — кеше язмышы, җан өшеткеч вакыйга. “Батырлык өчен” медале, танк калдыклары, һәлак булган солдатларның сөякләре. Танктан ерак түгел фельдшер кызның гомере өзелгән. Шунда ук — тапталган фашист киемнәре. Димәк... совет танклары алга барган, немецларның өстеннән йөргән! Бөртекләп җыя торгач, хәтта танк экипажының исемнәрен ачыклый эзләнү отряды. Танк командиры Алексей Иванов белән механик-йөртүче Николай Шокинның соңгы көне, соңгы явы шушы җирдә тәмамланган.

Псков өлкәсенең Великие Луки шәһәрендә Башкортстаннан килгән эзләнүчеләрне Александр Матросовның якташлары буларак зур хөрмәт белән каршы алганнар.

— Шәһәрдә Советлар Союзы Героеның музее, һәйкәле бар,  ләкин совет солдатлары истәлегенә урнаштырылган мемориал гына бик аянычлы хәлдә, — ди Илдар Бикбаев. — Бәлки, бу Псков өлкәсенең дотацияле төбәк булуына бәйледер. Һәйкәлләрне тәртипкә салу өчен акча җитмидер.

Киләчәк буын өчен, туган җир өчен гомерләре белән хушлашканнарның исемнәрен мәңгеләштерүгә акча кызгану — кичермәслек хәл. Шунлыктан мемориалны реконструкцияләүне бурыч итеп күргән эзләнүчеләр Псков өлкәсе губернаторына һәм Башкортстан Президентына ярдәм сорап  мөрәҗәгать итәргә телиләр.

Билгеле булуынча, 1941 елда ук 170нче укчылар полкының 80 процент хәрбие хәбәрсез югалган. Ә 14-15 мең солдаттан тупланган Җир куенында — илнең дәһшәтле тарихы.186нчы дивизиядән 1943 елның 20 августына нибары 200 кеше калуы мәгълүм.

Эзләнү отряды экспедициядә булган Тверь өлкәсенең Ржев районы Погорелкино авылы читендә 8100дән артык кеше җирләнгән. Биредә 1941 елда Урал хәрби округында формалашкан 22нче армия сугышкан. 178, 179, 186, 371нче укчылар дивизиясендә Башкортстан егетләре күп булган. Күпләренең исемнәре ачыкланмаган. Эзләнүләр дәвам итә. Бу җәһәттән өч кешедән генә торган “Хәтер” отрядын билгели эзтабарлар.  Ржев районында яшәүче Морозовлар гомерләрен эзләнү эшенә, батырларның исемнәрен мәңгеләштерүгә багышлаган. Виктор, Наталья һәм аларның уллары Александр үзләре генә 10 000нән артык хәрби калдыкларын табып җирләгән. Балакатай районыннан хезмәткә киткән кызылармиячеләр турында да хәбәр итүчеләр Морозовлар булган. Барысы да үз акчаларына эшләнә, аларга тик олы рәхмәт сүзләре генә җиткереп була.

— 22 июнь көнне без Тверь өлкәсендә 20дән артык Башкортстан солдатын күчереп җирләүдә катнаштык. Әле аларның туганнарын эзләү белән шөгыльләнәбез.  Мәсәлән, Кандра хәрби комиссариатыннан хезмәткә алынган 1916 елгы Әнвәр Халитовның, 1896 елгы Микиша Харизовның, 1902 елгы Әхмәт Мөфтиевның, 1913 елда туган майор Василий Фокеевич Смолкинның туганнары табылса, бик куанычлы хәл булыр иде, — ди  Рамил Рәхмәтов.

Отрядның планнары зур әле. Бу экспедиция күзәтү рәвешендә үтсә, киләчәктә иллеләп кеше җыелып барып, зур эзләнүләр оештырырга исәпләре. Әлеге дә баягы, мәсьәлә акчага барып төртелмәсә...

Айгөл Юлъякшина.

 

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»