Өзелгән гомерләр эзеннән

Торналардай күккә аштылар

30 сентября

Яңавылда Әфганстан һәм Чечня җирендә һәлак булган якташлар истәлегенә һәйкәл ачылды.

Җеп очы табылмады...

31 июля

Июнь аенда “Кызыл таң”га “Ватаным Татарстан” гәзите редакциясеннән хат килеп төште.

“Соңгы солдатны кайтарасым килә”

26 июля

Гафури районы эзтабары Гүзәл Шәрипкулова Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган 30 якташының язмышын ачыклаган.

Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый

21 июня

Моннан 73 ел элек, 1941 елның 22 июнендә илебез тарихында канкойгыч Бөек Ватан сугышы башлана. Илне саклар өчен бөтен совет халкы күтәрелде. Совет солдатларының һәм офицерларның батырлыгына карамастан, беренче көннәрдә һәм айларда дошманны туктатып булмый. Әмма 1941 елда ук инде Германия генералитеты тарафыннан уйланылган “Яшен тизлегендәге җиңү” планы Мәскәү янында җимерелә. Брест крепосте, Ленинград, Сталинград, Тула, Смоленск һәм Курск янындагы каты алышларны, совет солдатларының батырлыгын тарих онытмый..

Якташларының горурлыгы

10 мая

Геройның кабере авылдашлары һәм туганнарына сугыштан соң 25 ел үткәч кенә билгеле була.

Бу вакыйга 1980 елда булды. Мин Балтач районының Иске Янбай мәктәбе директоры булып эшли идем. Ул чорда укучыларны Уфа, Ульяновск, Мәскәү һәм башка шәһәрләргә экскурсиягә, туристик походларга йөртә идек. Ул елда балаларны Украинага Леонид Брежневның “Яңару” китабы буенча турпоходка алып бардым. Төркемдә ЗЗ укучы иде.

Кабере 68 елдан соң табылган!

21 ноября

Чакмагыш районының Кавказ авылында туып-үсеп, җиде ел хәрби хезмәттә булган Закуан Абдуллин совет-япон сугышы тәмамланырга берничә көн кала батырларча һәлак була

Агымдагы елның 6 гыйнварында Чакмагыш районы хакимияте башлыгы Риф Йосыпов исеменә Приморье крае Владивосток шәһәрендәге 14нче мәктәп каршында эшләп килүче “Исемнәрен белергә!” проекты җитәкчесе Галина Шайковадан түбәндәге эчтәлекле хат килеп төшә:

Җитмеш елдан соң “кайтты”

15 декабря

Бөек Ватан сугышы — илебез тарихында мәңге җуелмаслык тирән эз калдырган олы вакыйга. Аның шаукымы дистәләрчә еллардан соң да безгә үзен хә-терләтеп, яңа битләрен ачып тора. Ватан батырлары көне Яңавыл районының Ямады авылында үзенчәлекле билгеләнде — 70 елга якын элек илебез азатлыгы өчен яу кырында башын салган якташларның сөякләре кайтарып җирләнде.

Диканька җире якташларны мәңгегә сыендырды

15 декабря

Нуриман районы Байгилде авылының 50нче еллардан бирле эшләп килүче мәктәп музеенда Бөек Ватан сугышы белән бәйле 200гә якын экспонат саклана. Төрле тарихи документлар арасында 70 ел элек үткән сугыш хатирәләрен безнең Нуриман халкы да зур тетрәнү белән искә алган язма бар. Әлбәттә, моның сәбәбе үзенчәлекле. 1941 елның 26 июлендә районның төрле авылларыннан 25-35 яшьлек 48 баһадир ир-егет фронтка китә. Тәүдә алар Верхнеудинск шәһәрендә сугышка әзерлек үтә. 21нче армия составында 5нче кавалерия корпусының 3нче кавалерия дивизиясе сугыша. Бу дивизия составындагы 158нче кавалерия полкының 2нче, 3нче, 4нче эскадроннарын әлеге Нуриман яугирләре тулыландыра, алар фронтка килгән беренче көндә үк сугышка керә. Октябрь башында немец гаскәрләре кулына төшкән Полтава янындагы Диканька авылы өчен каты сугышта атна-ун көн эчендә 40тан артык якташыбыз һәлак була, хәбәрсез югала. 25 октябрьдә Диканька янына җиткәч, 1нче эскадронга, атларны калдырып, дошманнарга каршы барырга кушыла. Мирсадыйр Нәбиев 1941 елның шушы көнендә каты алышта әсирлеккә эләгә. Аның сөйләвенә караганда, алга киткән полк фашист засадасына эләгә. Ул үзе Переруб дигән ызанда башка яугирләр белән эскадрон атларын сакларга кала. Командирлары солдатларга окоп казырга куша һәм Нәбиевка күзәтүне йөкләтә. Биек усак агачыннан Мирсадыйр тирә-якны күзәтә башлый. Бу вакытта немецлар колоннасы, Полтава шәһәре ягыннан тиз арада килеп чыгып, шушы кечкенә аерым кавалеристлар төркеменә таба юнәлә. Командир булган көч белән каршы торырга приказ бирә. Пулялар баш та күтәрергә бирми оча. Окоп төбенә бер-бер артлы солдатлар ава башлый. Мирсадыйр немец кулына эләкмәс өчен үлек полкташы янына үлгән булып сузылып ята. Тик аның бу хәйләсен бер немец солдаты сизеп кала һәм типкәләп торгыза. Шулай ул дүрт елга якын әсирлекнең ачысын татып, туган ягына исән әйләнеп кайтучыларның берсе була.

Ә кайда соң сезнең кабер, хәбәрсез югалганнар?..

19 ноября

Мәрхүм якташыбызның җаны 70 елдан соң гына тынгылык тапты

Җитмеш ел үтсә дә, Бөек Ватан сугышы тарихында яңадан-яңа билгесез битләр ачылып тора. Яу яланында хәбәрсез югалганнарның язмышларын тергезергә тырышудан да авыр эш бармы икән? Сугышның беренче аеннан ук хәбәрсез югалган кызылармиячеләр бихисап. Моңа сәбәпче булып, әлбәттә, сугышның беренче көненнән хәрбиләргә шәхесләрен билгеләүче документлар бирелмәве, Кызыл Армиянең яу яланын дошманга калдырып чигенүен әйтергә кирәк. Нуриман районының Байгилде авыл Советы буенча гына да сугышка алынганнардан 320 кеше хәбәрсез югалганнар исемлегенә кертелә. Әлбәттә, “хәбәрсез югалган” дигән сүзләр эчендә беркайчан да бернәрсә дә белү мөмкин түгел дигәнне аңлатмый. Моңа дәлил итеп Байгилде авылыннан сугышка алынган 1905 елгы Рәхимҗан Хәйдәрҗановның язмышын язып китү дә җитә. Ул хатыны Салиха белән өч балага гомер бирә. Сугышка кадәр “Ленин юлы” колхозында атлар караучы булып эшли. 1941 елның 1 августында сугышка алынган Рәхимҗанның октябрь башында хәбәрсез югалуы турында хәбәр килә. Рәхимҗанның кызы Фәүзия сугыштан соң, әтисенең язмышын белергә теләп, кая гына язмый да, кая гына бармый, тик “хәбәрсез югалды” дигән җаваптан башка хәбәр алмый. Әтисенең хәбәрсез югалуына 70 ел үткәч, Фәүзия кадерле кешеләре турында янә яңалык ала. Кызыл Армия сугышчысының сөлдәсен 2009 елның май аенда Калуга өлкәсенең Панская мәктәбе эзтабарлары таба. Ул көннәрдәге вакыйгалар, яу яланында һәлак булган Рәхимҗан Хәйдәрҗанов турында менә нәрсәләр белә алдык.

Танкистларның соңгы юлы...

15 июля

Аларның исемнәрен Башкортстан эзләнү отрядлары ачыклады

Башкортстан эзләнү отрядларының төбәк иҗтимагый фонды советы рәисе Илдар Бикбаев раславынча, республиканың төрле төбәкләрендә эшләүче эзләнү отрядларыннан иң чаялары күптән түгел Псков һәм Тверь өлкәләренә экспедициягә барып зур эш башкарган. Эзләнү отряды гади генә түгел. Аңа керү өчен, әлбәттә, махсус белем алу, имтиханнар бирү кирәкми. Аның каравы, зур йөрәк, искиткеч чыдамлык, авыр шартларда да югалып калмау, дусларыңны бәладә ташламау кебек сыйфатлар булу зарур. “Кызлар экспедиция вакытында югалып калды, дип уйлыйсызмы? Ялгышасыз — алар безнең иң чыдамнары. Аннары, эзләнү эшендә кызлар — алыштыргысыз ярдәмчеләр. Чөнки алар җир катламына яшерелгән кечкенә әйберләрне дә бармаклары белән тоялар. Тездән батып, сазлыклар ерып йөриләр — берсе бер авырып та карамый. Тәмле ашлар пешерү дә кызлар карамагында”. Болар — эзләнүчеләр отряды командиры Рамил Рәхмәтов сүзләре. Бер уйласаң, Бөек Ватан сугышы башлануга җитмеш ел узгач, эзләнүчеләр өчен нинди яңалык булырга мөмкин. Ләкин җир куены һаман да серләр саклый икән. Кайгы, кан, хәсрәт белән сугарылган серләр... Птахин калкулыгы... Биредә, Псков өлкәсенең Новые Сокольники һәм Великие Луки районнары чигендә, Дерганов күленнән ерак түгел кайчандыр каты сугыш барган. 1943 елның җәеннән соң калкулык артиллерия уты белән кискәләнеп, күпкә кечерәеп калган, диләр. Немец илбасарларына каршы 170нче, 186нчы дивизия сугышкан. Тарихтан билгеле булуынча, 186нчы дивизия генә ике тапкыр чолганышка эләккән, 5 көн чигенү чорында 300 чакрымга якын ара үткән...


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»