10.05.2014 - Өзелгән гомерләр эзеннән

Якташларының горурлыгы

Бу вакыйга 1980 елда булды. Мин Балтач районының Иске Янбай мәктәбе директоры булып эшли идем. Ул чорда укучыларны Уфа, Ульяновск, Мәскәү һәм башка шәһәрләргә экскурсиягә, туристик походларга йөртә идек. Ул елда балаларны Украинага Леонид Брежневның “Яңару” китабы буенча турпоходка алып бардым. Төркемдә ЗЗ укучы иде.

КПСС Үзәк Комитеты Генеральный секретареның туган шәһәре Днепродзержинскида бер атна булдык. Безне төрле очрашуларга, кичәләргә алып бардылар. Запорожьеда булдык. Днепропетровскида “Днепр өчен көрәш” диорамасын карадык. Анда совет халкының немец фашистларына каршы геройларча көрәше, Бөек Ватан сугышы чорында илебез халыкларының какшамас дуслыгы һәм бердәмлеге чагылдырылган. Бу полотнода бер солдатның фашистны каскасы белән сугып үтерү моменты күрсәтелгән. Шушы эпизодны экскурсовод болай дип сөйләде: “Безне­келәр немец фашистлары траншеясына бәреп кергәч, штыкка штык килеп сугышу башлана. Кул сугышы вакытында татар халкының данлы улы үзенең каскасы белән фашистны дөмектерә”. Аның болай дип сөйләве миндә милләтебез өчен горурлык хисләре тудырды һәм, түзмәдем, азактан экскурсовод бүлмәсенә кереп, ул солдатның кайдан булуы белән кызыксындым. Ул батыр Тәтешле районының Чургылды авылыннан Миңнулла Бәдретдинов булып чыкты.

Данлыклы якташыбыз Миңнулла Бәдретдинов “Днепр өчен көрәш” диорамасында күрсәтерлек нинди батырлык эшләгән соң? “Башкорт­станның данлыклы уллары” дигән китапның 4нче кисәгендә шул турыда язма бар.

“Курск дугасында безнең гас­кәрләр немецларны тар-мар иткәннән соң, фашистларны Көнбатышка табан куалар. Дошман, чигенсә дә, би­решергә уйламый. Миңнулла Бәд­рет­динов хезмәт иткән полк Днепр янында дошманның каты каршылык күрсәтү­енә очрый. Немецларның оборонасын өзеп булмый. Артиллерия һөҗүменнән соң капитан Сергеев взводы атакага күтәрелү белән, дошман пулеметы, ут яудырып, безнең солдатларны җиргә ятарга мәҗбүр итә. Шулвакыт взвод командиры Миңнуллага пулеметны юк итәргә боерык бирә.

Ә ничек юк итәргә? Дошманның ут ноктасы калкулыкта урнашкан. Аңа кадәр тигезлек, куак та, калкулык та юк. Ләкин боерыкны үтәргә кирәк. Миңнулла үзенең хәлиткеч хәрәкә­тенең алышта җиңү китерәчәген аңлый. Шушы җаваплылыкны тоеп, җиргә ятып шуышуын дәвам итә. Баш очыннан пуляларның сызгырып үтүе аны туктатмый. Шушы араны иптәшләренең күз алдында үтеп, дошман дзотына барып җитү белән бер-бер артлы ике граната ташлый. Пулемет тынып кала. Көчле “Ура!” тавышлары аны аякка басарга мәҗбүр итә. Бер-ике омтылуда ул дошманның ут ноктасы алдында була һәм фашистларның пулеметы расчетын юк итә. Шулай итеп дошман оборонасы өзелә һәм безнекеләр җиңүгә ирешә.

Икенче көнне шушы батырлыгы өчен дивизия командиры, генерал Криволапов Миңнулла Бәдретдинов­ның күкрәгенә Кызыл Байрак орденын кадый.

Арытаба, Днепрны кичеп, елганың уң ягында Украина территориясен немец фашистларыннан азат итү бурычы куела. 1943 елның августында Кызыл Армия частьлары Днепрны кичәргә әзерләнә. Миңнулла хезмәт иткән 78нче гвардия укчылар полкында кичүне оештыру өчен штурм отряды төзелә. Ул өч төркемгә бүленә. Шуларның берсенең командиры итеп гвардия сержанты Миңнулла Бәдретдинов тәгаенләнә. Отряд командиры өлкән лейтенант Зевахин өч төркемгә дә Днепрны кичеп чыккач җыелу урынын аңлата. Елганы немецлар көтмәгән урында кичәләр. Ләкин дошман сизеп кала һәм яктырткыч ракеталар очыра, ут ача. Елга өстенә су баганалары күтәрелә. Отряд аз югалтулар белән Днепрны кичә. Уң як ярга чыгу белән өч төркем дә, “Ура” кычкырып, төнге һөҗүмне башлый һәм дошманның беренче траншеясына бәреп керә. Дошманның аптырап калуыннан файдаланып, безнең сугышчылар икенче траншеяны да басып ала. Һушына килгән фашистлар утны көчәйтә. Өченче траншеяга якынлашканда Миңнулла, граната ташлап, үз төркемен атакага күтәрә. Траншеяга сикереп төшүгә Миңнулла озын чандыр немец солдаты алдына туры килә, аны каскасы белән дөмектерүгә, ике фашистны күреп кала, аларны да юк итә. Ә инде дүртенчесенә өлгерә алмый кала. Немец граната ыргыта. Һәм ул һәлак була. Гвардеецлар өченче траншеядан да дошманны бәреп чыгара һәм Днепрның уң ярындагы калкулык безнекеләр кулында була. Хәзер инде төп көчләргә елга аша чыгу тәэмин ителә.

Шушы сугышта батырлык күр­сәткән өчен СССР Югары Советы Пре­зидиумының 1944 елның 19 мартындагы указы нигезендә Миңнулла Бәдретдиновка һәлак булганнан соң Советлар Союзы Герое исеме бирелә”.

Герой мәңгелеккә Днепрның уң як ярында кала. Ул Украинаның Вовниг авылындагы туганнар кабер­легендә җирләнгән. Һәлак булган солдатлар истәлегенә анда һәйкәл куелган.

Геройның кабере сугыштан соң 25 ел үткәч кенә авылдашлары һәм туганнарына билгеле була. Днепропетровск өлкәсенең Вовниг урта мәктәбе укучылары Акбулат урта мәктәбе пионерларына батырның туганнарын чакырып хат яза. Башкортстаннан килгән кунакларны хөрмәтләп каршы алалар. Авыл уртасындагы туганнар каберлегендә митинг оештыралар. Бакчада чәчкәләр уртасында утырган һәйкәлгә алтын хәрефләр белән батырларның исемнәре язылган. Миңнулланың хатыны Гөлба­диян, олы яшьтә булуына карамастан, 200гә якын нарат һәм чыршы үсентесе алып бара, “Урал сәламе булып шаулап үссеннәр”, — ди.

Геройны туган ягында онытмыйлар. Заманында Чургылды сигезьеллык мәктәбе һәм пионер дружинасы аның исемен йөртә, бюсты район үзәгендәге аллеядә башка геройлар арасында урын алган. Ул күрсәткән батырлык һәм аның герой исеменә лаек булуы бүген дә якташлары өчен горурлык булып тора.

Рәлиф Шакирҗанов,

хезмәт ветераны.

Балтач районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»