21.06.2014 - Өзелгән гомерләр эзеннән

Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый

Моннан 73 ел элек, 1941 елның 22 июнендә илебез тарихында канкойгыч Бөек Ватан сугышы башлана. Илне саклар өчен бөтен совет халкы күтәрелде. Совет солдатларының һәм офицерларның батырлыгына карамастан, беренче көннәрдә һәм айларда дошманны туктатып булмый. Әмма 1941 елда ук инде Германия генералитеты тарафыннан уйланылган “Яшен тизлегендәге җиңү” планы Мәскәү янында җимерелә. Брест крепосте, Ленинград, Сталинград, Тула, Смоленск һәм Курск янындагы каты алышларны, совет солдатларының батырлыгын тарих онытмый...

1418 көн һәм төн дәвам иткән Бөек Ватан сугышында СССРның гомум югалтулары 26 миллион 600 мең кешегә җитте.

1939-45 елларда БАССРдан СССР Кораллы Көчләренә 700 меңнән артык кеше мобилизацияләнә, ике кавалерия дивизиясе оештырыла. Бөек Ватан сугышы елларында республикага йөздән артык сәнәгать предприятиесе, 63 эвакогоспиталь, кайбер үзәк дәүләт органнары, 278 мең кеше эвакуацияләнә. БАССРда 17 хәрби уку йорты урнаша. 1941-45 елларда халыкара коммунистик хәрәкәтнең штабы — Коммунистик Интер­на­ционалның Башкарма комитеты Уфада эшли. 1943 елда 18 телдә радиотапшырулар эфирга чыга. БАССР фронтны һәм тылны азык-төлек, корал һәм ягулык белән тәэмин итүгә зур өлеш кертә. Безнең республикадан 600 меңнән артык кеше дошманга каршы сугыша. 278 яугир — Советлар Союзы Герое исеменә, ә якташыбыз Муса Гәрәев исә бу исемгә ике тапкыр лаек була, 35 кеше — Дан орденының тулы кавалеры.

Хәтер һәм кайгы көне — 1996 елның 8 июнендә Русия Федерациясе Президенты Указы нигезендә булдырылды. 22 июнь — Бөек Ватан сугышы мәхшәрен үткәннәр, яу кырларында башын салган миллионлаган солдатларның балалары, оныклары өчен Хәтер һәм кайгы көне. Сугыш искиткеч зур кайгы китерде, күпме кешенең язмышын сындырды, йөрәкләребездә уңалмас яралар калдырды... 22 июнь көнне без фронтта һәлак булганнарны, фашист лагерьларында иза чиккәннәрне, тылда хезмәт салучыларны искә алабыз, Бөек Ватан сугышын үткәреп, Җиңү яулаганнар алдында баш иябез.

Фәнүз Мәхмүтҗанов.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»