21.11.2013 - Өзелгән гомерләр эзеннән

Кабере 68 елдан соң табылган!

Агымдагы елның 6 гыйнварында Чакмагыш районы хакимияте башлыгы Риф Йосыпов  исеменә Приморье крае Владивосток шәһәрендәге 14нче мәктәп каршында эшләп килүче “Исемнәрен белергә!” проекты җитәкчесе Галина Шайковадан түбәндәге эчтәлекле хат килеп төшә:

“Без 1945 елда Төньяк Кореяда һәлак булган совет сугышчыларының, атап әйткәндә, Тын океан флоты диңгезчеләр пехотасының 355нче аерым гвардия батальонында хезмәт иткәннәрнең, исемнәрен барлау һәм ачыклау белән шөгыльләнәбез. Бу батальонда сезнең якташыгыз Абдуллин Закуан Әхмәдулла улы да япон самурайларына каршы көрәшкән һәм 1945 елның 14 августында Сейсин шәһәрен азат иткәндә батырларча һәлак булган. Без аның  Корея Халык Демократик Республикасының көньягындагы Чхонджин шәһәренең Комальсам сопкасында җирләнүен ачыкладык.

Архив документларыннан күренүенчә, Закуан Абдуллин 1917 елда БАССРның Чакмагыш районының Иске Калмаш авыл Советына караучы Кавказ авылында дөньяга килгән. 1938 елда Чакмагыш районы хәрби комиссариатыннан хәрби хезмәткә чакырылган, Приморье краена Тын океан флотына эләккән. Милләте буенча ул татар дип язылган, әтисенең исеме Кадыйров Әхмәдулла икәнлеге билгеле.

Русиянең Оборона министрлыгының Үзәк архивыннан алынган мәгълүматларга караганда, Закуан Абдуллин   1945 елда Тын океан флоты диңгез пехотасының 355нче аерым гвардия батальонының укчылар взводы командиры булып хезмәт итә. Бу факт аның һөнәри дәрәҗәдәге офицер булуын раслап тора (Архив документларыннан күренүен-чә, Закуан Әхмәдулла улы Ворошилов шәһәрендә хәрби училищеда белем алган — автор).

Тарихтан билгеле булуынча, совет-япон сугышы 1945 елның 9 августыннан 2 сентябренә кадәр бара, стратегик масштаблы “Маньчжурия”, “Көньяк Сахалин”, “Курил” дип исемләнгән өч эре һәм “Расин”, “Юки” һәм “Сейсин” тактик десант операцияләре үткәрелә. Өч меңнән артык дошман солдаты кыйратыла. Квантун армиясенең оборонасы юк ителә. Тәүге ике операция уңышлы, корбаннарсыз гына үтсә, Сейсин десанты операциясе вакытында безнең гаскәрләр 300 сугышчысын югалта. Алар арасында сезнең якташыгыз  Закуан Абдуллин да була. Тарихи чыганаклардан күренүенчә, Закуан Әхмәдулла улы җитәкләгән взвод Сейсин шәһәренең төньяк читендә барган каты алышлар вакытында чолганышта кала. Ләкин кыю йөрәкле командир югалып калмый: төгәл һәм анык командалар биреп, взводны чолганыштан алып чыга ала. Ләкин чолганыштан чыгып барганда ул каты яралана һәм берничә сәгатьтән мәңгелеккә күзләрен йома.

Япон самурайларына каршы сугышта аеруча батырлык һәм кыюлык күрсәткәне, взводны минималь югалтулар белән чолганыштан алып чыгып, бик күп сугышчыларның гомерен саклап калганы өчен ул, һәлак булганнан соң, I дәрәҗә  Бөек Ватан сугышы ордены  белән бүләкләнә.

Шунысын әйтеп китү урынлы булыр: гвардия лейтенанты Закуан Абдуллин җирләнгән урынны без бик озак эзләдек. Соңгы елларда Төньяк Корея Генераль консуллыгы белән тыгыз хезмәттәшлек итү нәтиҗәсендә, Закуан Абдуллинның гына түгел, 355нче аерым батальон сугышчылары җирләнгән туганнар каберлегенең кайдалыгын да төгәл ачыклый алдык.

Бүгенге көндә Сейсин шәһәрендәге (хәзер — Чхонджин) туганнар каберлеге өстендә зур мемориаль комплекс калкып чыккан. Аның мәйданы 1000 квадрат метр тәшкил итә. Мәрмәр плитәләргә батырларча һәлак булган сугышчыларның исемнәре уеп язылган. Алар арасында Закуан Абдуллин һәм  тумышы белән шулай ук сезнең районның Иске Үзмәш авылыннан Фәйзулат (чын исеме Фазлыйәхмәт — автор) Рәфыйковның да исеме бар. Сүз уңаеннан шунысын да әйтеп китим: Фәйзулат Хәбибулла улы Сейсин операциясе барышында дошман уты астында берничә тапкыр разведкага барган һәм 224нче биеклекне яулап алганда үлемечле яраланган.

Шунысы игътибарга лаек: кореялылар бу туганнар каберлеген һәрдаим карап, тәрбияләп тора. Моны без иң элек совет сугышчыларына булган тирән хөрмәт дип кабул итәбез.

Проект чикләрендә без портлы шәһәр Сейсинны япон самурайларыннан азат итүдә катнашкан һәм батырларча һәлак булган 355нче аерым батальон сугышчылары турында Хәтер китабы язабыз. Шушы уңайдан безгә Закуан Абдуллин турында төгәлрәк мәгълүмат, атап әйткәндә, документлар, фотолар кирәк иде. Бәлки, Закуан Абдуллинның туганнары  да бардыр һәм алар сезнең районда гомер кичерәләрдер? Аны якыннан белгән туганнары исән булган очракта, аларның истәлекләрен дә Хәтер китабында урнаштырып булыр иде”.

Галина Шайкова Риф Сәгъдәтулла улына шушы хат белән мөрәҗәгать итә һәм ялгышмый. Хат район хакимияте  башлыгы кулына килеп кергән көнне үк батырның туганнарын эзләү башлана. Нәтиҗә озак көттерми, Иске Калмаш авылы хакимияте башлыгы Альберт Макулов икенче көнне үк Закуан Абдуллинның бертуган энесе Мансафның Иске Калмаш авылында яшәвен район хакимияте башлыгына хәбәр итә. Аннары кайбер документларны ачыклау, булганнарына төгәл-лек кертү эше алып барыла. Берникадәр мәгълүмат туплануга, район хакимияте Галина Шайковага җавап хаты җибәрә. Нәтиҗәдә, Владивосток белән Чакмагыш арасында электрон күпер салына.

Галина Шайковадан килгән хат турында мин дә хәбәрдар идем. Шуңа да Иске Калмаш авылына барып, Мансаф абый белән якыннан күрешеп-сөйләшеп кайтмыйча булдыра алмадым.

Нинди йомыш белән килүне ишетүгә 75 яшьлек Мансаф абыйның йөзе яктырып китте һәм ул, зур кинәнеч белән, гаиләсе  һәм батыр йөрәкле туганы турында сөйләде:

— Закуан абый 1938 елда хәрби хезмәткә алынганда мин  инәемнең карынында гына калганмын. Абый китеп берничә ай үтүгә  якты дөньяга аваз салганмын. Без ул вакытта күршедәге Кавказ авылында яши идек. Әткәй белән әнкәй алты балага гомер биргәннәр. Башта кызлары Мөкәрәмә дөньяга килгән. Икенче булып  — Миңнеәхмәт, өченче булып — Закуан, дүртенче булып Тәгълимә апа туган. Соңгы балалар булып Усман абый белән мин дөньяга килгәнбез.

Закуан абзыкаем 1938 елда хәрби хезмәткә алынган булса, Миңнеәхмәт абый 1941 елда сугышка киткән. Әтәйләрнең сөйләвенә караганда,  яңа туган улына исем куштырып китәргә генә өлгергән ул. Шул китүеннән кабат  әйләнеп кайтмаган, өйгә хәбәрсез югалуы турында “кара кәгазь” генә килгән. Абыйның кайда һәлак булганлыгы һәм җирләнгәнлеге бүгенгәчә билгеле түгел. Ул киткәндә бер атналык кына булып калган улы Венер озак еллар Ташкент шәһәрендә гомер кичерде, күптән түгел генә хатыны Венера белән Чакмагышка кайтып төпләнде. Ике кызы, өч оныгы бар. Аларның гаиләсе белән һәрвакыт аралашып һәм  хәбәрләшеп торабыз.

Өченче абыем Усман да Бөек Ватан сугышында катнашты. Аннан әйләнеп кайткач Кавказда — төп йортта  төпләнде. Гомер буе “МТС”та нормировщик булып эшләде. Күптән инде гүр иясе. Улы Илдар бүген тормыш юлдашы Рида белән Иске Калмаш авылында гомер кичерәләр. Нәфисә кызы Себер тарафларында эшләп йөри. Мөкәрәмә белән Тәгълимә апамнар, күркәм гомер кичереп, бакыйлыкка күчте.

Үзем дүрт сыйныф белемне Кавказ авылында алдым. Аннары җиде чакрымдагы Иске Калмаш авылына  йөреп укыдым. Октябрьский шәһәрендә һөнәрчелек-техник училище тәмамладым. Башта нефть чыгару идарәсендә, аннан колхозда эретеп-ябыштыручы булып эш-ләдем. Сайлаган һөнәремне бар күңелемне биреп, яратып башкардым. Дүрт дистә елдан артык хезмәт стажына иямен. Хатыным Фая Сәетгали кызы белән 52 ел тату гомер кичерәбез, өч бала тәрбияләп үстердек. Өлкән  улыбыз Айрат безнең белән яши, уртанчы кызыбыз Алсу Уфа шәһәрендә төпләнде, табибә булып эшли. Расихыбыз күршебездә генә йорт салып керде. Аның улы Руслан Русия Армиясенең Кантемир дивизиясендә хезмәт итеп кайтты. Бертуганнарым турында кыскача мәгълүмат менә шул, — дип тәмамлады сүзен Мансаф абый.

Мансаф абый сөйләвенә караганда, әткәләре Әхмәдулланың язмышы бер дә җиңелдән булмаган. Яшь чагында ул Ленинград шәһәрендә төзелешләрдә катнашкан. Эш урынында фаҗигагә тарып, аякларында гангрена башланганнан соң, туган якларына кайтырга мәҗбүр булган. Аяк сызлаулары үзәгенә үтсә дә, колхоз эшенә  йөрүен дәвам иткән. Баштарак, хәле арурак чакта, атлар җигеп, озын юлларга йөргән, йөк ташыган. Аягына протезын кия алмый башлагач та өендә генә ятмаган: трактор-машиналарны саклаган, басуларны каравыллаган. Әнкәләре Салиха да барлык эштә дә башлап йөргән, авылдашлары арасында иң күп көлтә бәйләүче буларак танылу алган. Алар дүрт дистә ел чамасы элек бакыйлыкка күчкән.

— Үзен күрергә насыйп булмаса да, сезнең хәтерегездә Закуан абыегыз белән бәйле нинди истәлекләр саклана? — дип кызыксынам Мансаф Әхмәдулла улыннан.

— 1945 елның җәй азаклары иде булса кирәк. Көннәрдән бер көнне  Закуан абзыкай кулы белән язылган: ”Көтегез, озакламый кайтып җитәрмен!” дигән хат килеп төште. Хатны укып чыгуга, әтәй белән инәйнең йөзләренә шунда ук шатлык нурлары кунды! Минем дә шатлык эчкә сыймый: абый кайта бит! Ул кайтуга мин дә үземчә әзерләнергә булдым. Көяз булып күренү өчен,  җиткән чәчемне алдырмыйча, вазелин белән майлап, артка тарап йөри башладым. Шулай бер-ике атналап йөрдем булса кирәк, бер көнне баш үтереп кычыта башлады. Түзмәдем: “Башны кара әле”, — дип, инәйгә эндәштем. Инәй тарак белән чәчне сыпырып җибәрүгә: ”Бетләгәнсең бит, бар, әтәңнән тизрәк чәчеңне алдыр!” — дип кычкырып җибәрде. Абый кайтуга дип майлап тарый-тарый үстергән чәчемне кырып алдырмыйча чарам калмады...

Абый кайчан кайтып җитәсен төгәл әйтеп язган иде. Шуңа әтәйләр дә ул кайтуга җентекләп әзерләнә башлады. Бал койдылар, бер сарыкны суйдылар. Инәй чәкчәккә кадәр пешерде. Ниһаять, көткән көн килеп җитте. Бу дөньяда кемнедер көтүдән дә авыррак нәрсә юк икән ул! Абзыкаем кайтасы кичне чак көтеп алдым. Ул кадәр үк көтмәс идем дә, бәлки, абзыкайның миңа бүләккә  ни алганлыгын тизрәк беләсе килә иде. Әкренләп көн кичкә авышты, абый һаман бусагада күренмәде. “Бүген кайтмас микәнни инде?” — дип уйлап бетерүем булды, өйгә хәрби киемдәге таныш булмаган бер кеше килеп керде һәм, “Семчук —  Закуанның якын дусты булам”, — дип, каршысына атлаган әтәйгә күрешергә кулларын сузды. Шулчак аның карашы түрдәге диварда эленеп торучы фотосурәткә төште. Закуан абый  белән икесенең бергә төшкән фотосын күреп алуга, күзләре яшьләнеп чыкты. Моны күреп, инәй түзмәде:

— Закуаным, улым кая? — дип, хәрби алдына сыгылып төште.

Шул мизгелдә мин әтәйнең дә күзләренә яшь бөртекләре бәреп чыгуын күреп алдым.

Өй эчендә авыр тынлык урнашты. Тынлыкны инәйнең ”Балам-багалмам...” — дип сыктаган тонык тавышы гына боза иде.

Әтәй, хәрби киемле кеше алдында балавыз сыгып басып торуны килештермәде булса кирәк:

— Шулкадәр ерак җирдән кайткан кешене ишек төбендә бастырып торгызмыйк. Бар,  Салиха,  самавырыңны куеп җибәр, — дип, ипләп кенә инәйгә эндәште.

Инәй  аш-су әзерләргә кәбәрткә артына кереп китүгә Семчук, хром итекләрен салып, түргә узды һәм  өстәл янындагы урындыкка килеп утырды. Аннары, кулындагы чемоданын сак кына алып, өстәлгә куйды һәм әкрен генә аны ача башлады. Минем бүләк өмет итеп нәүмизләнгән күзләр чемоданга төбәлде. Семчук, хәрбиләргә генә хас төгәллек белән, әйберләрне берәм-берәм чемоданнан алып, кемгә тәгаенләнгәнен әйтеп (анысы кәгазьгә язылып, һәр бүләк эченә аерым кыстырылган иде), тарата башлады.

Чемоданнан башта Мөкәрәмә апага күзнең явын алырлык бизәкләр төшерелгән  шәльяулык, Тәгълимә апага — ак йон кофта, Усман абыйга зәңгәр җирлеккә кара шакмаклар төшкән күлмәк чыкты. Әтәй белән инәй дә үзләренә дип аталган бүләкләрне кулларына алды. Мин: “Барысына да бүләк эләкте. Ә  миңа дигәне кая соң?” —  дип сабырсызланудан шартлар чиккә җиттем. “Абый мине онытканмыни?” — дип, бар дөньяга ишетелерлек итеп кычкырасым, үкереп елап җибәрәсем килде. Тик, чит кеше алдында уңайсызланып, боларның берсен дә эшләмәдем. Күңелнең бер почмагында пыскып кына янган өмет уты: “Сабыр бул, сиңа да бардыр әле берәр бүләк”, — дип дәшә кебек иде. Ул арада  Семчук   абыйның шәхси әйберләрен — запас  шинелен, ике хром итеген,  сәгатен алып, әтәйнең кулына тоттырды. Шуннан соң чемоданын ябып, идәнгә алып куйды. Шулчак миемне: ”Абзыкай мине оныткан: бүләк алмаган!” — дигән әрнүле уй ярып үтте. Аңа карата күңелдә ачу һәм нәфрәт хисе уянды. Берсен дә күрәсем, сөйләгән сүзләрен ишетәсем килмәде һәм мин, протест йөзеннән, борынымны мендәргә терәп, сәкегә  йөзтүбән капландым...

Тын алмыйча озак торып буламыни, диварга таба борылып ятасы иттем. Шулчак борынга төтен исе килеп бәрелгәндәй булды. “Нинди ис килә ул?” — дигән булып, игътибарларын үземә юнәлттерергә тырышып, өйдәгеләргә эндәштем. Әтәй, тиз генә урыныннан торып, ис килгән якка — кәбәрткә артына кереп китте һәм бераздан: “Салиха самавырны су салмыйча гына чыжлатырга утырткан”, — дип, атылып килеп чыкты. Өй эчендә җиңелчә ыгы-зыгы булып алды. Үз-үземне һәм эрегән самавырны кызганудан минем күзләргә дә яшь бөртекләре тыгылды һәм мин тавышсыз-тынсыз гына балавыз сыгарга тотындым. Үзем исә эчемнән генә һаман абзыкайны тиргәп ятуымны белдем.

Шулай үпкәләп күпме ятканмындыр, белмим, берзаман әтәйнең: ”Мансаф улым, кил әле монда!” — дип эндәшүе  мине күңелсез уйларымнан айнытып җибәрде. Әтәйгә карышып буламыни, аякларымны чак сөйрәп, авызымны турсайткан кыя-фәттә өстәл янына килеп утырдым.

— Улым, Семчук дәдәң хәзер Закуан абыең үләр алдыннан әйтеп  калдырган сүзләрне укыячак, абзыкаеңның соңгы истәлеген син дә игътибар белән тыңла, —  дип, мине алдына күтәреп  утыртты.

Әтәйнең йомшак итеп эндәшүе күңелгә шунда ук сары май булып ятты. Ләкин моның шулай икәнлеген әткәйгә күрсәтмәдем: “Ул дәдәй сөйләшкән телне мин аңламыйм бит”, — дип киреләнгән булдым. “Һич кайгырма, мин үзем тәрҗемә итеп барырмын”, — дип, әтәй йомшак кына итеп башымнан сыйпап алды.

Көндәлектә язылганнардан шул мәгълүм булды: чолганыштан чыкканда Закуан абзыкайның җилкәсенә  снайпер пулясы килеп тигән. Ләкин пуля тию белән аның гомере өзелмәгән: өч сәгать буе үлем белән тартышкан. Шул өч сәгать эчендә  телендә туган җире, газиз әткәсе белән әнкәсе, без, туганнары, булган. Абзыкай сөйләгәннәрнең барысын да Семчук көндәлегенә хәрефен дә төшереп калдырмыйча терки барган. Иң азактан абзыкай: “Әтәйләрнең тормышы җиңел түгел. Аларга ничек тә булса ярдәм итәлсәгез, җаным тыныч булыр иде”, — дип яздырып калдырган. Бу хакта ишеткәч, әтәй түзмәде, инәй янына кәбәрткә артына кереп, туйганчы күз яшен түгеп чыкты.

Ул, бераз тынычланып, кабаттан урынына килеп утыруга, Семчук, каты алышлар барганлыктан, башта абзыкайны камышлар белән генә күмеп китүләрен, соңыннан, сугыш уты бераз  тынганнан соң, яңадан шул урынга барып табуларын, соңгы сүзләрен язып алуын, җан биргәч, гәүдәсен җир куенына тапшырулары турында бәйнә-бәйнә  сөйләп бирде.

Әтәйләр ерактан кайткан Семчукны ун көн кунак итеп, мунчалар кертеп,  үзе хезмәт иткән частька озаттылар. Яу кырында ятып калган абыйга хөрмәт йөзеннән, аны озатырга бөтен авыл килде. Алар арасында Закуан абыйның вәгъдәләшкән яры Фәтхия дә бар иде. Аның җыелган халыктан бер як читтәрәк борынын мышык-мышык тартып елап торганы бүгенгедәй күз алдымда.

Алга китеп, шуны да әйтим: абыйның үле хәбәреннән соң, күпмедер вакыт үтүгә Фәтхия апа сугыштан яраланып кайткан берәүгә кияүгә чыкты.  Алар Кавказ авылында бик бәхетле гомер кичерде, балалар үстерделәр. Фәтхия апа  берничә ел элек кенә гүр иясе булды.

Теге чакны, Семчук үзен озатырга җыелган халык белән саубуллашып торган арада, әтәй нәрсәнедер исенә төшереп, тиз генә өйгә  кереп китте. Бераздан Закуан абыйның кул сәгатен күтәреп килеп чыкты һәм: “Дустыңның якты истәлеге булсын!” — дип, Семчукка тапшырды. Моны күреп, минем йөрәк урыныннан чак өзелеп төшмәде. Чөнки ул  сәгатькә минем дә күз кызган, хәрби киткәч, әткәйдән: “Шул сәгатьне миңа бүләк итегез әле”, —  дип  сорармын дип әллә кайчан  уйлап куйган идем. 

Төгәл бер елдан безгә абзыкай хезмәт иткән частьтан зур гына контейнер-посылка килеп төште. Әтәй белән без аны җигүле ат белән  почтадан барып алдык. Өйгә кайтуга ачып җибәрсәк, ни күрик: контейнер эче рулон-рулон яхшы ефәк материал белән дыңгычлап тутырылган иде. Яшермим, без ул чакта  шуларны сатып аякка бастык: өс-башны бөтәйттек, туйганчы ипекәй ашадык, каралты-кураны яңарттык. Дустының соңгы гозерен намус белән үтәгәне, безгә олы ярдәм күрсәткәне өчен әтәй белән инәй гомерләренең соңгы көннәренә кадәр Семчукка рәхмәт укыдылар.

Иң кызганычы шул: Семчук ун көн буена бездә кунак булганда абзыкайның тәгаен кайда җирләнгәне турында сорарга әткәйләрнең башына  килмәгән. Шул сәбәпле, бүгенгәчә без абзыкайның тәгаен кайда җирләнгәнлеге хакында белмәдек. Бу хакта төгәл 68 елдан соң  Владивостоктан хәбәр килеп ирешкәч, күңелгә рәхәт тә, кыен да булып китте. Шунысы рәхәт — хәзер без аның кайда күмелгәнлеген төгәл беләбез. Шунысы кыен — абыйның җәсәде туган җирендә түгел, берничә мең чакрым ераклыкта ята. Шул сәбәпле,  җаны да  үзенә урын таба алмыйча, кайдадыр адашып йөридер  кебек тоела. Әгәр дә Ходай Тәгалә исәнлек һәм сәламәтлек бирсә, киләсе җәйгә Алсу кызым белән берлектә Чхонджинга — абзыкаем  җирләнгән  урынга барырга ниятләп торабыз. Уебыз — туганнар каберлегенә туган җир туфрагын алып барып салу, андагысын алып кайтып, туган җир куенына тапшыру, — дип тәмамлады сүзен Мансаф абый.

Батыр йөрәкле зурәткәсе  күмелгән урынны үз күзләре белән барып күрү Мансаф абыйның кызы Алсуның да  иң зур хыялы икән. Закуан абыйсы  турында хәбәр килеп ирешкәч, ул да үзаллы эзләнүләр алып барган. Интернеттан  совет-япон сугышы, атап әйткәндә,  “Сейсин” операциясе барышы турында  шактый гына мәгълүмат туплаган, Шайкованың хатында телгә алынган орденның  дөреслеген документаль яктан раслау, Закуан абыйсының тагын да хәрби наградалары бармы-юкмы икәнлеген ачыклау максатында Русия Үзәк хәрби-диңгез архивына запрос юллаган. Аннары зурәткәсенең туу турындагы таныклыгын эзләү эшенә тотынган. Чакмагыштагы архив бинасы янып, андагы документлар юкка чыгу эшне берникадәр авырайта төшкән. Ләкин Алсу Мансаф кызы югалып калмаган, Уфадагы Зорге урамы, 60 адресы буенча урнашкан архив бүлегенә мөрәҗәгать итеп, таныклыкны табу бәхетенә ирешкән. Нәтиҗәдә, Закуанның кайчан туганлыгын төгәл белә алганнар. Моңа кадәр Закуан Әхмәдулла улының 1917 елның 20 июлендә туганлыгы мәгълүм булса, архивта табылган туу турындагы таныклыкта аның шул ук айның 7сендә дөньяга килгәнлеге ачыкланган.

— Закуан зурәтәй 1945 елның 14 августында  28 яшендә һәлак булган. Ә төп-төгәл 24 елдан соң, шул ук 14 августта безнең энебез Расих дөньяга килгән. Иң гаҗәбе һәм кызыгы шул: Расих та Закуан зурәтәй кебек үк аксыл йөзле, аксыл сары чәчле, зәңгәр күзле булып туган. Расих тууга әткәй белән әнкәйнең: “Закуан абыйның җаны күчеп утыргандыр моңа. Югый-сә, ике кап-кара кешедән сары малай туар идемени?” — дип сөйләгәннәре хәтердә уелып калган, — дип, хатирәләре белән уртаклашты Алсу Мансаф кызы.

— Минем дә әйтер сүзем бар, — дип әңгәмәгә кушылды  Фая Сәетгали кызы да. — Сельпода баш бухгалтер булып эшләгән чагымда Иске Калмаш, Кавказ авылы сатучылары белән еш кына аралашырга туры килә иде. Кавказдан Клара исемле сатучының: “Фәтхия  Закуанны бик нык яраткан булган, күрәсең. Кибеткә килгән саен аны телгә алмый калмый иде”, — дип әйткәне истә калган. Нишләмәк кирәк,  Фәтхия апаны гына түгел, йөзләгән, меңләгән, миллионлаган хатын-кызны сөйгән ярларсыз калдырды шул ул каһәрле сугыш! — дип уфтанып куйды Фая апа.

Эзләнүләр эшен Закуан Абдуллинның якын туганнары гына түгел, авылдашлары да алып бара. Бу җәһәттән элекке тарих укытучысы, яшь эзтабарлар мәктәбе җитәкчесе Айсылу Баһаветдинованың хезмәтен аерым телгә алып үтәргә кирәк. Ул укучылар ярдәме белән Бөек Ватан сугышында катнашкан барлык авылдашларының исемлеген барлап чыккан. Анда барлыгы 822 кеше исәпләнә. Шуларның 386сы яу яланында мәңгелеккә ятып калган. 

— Хәтер китабына 351 солдатның исеме кертелде. 1975 елда исә авылыбызның иң калку урынында яуда ятып калган авылдашлар хөрмәтенә һәйкәл куелды. Анда Закуан Абдул-линның фамилиясе дә  уеп язылган, — ди Айсылу ханым.

Яшь эзтабарлар мәктәбе җитәкчесе  әйтүенә караганда, Закуан Абдуллин җирләнгән урын табылу хәбәре Иске Калмаш һәм Кавказ авылларында яшәүче бер генә кешене дә битараф калдырмаган. Владивостоктан хат килү белән район гәзите дә  бу хакта күләмле мәкалә  бастырган. “Юлдаш” телевидениесеннән килеп тә сюжет төшергәннәр. Интернеттагы “Башинформ” битенә дә саллы гына мәгълүмат элгәннәр. Аларның барысы да, алдан вәгъдә ителгәнчә, электрон почта аша Галина Шайковага җибәрелгән. Без дә, үз чиратыбызда, бу язманы, урысчага тәрҗемә итеп, Владивостокка юлларга ниятлибез. Мансаф Әхмәдулла улының Закуан абзыкасы турындагы истәлегенең Владивостокта чыгачак  Хәтер китабына кереренә дә өметебез бар.

Владивосток шәһәрендә яшәүче Галина Шайкованың совет-япон сугышында катнашкан батырларны ачыклау һәм аларның туганнарын барлау эшенә тотынуы күңелдә бары тик соклану хисләре уята. Аның бу изге эшенә киләчәктә  Чакмагышның яшь эзтабарлары да кушылыр, алар сугышта хәбәрсез югалган райондашларының барысының да кайда һәм кайчан җирләнүен төгәл  ачыклап бетерер, дип ышанабыз.

Венера Мәҗитова,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Чакмагыш районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»