15.12.2012 - Өзелгән гомерләр эзеннән

Җитмеш елдан соң “кайтты”

Бөек Ватан сугышы — илебез тарихында мәңге җуелмаслык тирән эз калдырган олы вакыйга. Аның шаукымы дистәләрчә еллардан соң да безгә үзен хә-терләтеп, яңа битләрен ачып тора. Ватан батырлары көне Яңавыл районының Ямады авылында үзенчәлекле билгеләнде — 70 елга якын элек илебез азатлыгы өчен яу кырында башын салган якташларның сөякләре  кайтарып җирләнде.

2012 елның октябрендә “Застава св. Ильи Муромца” эзләнүчеләр отряды Смоленск өлкәсенең Ельня районында солдат мәете калдыкларын таба. Янындагы медальоннан аның Башкортстанның Яңавыл районы Ямады авылы кешесе Гыйлемҗан Фәтхетдинов бул-ганы ачыклана. Отряд җитәкчесе Андрей Фетисов бу хакта Интернет аша авылга хәбәр итә. Хәбәр Гыйлемҗан Фәтхетдин улының бертуган абыйсы, сугыш ветераны мәрхүм Хәбибҗан аганың балаларына да килеп җитә. Нефтекамада яшәүче кызы Нурия Сафина якыннары белән киңәшләшеп, агаларының сөякләрен авыл зиратына кайтарып җирләргә карар итәләр.

Гыйлемҗан Фәтхетдинов 1921 елда туган. Авылда бердәнбер сугыш ветераны Муллаяр ага Талипов раславынча, Гыйлемҗан Фәтхетдин улы 1940 елда хәрби хезмәткә чакырылган. Муллаяр ага ат җигеп аны Яңавылга үзе илтеп куйган.

Отряд быел гына 375 совет солда­ты­ның сөякләрен табып җирләгән,  118енең шәхесе ачыкланган һәм 18енең сөякләре туганнарына тапшырылган.

Ямады авылыннан илебез иреге өчен олы яуга 268 кеше киткән. Аларның нибары йөзгә якыны гына туган якларына кайткан. Авыл мәчете янында үткәрелгән митингта һәм мәрхүмне авыл зиратында җирләүдә район хакимияте башлыгы урынбасары Зикаф Хуҗин, хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Эдуард Яковлев, район үзәгеннән һәм башка авыллардан килгән бик күп кеше катнашты.

Марат Зыятдинов.

Яңавыл районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»