26.07.2014 - Өзелгән гомерләр эзеннән

“Соңгы солдатны кайтарасым килә”

Данлыклы Җилем-Каран авылында туып-үскән ул. Мәҗит Гафури — бабасы-ның әтисенең бертуган абыйсы. Шуңа да ул нәсел тамырларын барлауны, гаилә шәҗә-рәсен төзүне үзенең иң изге бурычы дип саный һәм аны эшли дә. Тырышлыгы бушка китмәгән, былтыр сентябрьдә Шәҗәрә төзү буенча дипломга лаек булган.  

Ләкин Гүзәлнең бөтен тормышын гына түгел, булмышын да үзгәрткән вакыйга моннан дүрт ел элек була. Шул чакта ул Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган һәм концлагерьларда үлгән яугирләрне эзләү белән шөгыльләнә башлый.
— 2010 елның 23 апрелендә Лариса исемле ханым миңа Цайтхайн лагеренда әсирлектә булган һәм үлгән кешеләрнең исемлеген китерде. Гафуридән ун кеше бар иде. Ул исемлеккә мин “Мемориал” сайтыннан табып, тагын 40 кеше өстәдем. Аннары аларның туганнарын эзли башладым, — ди Гүзәл Фәхрази кызы.
Тапкан тәүге кешеләре — Каран-Елга авылыннан сугышка киткән яугир Салават Галинның улы һәм оныгы — Тәкыйулла һәм Нәкыйулла Галиннар була.
— Яугир турында мәгълүмат алгач та Лариса белән такси алып Каран-Елгага киттек. Бабай, әтисе турында ишеткәч, катып калды, сүз дәшәлмәде, оныгы — картәтисе сугышка киткәч туган бала, рәхмәт укыды... Салават Галин, 1941 ел-ның августында әсирлеккә эләгеп, 1944 елның 8 маенда концлагерьда үлгән. Аның кабере билгеле, бу лагерьда туганнар зираты бар. Шунысы да кызыклы: Галиннар, бел-гән кебек, ел саен 8 майда әти-ләренә атап Коръән укыткан. Кызганычка каршы, яугирнең хатыны ике ел элек иренең язмышын белә алмыйча дөнья куйган, — ди Гүзәл ханым.
Бу кызыклы тарих икенчесенә тоташа. Салават Галин 170нче укчылар дивизиясендә сугышкан. Бу дивизия 1939-1941 елларда Стәр-летамак шәһәрендә оештырыла. 27 июньдә аның яугирләрен сугышка Себеж укрепрайонына — Латвия чигенә озаталар. Гүзәл ханыма шушы дивизиядә хезмәт иткән бик күп солдатларның әсир-леккә эләгүе билгеле була. Исем-лектә биш меңнән артык кеше бар. Андагы дотларда 5 дивизия өчен корал әзерләп куелырга тиеш була. 27 июньдә яугирләр тиешле урынга килеп җитә, нәкъ шул иртәдә немецлар Даугавпилсны басып ала, 29ында Иске Латвия чиген бәреп керәләр. Коралсыз кешеләрне немецлар дотлар янында атып үтерә, чөнки дотларда корал булмый, аларны латышлар талап китә.
— 1941 елның 1 августына 170нче укчылар дивизиясеннән чолганыштан чыга алган 395 яугир генә исән кала. Биш меңгә якын кеше хәбәрсез югалган, әсир төш-кән һәм үлгән исәпләнә. 15 августта исемлек төзелә, мин шул исем-лектән гафурилеләрне табарга тырышам. “Һәлак булган” дигәннә-ренең дә исән-имин кайтканнары бар. Әлегә мин Гафури районы буенча гына эш алып барам. Планда бөтен исемлекне тикшерү. Ун еллык эш бар әле монда, — ди эзтабар.
Эш, чыннан да, авыр, яугир-ләрнең исем-фамилияләре дөрес язылмау аны тагын да катлауландыра.
— Картәниемнең абыйсы Мирсәет бабай, 1940 елда хезмәткә чакырылып, НКВД дивизиясендә хезмәт иткән. Литва-Польша чи-гендә сугышкан. 1941 елда бүләк-ләгәннәр. “Сугышчан Кызыл Байрак” орденын сызып, “Батырлык өчен” медале биргәннәр. Документларда исеме, әтисенең исеме дөрес язылмау сәбәпле, озак эзләргә туры килде, — ди Гүзәл ханым.
Туганнарыннан баш тарткан кешеләр дә бар икән. “Хәбәрсез югалган” дигән мәгълүмат аларны канәгать-ләндерә.
— Бер гаиләгә шалтыратып, әтиегез Гамбургта үлгән, дим. “Сиңа ни кирәк, тапканыңны оныт”, диләр. “Берни дә кирәкми. Сез Германиягә шалтыратып карагыз, кайвакыт алар үз исәпләренә туганнарын якыннарының каберен күрергә чакыра”, димен. Мине шулай рәнҗеттеләр. Кайберәүләр һаман, туганнары сугышта легионер булуы ихтимал, дип курка. Онытучылар бар. Табын авылыннан җиде солдатның туганын таба алмыйм.
Шатлары, әлбәттә, күбрәк. Районнан туганнары язмышын белмә-гән утыз кешенең язмышын ачыклаган Гүзәл Фәхрази кызы. Бер ханымның бабасы хәбәрсез югалган. Табылган: Дондагы Ростов шәһәрендә урнашкан госпиталь территориясендә җирләнгән. Үз-бәкстаннан килүчеләр дә мөрә-җәгать иткән. Әтиләренең соңгы хатын Курск өлкәсеннән 1943 елда алганнар, шуннан соң хәбәрсез югалган. Гүзәл ханым аның җир-ләнгән урынын да ачыклаган.
— Мөрәҗәгать итүчеләр артты. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Ветераннар советына килүчеләрне мин башта Гүзәл янына җибәрәм. Ул бөтен кешегә эчкерсез ярдәм итә. Ветераннар алдында да чыгыш ясады. Рәхмәт аңа, — ди районның Ветераннар советы җитәкчесе Эльвира Әнвәр кызы.
— Мин үзәк китапханәдә методист булып эшлим. Ярдәм сорап эшкә килүчеләр дә бар. Хезмәт-тәшләремә рәхмәт, берсе дә нигә кирәк бу сиңа, дими. Әле Игенчеләр авылы белән берлектә эш башладык. Алар яугир якташлары хөр-мәтенә һәйкәл куярга тели. “Мемориал” һәм “Халык батырлыгы” сайтлары буенча алар турында мәгълүматны җентекле эзлибез. “Мемориал”ны барысы да белә, икенчесен белмәүчеләр бар. Әти-егезнең яисә бабагызның сугышта ни белән бүләкләнгәнен беләсегез килсә, “Халык батырлыгы” сайтына керегез. Ильвира Степанова дигән ханым шушы сайт аша әтисенең Александр Невский орденына ла-ек булганын белде. Бу орден сугышта бик азларга, очучыларга гына бирелгән. Районыбызда мин аның белән бүләкләнгән дүрт кешене таптым, — ди Гүзәл.
Бәхеткә, аның үзенең якын туганнары сугыштан исән кайткан. Бабасы 1941 елның декабрендә әсирлеккә эләгә. Аны бөтен Көн-батыш Украина буенча куып, Освенцим концлагерена китереп япканнар. Анда өч елдан артык газап чиккәннән соң, 1945 елның фев-ралендә качкан. Туган ягына исән-сау кайтып, военкоматка исәпкә баскан. Бөтен сугышны әсирлектә үткәрсә дә, үз илендә, ни өчендер, аңа җавап тотарга туры килмәгән. Бәлки, нык чирле булуы коткаргандыр. Ул 1948 елда туберкулездан үлгән.
— Һәр гаиләнең үз геройлары бар. Әбиемнең абыйсы Абдулла бабай да сугышта катнашкан. Минем өчен ул — герой. Мирсәет бабай да герой, — ди Гүзәл. — Безнең Абдулла авылы бәләкәй, анда, нигездә, Әбделмановлар яши. Шуларның берсе “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкләнгән. Мирсәет белән Абдулла бабам-нарның да бүләкләре бар. Сугыш барысына да кагылган. Мин Су-воровның “Соңгы солдат җир-ләнгәч кенә сугыш тәмамланган була” дигән сүзләрен гел истә тотам. Аны азрак үзгәртеп, соңгы солдатның язмышы ачыкланып, исеме туган ягына кайткач кына, дияр идем. Шул соңгы солдатны кайтарасым килә. Гафури районына гына булса да.


Резеда ГАЛИКӘЕВА.
Гафури районы. 

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»