30.09.2014 - Өзелгән гомерләр эзеннән

Торналардай күккә аштылар

Яңавылда Әфганстан һәм Чечня җирендә һәлак булган якташлар истәлегенә һәйкәл ачылды.

Әфганстан һәм Чечня җирендә үткән канкоеш илебез тарихына бик күп аналарның күз яше һәм туган төягеннән еракта ятып калган егетләрнең каны белән язылган. Тыныч тормышта илен сакларга китеп, үлем белән күзгә-күз очрашкан 18-20 яшьлек егетләрнең язмышы ул. “Локаль конфликтлар” дип аталса да, илебез киңлекләрендә бу сугышлардан читтә калган бер генә авыл һәм шәһәр дә юк. 

Яңавыл районы һәм шәһәре дә искәрмә була алмады. Әф­ганстан сугышында бу төбәктән 108 кеше катнашкан һәм шу­ларның бишесе цинк табутта кайт­кан, бер егетнең язмышы әле дә билгесез. Яңавыллыларга Чечнядагы канкоеш та бик кыйм­мәткә төшкән. Анда катнашкан 357 егетнең сигезе гаиләсенә сугыш мәңге уңалмаслык кайгы алып килгән.
Яңавыллылар батырларча һәлак булган якташлары истә­леген кадерләп саклый. Туган ягына әйләнеп кайта алмаганнарга багышлап төрле мәдәни һәм спорт чаралары үткәрелә, мәктәпләрдә аларның атылган йолдыздай кыска гомерен һәм тормыш юлын чагылдыручы стендлар төзелгән.
Ил алдында изге бурычын үтәгәндә һәлак булган яугир ата-аналарының изге хыялы быел тормышка ашты. Район хакимияте һәм хәрби комиссариат башлангычы белән Яңавылда Әфганстанда һәм Чечняда башын салган якташлар истәлеген мәңгеләштерүче һәйкәл ачылды. Скульптор Халит Галиуллин төзегән һәйкәлдә кайгылы Ана карашы пьедесталдан һавага күтәрелүче торналарга юнәлгән. Бер үк вакытта тантаналы һәм кайгылы бу чарада район хакимияте башлыгы Илшат Вазигатов: “Без бүген батыр­ларның исемнәрен искә алу белән бер­рәттән, ул мәхшәрдән исән кайтканнар алдында да баш иябез. Батыр, илгә тугры балалар тәр­бияләгән ата-аналарга олы рәх­мәтебезне юллыйбыз. Киләчәктә мондый конфликтлар булмасын, мәрмәр ташларга уеп язылган исемлек тулыланмасын өчен барысын да эшләргә тиешбез,” — диде.
Чарага мәртәбәле кунаклар да килгән иде. Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, Хәрби бәре­леш­ләр ветераннары җәмәгать оешмаларының координацион советы рәисе Наил Гыйззәтуллин әфганстан сугышы ветераннарына истәлекле медальләр тапшырды. Якташлары исемен мәң­ге­ләштерүче һәйкәл, ни­гездә, урындагы бюджет исәбенә төзелсә дә, аның тирә-ягын төзек­ләндерүгә район предприятие-оешмалары һәм шәхси эшкуарлар да тоемлы өлеш кертте. Район җи­тәк­чесе Илшат Әгъзам улы аларны һәм скульпторны район ха­кимия­тенең Рәхмәт ха­ты белән бүләкләде.

Марат Зыятдинов
Яңавыл районы


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»