Очкын

Тамырларыңны бел...

29 декабря

Һәр кеше үз нәселенең тамырын, ата-бабаларының кем булуын белергә тиеш. Әле бик борынгы заманнарда ук өлкәннәр балаларына нәсел тарихын сөйләп, аңлатып, аны шәҗәрә рәвешендә язып калдырырга тырышкан. Җиде буынын белмәгән кешенең киләчәге юк, дип санаган халык. Татар теле укытучым Эльвира Хаҗинур кызы Гәрәева: “Озакламый мәктәптә шәҗәрә бәйрәме үткәрелә, нәсел агачыгызны тикшереп карагыз әле, балалар, бәлки күренекле кешеләр сезнең нәселдә дә бардыр”, — дигәч, мин кызыксындым. Әлбәттә, бу эшемдә миңа әби-бабаларым, әти-әниемнең ярдәме зур булды. Алар миңа бик күп кызыклы тарихи вакыйгалар сөйләде. Мин, Шәймәрданов Рамазан Ринат улы, нәсел агачының унынчы буын вәкиле булып торам. Тамырлары белән ата-бабаларым якынча 1600 елларга барып тоташа. Билгеле, алар арасында горурланырлык кешеләр дә булган. Мәсәлән, Шәймәрданов Шаһисолтан Шәймәрдан улы беренче Бөтендөнья, Гражданнар сугышы, Бөек Ватан сугышларын үткән кеше. Шәймәрданов Гомәр Шаһисолтан улы да Бөек Ватан сугышында катнашып, күп кенә орден-медальләр белән бүләкләнгән.

Без күңелле яшибез

24 ноября

Сәхнәдә тамаша бара. Хәйләкәр төлкенең тасма теленә ышанып, йортсыз-җирсез торып калган куянкай күз яшьләре түгә. Аңа якын дуслары — эт тә, аю да ярдәм итәргә тырышып карый. Бары тик батыр йөрәкле, куркусыз әтәч кенә дусты куянкайны яңадан өйле итә. Залда утыручы балалар тын да алмый караган бу әкият-тамашаны кемнәр сәхнәләштергән дисез? Алар — Югары Яркәйдә Илеш махсус (коррекцион) мәктәп-интернатның “Артист” студиясендә шөгыльләнүче балалар. Әкияттәге рольләрне Кристина Вәлитова, Рәмилә Нурмөхәммәтова, Кирилл Соколов, Артем Шәрифуллин һәм Рәфыйк Галиуллин башкарды. Урыс халык әкияте “Куянкайның йорты” кыска гына булса да, тирән мәгънәгә ия. “Дуслар авыр чакта сынала” дигән мәкальнең эчтәлеген тулысынча ачып бирә ул. “Артист” студиясе, мәктәптә икенче ел гына эшләүгә карамастан, балалар арасында киң билгеле. Нәни артистлар мәктәп күләмендә үткәрелгән бер генә чарадан да читтә калмый.

Лицей яшь башкаручылары белән горурлана

24 ноября

Октябрьнең соңгы көннәрендә Байгилде авыл лицеенда беренче тапкыр “Алло, без талантлар эзлибез!” дигән атналык үткәрелде. Ул яшь башкаручыларның “Йолдызлы юл” исемле гала-концерты белән тәмамланды. Укучылар арасында җыр-моңга, биюгә әвәс, уен коралларында уйный белүче сәләтле укучылар белән якыннан танышуны, аларның иҗатына ярдәм кулы сузуны лицей җитәкчеләре максат итеп куя. Конкурста укучылар вокал, хореография буенча һәм музыка коралларында чыгыш ясап, осталыкларын күрсәттеләр. Конкурс нәтиҗәләре буенча 1нче сыйныфтан яшь башкаручы Линар Дәүләтов, балалар фольклорын яхшы күрсәткәннәре өчен 2нче сыйныфлар, балалар җыры белән 3нчедән Гүзәл Мәрданова, Алия Динисламова, Гүзәл Сабитова, милли колорит буенча 4нчедән Булат Газизов, 7нчедән Марсель Шәмсетдинов, эстрада җыры буенча 10нчыдан Эльвира Сәгыйтова, милли биюдә 9нчыдан Эльвина Солтанова һәм башка бик күп укучылар төрле номинацияләрдә мактау грамоталары белән бүләкләнде, конкурс лауреатлары итеп 9нчыдан Софья Бочкарева белән 11нчедән Артур Әхмәдиев билгеләнде.

Биеде дә, җырлады да “Әлифба” нәниләре

24 ноября

Күптән түгел башкаланың “Әлифба” балалар бакчасында мавыктыргыч һәм күңелле чара — “Көзге бал” үтте. Ул көнне актлар залы чын-чынлап көзге урман акланын хәтерләтте. Тирә-якка кызгылт-сары яфраклар сибелгән, агач төпләре янына гөмбәләр тезелешкән. Бер мәлне көзге хозурлыкка соклана-соклана акланга йомшак Куянкай килеп керде. Менә шуннан искиткеч тамаша башланды, дуслар! “Әлифба” нәниләре акланга җыелып, Көзсылуга һөнәрләрен күрсәттеләр. Кып-кызыл җиләк кызлары бөтерелеп-бөтерелеп Куян алдында биеде. Алардан гөмбәчек-малайлар да калышмады. Шигырьләр дә сөйләделәр, җырлашып та алдылар. Чатнап тора икән мондагы кызлар-малайлар! Көзсылу үзе дә балаларга хәйран калып, соңыннан рәхмәт йөзеннән кәрзин тулы алмалар бүләк итте.

Яңалыктан күзләр чагыла!

29 сентября

Борай районының 2нче гимназиясе быелгы уку елына үзенең укучыларын искиткеч үзгәрешләр белән каршы алган. 45 ел дәвамында балалар тавышыннан гөрләп торган бинага быел беренче тапкыр капиталь ремонт үткәрелгән. Өр-яңа түбәсе кояш нурларында ялтырап, евро тәрәзәләре күзләрне чагылдырган мәктәп бусагасыннан атлап керүе чынлап та бик күңелле икән! Быелгы уку елында беренче тапкыр белем йортына аяк баскан 52 укучының гына түгел, уку серләренә төшенергә килгән 551 кыз һәм малайның да туган гимназияләрен бер тын танымый торуларына һич тә аптырарлык түгел, минемчә. Алар ял иткән өч ай вакыт эчендә мәктәп чын мәгънәсендә танымаслык булып яңартылган. “Республика һәм район бюджетыннан бүленгән 11 миллион сум акчага мәктәпнең түбәсен яңарттык, тәрәзәләрне, идәннәрне, ишекләрне алыштырдык. Спорт залы һәм ашханә тулысынча сүтеп корылды, дисәк тә була. Ашханәдә, мәсәлән, душ кабиналары куелды, яшелчә-җимеш һәм ит ризыклары әзерләү өчен бүлмәләр аерым җиһазландырылды”, — ди гимназия директоры Илдар Зиһаншин. 1966 елдан бирле сафта булып, соңгы елларда шактый таушалып өлгергән бинаның стена-түшәмнәрен тигезләүдән дә бигрәк, заманча ашханә һәм спорт залы булдыру аеруча игътибарга лаек. Уку елы башында биредәге коллектив янә шатлыклы хәбәр алган: яңартылган мәктәпне җиһазландыру өчен тагын 500 мең сум акча бүленгән.

Сәнгатькә гашыйк укучылар

29 сентября

Яңа уку елының беренче ае тәмам. Дәресләр, төрле түгәрәкләр, чаралар белән кызыклы мәктәп тормышы укучыларын янә үз мохитенә бөтереп алып кереп китте. Түгәрәкләр дигәннән, күпләр инде күңелләренә хуш килгәнен сайлап та өлгергән. Шушы көннәрдә без Благовар районы Кашкалаша урта мәктәбенең җыр-моң сөючеләр түгәрәгенә йөрүче кызлар-малайлар белән танышып кайттык. “Җырлыйбыз да, биибез дә” дип исемләнгән түгәрәк Кашкалаша мәктәбендә күп еллар эшләп килә. Сәләтле, энергияле музыка белгече Алена Балянова җитәкләгән бу түгәрәктә 8 яшьтән алып 14 яшькә кадәр 15 укучы шөгыльләнә. Биредә кызлар, малайлар җыр-бию, үзеңне сәхнәдә тоту серләренә төшенә. Шунысы куанычлы, күңелле, заманча җырлар белән беррәттән халык моңнарын да өйрәнәләр бу түгәрәктә. — Талантлы балалар күп бездә. Укучыларым яңа җырлар, биюләр өйрәнергә генә торалар. Һәр яңалыкны шатланып кабул иткән, үзләре дә инициативалы балалар белән эшләве җиңел дә, күңелле дә, — дип сөйли Алена Владимировна. Түгәрәкне аеруча дүртенче һәм җиденчеләр үз иткән. Нәркисә Нугаева, Айсылу Бикмәева, Алеся Низамова, Азат Мамаев, Марсель Мусин, Гөлназ Вахитова, Зөлфия Мәкъсүтова кебек укучыларын аеруча мактап телгә алды укытучы апалары. Укуда да сынатмый әле үзләре. Мәктәптәге бер генә чара да бу түгәрәк әгъзаларыннан башка үтми икән. Әле дә шау-гөр килеп Укытучылар көненә концерт программасы әзерләп йөргән мәлләре Кашкалаша укучыларының.

Гөлләр кебек Гөлем кызлары

29 сентября

Сез рәсемдә күргән ике тамчы судай охшаш матур кызларның исемнәре Розалия һәм Азалия булыр. Стәрлебаш районының Гөлем авылындагы бик үзенчәлекле мәктәптә белем ала алар. Нәрсәсе үзенчәлекле, дисезме? Бу мәктәптә бары тик... тугыз гына бала укый! Шуңамы, монда һәммәсе дус, бердәм, матур яши. Башлангыч мәктәпнең өченче сыйныфында белем ала кызлар. Тырышлар, сәләтлеләр. — Икесе дә “дүртле”, “бишле” билгеләренә укыйлар, активлар, — ди алар турында укытучы апалары Зөһрә Әбүбакирова. — Азалия шаян, тиктормас, ә Розалия сабыр, тынычрак.

Күңеле дә матур аның

29 сентября

Үсмерләр китап укырга яратмый, китапханәгә аяк та басмыйлар, дип еш зарлана хәзер олылар. Акча җыеп, китап кибетенә йөгерүче кызлар һәм малайлар да көннән-көн сирәгәя шикелле. Тик шулай да, башкалардан качып кына көндәлек язарга, шигырьләр иҗат итәргә һәм әлбәттә инде, маҗаралы повестьлар, хикәяләр укырга яратучы үсмерләр дә юк түгел алар арасында. Бигрәк тә татар әдәбиятын үз иткән укучыларны очратуы күңелле безгә. Туган телен сөюче дусларыбыз белән әңгәмә коруы да кызыклы. Гадәттә андый укучылар мәктәпнең горурлыгы булып тора. Барлык чараларда, конкурсларда актив катнашалар, төрле түгәрәкләргә йөриләр, район һәм республика олимпиадаларында мәктәпнең данын яклыйлар. Әнә шундый чараларга, олимпиадаларга әзерләнү чорында күпме яңа әсәрләр укып, язучылар иҗаты белән таныша алар. Һәм әйтергә кирәк, үз-үзенә таләпчән, түземле, максатчан, тырыш укучылар гына җиңүчеләр рәтенә баса ала.

Балтачлылар җәйдән канәгать!

25 августа

Балтач районы балалары өчен җәй айлары быел да һәрвакыттагыча бик матур үтте. Һәр мәктәптә көндезге лагерьлар эшләде, ә инде Яңа Яхшый авылы янындагы гүзәл табигать кочагына урнашкан “Алтын башак” лагеренда 160 укучы сәламәтлеген ныгытты. — Быелгы җәйнең үзенчәлеге — лагерь базасында профильле сменалар оештырылды, — дип сөйли лагерь директоры Роза Мифтахова. — Беренче смена хәрби-спорт стилендә үтте. 21 көн буе 80 бала хәрби хезмәт нигезләре элементларына, корал белән эш итү алымнарына өйрәнде, Русия Армиясе гаскәрләре төрләре, илебезнең бөек тарихи җиңүләре белән танышты. Туристик-табигатьне өйрәнү буенча профильле икенче сменада шулай ук 80 укучы ял иткән. Алар туристик техника, топография белән якыннан танышып, рюкзак җыю, палатка кору кебек эшләр буенча осталыкларын ныгыткан. Тәрбиячеләр күзәтүе астында спорт һәм җәяүле туризм буенча чаралар, походлар һәм экспедицияләр дә үсмерләр күңелендә онытылмас хатирәләр калдырган. Профилактик исәптә торучы, авыр тормыш шартларында калган балалар өчен август аенда “Башкортстан бөркетләре” профильле сменасы оештырылган. Биредә 40 үсмер егет тренерлары җитәкчелегендә төрле спорт төрләре белән ныклап шөгыльләнгән, социаль психолог белән аралашып, күңелен борчыган сорауларга җавап табарга тырышкан. — Балаларның буш вакытларын ничек үткәрүенә, хезмәт тәрбиясенә дә җитди игътибар бирергә тырышабыз, — дип сөйли районның мәгариф бүлеге җитәкчесе Нурия Сабирова. — 14 гомуми белем бирү учреждениесендә 444 укучыны җәлеп иткән хезмәт берләшмәләре эшчәнлеге оештырылды. 50 сәләтле баланың ялын үткәрү буенча положение, район мәктәпләрендә 2367 укучы өчен хезмәт бригадалары булдырылды.

Безнең кабиләнең герое

25 августа

Башкортстанда җәйге ял вакытында имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар да игътибардан читтә калмый. Мәсәлән, күптән түгел Уфа шәһәренең Совет районындагы “Чайка” балалар спорт лагерена өченче сменада авыр тормыш хәлендә калган үсмерләр ял итәргә җыелды. — Җәй көне һәр бала ял итеп, савыгып калырга тиеш, — диде лагерь директоры Марсель Гомәров. — Сер түгел, каникулларын Франция, Төркия шифаханәләрендә уздыручылардан тыш, икмәк сыныгына тилмерүче үсмерләр дә бар. Бирегә җыелган 100 баланың байтагы — имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр. Алар да вакытларын күңелле һәм фәһемле уздырырга тиеш. Без бу максатка ирешү өчен зур көч салачакбыз. Оештырылган чаралардан соң, “Чайка”дан һәр бала канәгать булып, күтәренке күңел белән кайтып китәчәк. Берничә үсмер белән аралаштым. — Монда яңа дуслар табарга, төрле уеннар уйнарга исәп тотам, — диде өченче сыйныфка укырга баручы Алина Алиева. — Дуслар күбрәк булган саен яшәве да күңеллерәк, авыр чакларда дә җиңелрәк бит. — Ял лагерена беренче тапкыр килдек, — диделәр бертавыштан игезәкләр Карина белән Кристина Хватковалар. — Икәү булгач, мондагы тәртипләргә, таләпләргә күнегүе авыр булмаячак. Икебез дә шукбыз, шаянбыз. Шуңа күрә һәммәсе белән дуслашып, бай тәэссоратлар туплап кайтырга өмет итәбез.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»