Очкын

Кышкы бизәкләр

29 февраля

Менә кыш та тәмамланып килә. Көннәр язга тарта. Күк йөзе аяз, бер болыт әсәре дә күренми. Тышта тынлык. Саф һава. Ап-ак кар кояшта энже бөртекләре кебек ялтырый. Бар тирә-як сөттәй ап-ак, жем-жем итеп кар көлә, дип әйтәсе килә. Иртән урамга чыксаң, тыштагы матурлыкка карап һуштан язарлык. Агачлар ап-ак бәскә төренә, ә алар кояш нурында күзләрне камаштырып ялтырый. Нинди матурлык! Ә агачларда, кызарып пешкән жимешкә охшап, кызылтүшләр утыра. Алар үзләренчә нидер сөйли, аралаша. Бәлки, алар жимлек куйган балаларны мактыйлардыр.

Авылда мәчет

29 февраля

Менә безнең авылда да, башка бик күп авыллардагы кебек, мәчет төзелде. Безнең авыл да иманлы булды, ди өлкәннәр. Мәчетебез авыл уртасында урнашкан, тирә-якны бизәп тора. Бу мәчетне авылдашыбыз, шәхси эшкуар Айбулат абый Абдуллин төзетте. Рәшәткәләрен буяуда авылның күп кенә кешеләре катнашты. Мәчет ачу тантанасы 2011 елның ноябрь аенда булды. “Рәхимә” дип атала ул. Айбулат абый аңа әтисенең әнисе Рәхимә әбинең исемен биргән. Мәчет ачу тантанасына районнан кунаклар килгән иде. Беренче азанны Аскын мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт хаҗи Хәсәнов әйтте. Мәчетнең имамы — Гыйззәтуллин Бәхтегәрәй бабай. Ул олы яшьтә булганлыктан, йөрүе авыр булса да, мәчеткә көн дә килә. Хәзер авылда һәр көн азан тавышы яңгырый. Авылдашыбыз Хәбибҗанов Шамил абый әйткән азан бөтен авылга ишетелә. Авыл халкы мәчеткә хәер салырга керә. Бирегә балалар да йөри.

Туган тел сөюче кызлар

26 января

Благовар районының Күчәрбай мәктәбендә туган тел укытуга зур игътибар бирелә. Ел саен татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадаларда алдынгы урыннарны яулап килә биредәге укучылар. Үз һөнәренә гашыйк укытучылар Сәлия Байтимерова белән Рәмилә Әхмәтшинаның матур хезмәт нәтиҗәләре бу.

Чигә дә, бәйли дә ул, матур итеп бии дә

26 января

Ул күз явын алырлык итеп чигә, бәйли, кәгазьдән, тасмалардан төрле уенчыклар ясый, өстәвенә, яхшы итеп укый да. Шаран районының Түбән Заит авылы мәктәбенең горурлыгы ул Алсу Ямалиева, дисәк тә ялгышу булмастыр. Бишенче генә сыйныфта укуына карамастан, уңышлары җитәрлек кызның. “Ел укучысы-2011” район, зона конкурсларында җиңүгә ирешкән. “Утлы еллар авазы” иншалар бәйгесендә районда икенче урын яулаган. Гомумән, кызның Мактау кәгазьләре бер папка. “Тылсымлы йомгак” түгәрәге җитәкчесе Гүзәл Миңнегалиева кызга зур өметләр баглавын, аның кул эшләренә сәләтле булуын сөйләде. Сәхнә осталыгы да җитәрлек икән кызда, мәктәптә үткән чараларда, һәммәсен таң калдырып, чегән кызлары биюен дә башкара Алсу. Шундый сәләтле кызның киләчәктә кем булырга теләве турында кызыксынабыз.

Бәйгеләрдә сынатмаучы Алина

26 января

Республикабыз белем учакларында уку буенча алдынгы, класстан тыш чараларда актив катнашучы кызлар-егетләр бик күп. Гадәттә, мәктәп данын яклап, олипиадаларга да нәкъ менә шундый бар яклап та өлгер укучылар йөри. Куергазы районының Яңа Мораптал мәктәбендә дә бар андый уңганнар. 6нчы сыйныф укучысы Алина Нәфыйкова барлык фәннәрдән дә тик “бишле”гә өлгәшә. Бигрәк тә саннар белән эш итәргә һәм иншалар язарга ярата ул. Алинаның математика, урыс һәм инглиз телләреннән оештырылган олимпиадаларда беренчелекне яулавы да моны раслый. Укудан тыш вакытын да файдалы үткәрә тырыш кыз. Шашка буенча түгәрәккә бик теләп йөри. Узган уку елында район буенча оештырылган ярышта 2нче урын алып кайткан. Быел да сынатмаска исәбе. Әйткәндәй, шашка уйнау серләренә аны әтисе өйрәтә икән. Шәфкать Гобәй улы Яңа Мораптал мәктәбендә технология укыта. Оста куллы укытучы малайларга кадак-чүкеч белән эш итү серләрен ача. Кечкенәдән әтисе тирәсендә бөтерелергә яратучы Алина да, малайлар эше дип тормаган, агач нәкышләргә өйрәнеп алган. Һәрнәрсәгә җитешүче кыз әтисе белән бергәләп балык рәвешендә турагыч такталар эшләгән. Аның кул эшләре былтыр районда үткән фәнни-гамәли конференциядә беренче урынга лаек булган.

“Дуслык” сибә нурларын

26 января

Пермь крае Барда районының күпчелек мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты өйрәнелә, милли ансамбльләр уңышлы эшли. Район үзәге Барда авылындагы “Дуслык” бию ансамбленең исә исеме җисеменә чын-чыннан туры килә. Утыз ел эшләп килүче һәм “Үрнәкле” исемен зур горурлык белән йөртүче әлеге ансамбль төрле милләт балаларын туплаган. Аңа Уфа шәһәрендә туып-үсеп, Пермь мәдәният-мәгърифәтчелек училищесын тәмамлаган Гүзәл Нуриханова җитәкчелек итә.

Келәмдә - милли көрәш батырлары

29 декабря

Илеш районында балалар һәм үсмерләрне спортка җәлеп итүгә аерым игътибар бирелә. Физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзелеп килү — моңа ачык мисал. Район хакимияте башлыгы карары нигезендә спорт федерациясе оештырылып, аның каршында спорт төрләре буенча попечительлек советларының уңышлы эшчәнлек алып баруы да яхшы нәтиҗәләр бирә. Әйтик, күптән түгел милли көрәш буенча район попечительлек советы рәисе, “Сөн” кооперативы җитәкчесе Фәгыйтьҗан Зарипов Аккүз урта мәктәбендә бәйге оештырды. Шәхси беренчелектә Йонны төп мәктәбе укучысы Камил Кашапов (28 кг. авырлык категорисендә), Югары Яркәйнең 4нче урта мәктәбеннән Айнур Исламов (30), Илназ Исламов (32), Югары Яркәйнең 1нче гимназиясеннән Илдус Исламов (35), Айнур Кәримов (40), Илнур Галләмов (50), Дәүләт Гамилов (65 кг. югарырак), Югары Череккүлдән Рөстәм Барамыков (45), Базытамактан Ришат Нурлыгаянов (55), Югары Яркәйдәге 2нче урта мәктәптән Илдар Мәҗитов (60), Айбулат Галиев (65) беренче урын яуладылар. Командалар арасында Югары Яркәй икенче урта мәктәбе көрәшчеләре — беренче, Аккүз урта мәктәбе спортчылары — икенче, Андреевка урта мәктәбе укучылары өченче урынга лаек булды. Бәйге нәтиҗәләре буенча Айзат Ибраһимов (Аккүз) — иң яшь көрәшче, Айнур Кәримов — иң җитез алым кулланучы, Дәүләт Гамилов — абсолют чемпион, Илдар Мәҗитов — иң оста көрәшче, Михаил Шитов (Андреевка) җиңүгә омтылыш өчен көрәшүче исеменә ия булдылар. Җиңүчеләргә дипломнар, медальләр тапшырылды.

Яшь хәрбиләр Күмертауда үсә

29 декабря

Күмертау шәһәрендәге 6нчы мәктәптә 1993 елдан алып татар теле һәм әдәбияты дәресләре даими укытыла. Әлеге шәһәрдә 90нчы елларда туган тел өйрәнелгән бердәнбер мәктәп була ул. Бүгенге көндә 914 укучы белем алган уку йортында 50дән артык бала татар теле дәресләрен туган тел буларак өйрәнә. Бу укучыларның дәрестән тыш чараларда да актив катнашучы буларак аерылып торуы аеруча мактаулы күренеш. — Минем дәресләремә күпчелеге бертуганнар йөри. Бер гаиләдән икешәр-өчәр бала укыганнар байтак. Сер түгел, шәһәр балалары үзара урыс телендә аралаша, шуңа да дәрестә үзебезнең туган телдә сөйләшергә өйрәнәбез. Туган тел серләрен өйрәнеп кенә калмыйбыз, аны тормышта да күңелле итеп кулланырга тырышабыз. Сыйныфтан тыш чаралар да үткәреп кенә торабыз. Ел саен февральдә туган тел атналыгы уза, быелгы уку елында шәҗәрә бәйрәме оештырдык. Мәктәптә генә түгел, шәһәр күләмендә уздырылган милли чараларда да теләп катнаша безнең укучылар, — ди татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лена Нигъмәтулла кызы Әкъсәнова. Бу үзенчәлекле белем йорты укучыларны алдагы тормышка әзерләү, аларга киләчәктә һөнәр сайларга ярдәм күрсәтүе белән дә аерылып тора. Әйтик, биредә балаларга хәрби-патриотик тәрбия бирү максатында аерым сыйныфлар эшли, бу яхшы нәтиҗәләр бирә. Беренчеләр арасында гел малайлардан гына торган кадет классы, бишенчеләр арасында кызлар һәм малайлар укыган кадет классы, ә менә сигезенчеләр арасында МЧС классы булуы игътибарга лаек.

Күчәрбайлылар сынатмас

29 декабря

Благовар районының Күчәрбай мәктәбендә һәрьяклап сәләтле укучылар белем ала һәм үз һөнәренә гашыйк мөгаллимнәр белем бирә. Мәсәлән, сез рәсемдә күргән сөйкемле малайлар — һәр ай саен иң күп “бишле” алучыларга үткәрелә торган бәйге җиңүчеләре. Алтынчы сыйныф укучысы Илнар Гәрәев — отличник, Денис Хәйруллин, яхшы уку өстенә, рәсем төшерергә дә бик оста, ә шәһәрдән күчеп килгән Дима Хашев районда футбол буенча бик зур уңышларга ирешергә өлгергән. Бу малайлар, әти-әниләрен һәм остазларын сөендереп, аена җитмешкә якын “бишле” алырга өлгерәләр.

Дөньяда иң матур тел - ул минем туган телем!

29 декабря

Шаран районының Түбән Заит мәктәбе укучылары арасында “Әллүки” журналын алдыручылар саны артканнан-арта. Бу якларга юлыбыз төшкәч, заитлылар белән якыннан танышырга ашыктык. Биредә 87 бала укый, аларга 17 укытучы белем һәм тәрбия бирә. Коллективны яшь, энергияле, тырыш педагог Лилия Ибәтуллина җитәкли. Без килгәндә мәктәптә татар теле һәм әдәбияты атналыгы бара иде. Шул җәһәттән эчтәлекле һәм бик матур чара белән каршы алды безне заитлылар. Журналыбызда басылган шигырьләрне сөйләделәр, җыр-биюгә дә оста икән үзләре. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Венера Хисамованың чыгышы берсен дә битараф калдырмады. 40 елга якын гомерен яраткан һөнәренә, шуның 18ен татар теле һәм әдәбиятын укытуга багышлаган педагог укытучы хезмәте, аның мәшәкатьле дә, шатлыклы да мизгелләре хакында сөйләде. Әнә шул елларның һәр көнен диярлек көндәлеккә теркәп барган Венера Ягъфәр кызы. Ул көндәлегеннән моннан дистәләрчә ел элек булган хатирәләрне яңартканда, әйтерсең лә, һәммәбез шул вакыйгаларның шаһиты булдык.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»