Очкын

Беренче укытучым

29 марта

Мәктәп елларын беркайчан да онытмам. Мин Куергазы районының Шәбагыш мәктәбендә белем алдым. Тәүге укытучым — Ләлә Баймурзина. Апа белән беренче очрашуым әле дә күз алдымда. Ул безне елмаеп, матур итеп каршы алды. “Исәнмесез, балалар!” — дип сәламләде. Һәрберебез белән танышып чыкты. Аның дәресләре безнең өчен бик кызыклы үтә иде. Ләлә Мидхәт кызы барыбызга да яхшы тәрбия бирде, укучыларын чын кешеләр итәргә тырышты.

Гөрләп үтте “Кәрим укулары”

29 марта

Безнең мәктәптә якташыбыз Фатих Кәрим иҗатына кызыксыну елдан-ел арта, шагыйрьнең катлаулы язмышы, иҗаты тирәнрәк өйрәнелә. Әдәбият дәресләре белән бергә Фатих Кәрим исемендәге авыл музееның да әһәмияте зур. 1971 елдан эшләп килүче музей үсеп килүче буынны тәрбияләү, шагыйрьнең иҗатын пропагандалау үзәге булып тора. 2004 елда Фатих Кәрим исемендәге премиягә лаек булган шагыйрьнең бертуган апасының улы, Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе Тимербәк Нигъмәтуллин акчалата премиясен мәктәбебезгә бүләк итте. Бу премияне файдаланып, мәктәбебездә район күләмендә “Кәрим укулары” үткәрелде. Шушы көннән башланган укулар быел да дәвам итте һәм районара конкурс дип игълан ителде. Быел бәйгедә 18 мәктәп катнашты.

Болыннарга сандугачлар кайтырмы?

29 марта

Халкыбызның бу җырын тыңлаганда, сандугачлы әрәмәләр, чәчәкле болыннар, зәңгәрсу-яшел тугайлар, көмеш сулы чишмәләр күз алдына килеп баса. Төпләре чуерташлы елгалар, кыр үрдәкләре оя корган камышлы күлләр, тулпар атлар йөздерерлек мул сулы елгалар — барлык шушы матурлык гына җырларга кала түгелме соң?

Кеше - табигать баласы

29 марта

Безнең гимназиядә менә инде алты ел Зарема Дибаева һәм Рәмилә Низамова җитәкчелегендәге “Яшь натуралист” түгәрәге бик уңышлы эшләп килә. Монда табигать белән кызыксынучы утыздан артык башлангыч сыйныф укучысы шөгыльләнә. Яшь натуралистлар гимназиябезне матурлауга зур өлеш кертә: беренче катта биек чәчәкләрдән “Яшел бакча” төзеделәр, коридорларны гөлләр белән бизәделәр. Ләкин түгәрәктәге эш гөлләр үстерү белән генә чикләнми. Балалар табигатькә күзәтүләр ясый, туган ягыбыздагы “Кызыл китап”ка кертелгән үләннәрне һәм җәнлекләрне өйрәнә, кышын кошларга — азык савытлары, язын сыерчык оялары куялар, табигый материаллардан төрле уенчыклар, композицияләр ясыйлар.

Егетләргә күз тимәсен, кызлардан уздыралар!

29 февраля

Шаранның 2нче мәктәбендә белем алучы Вилнур Миңнеәхмәтовның җитез кулларына карап сокланмыйча мөмкин түгел. 11 яшьлек малайның кулына эләккән төсле җепләр бераз вакыттан соң искиткеч матур бизәкле шәлләргә, салфеткаларга әйләнә. Аптырамагыз, кызлар, Вилнур, чынлап та, барлык малайлар өчен дә гадәти булмаган шөгыль сайлаган. Аны, һич икеләнмичә, крючок белән бәйләү остасы дияргә була. Вилнур Шаран Балалар иҗаты йортында эшләүче “Валентина” түгәрәгенең иң актив әгъзасы. Уңган малай бәйләгән шәлләр, салфеткалар, урындык япкычлары олылар эшеннән һич калышмый. Ә иң беренче шәлен ул яраткан картәнисенең юбилеена бүләк итеп бәйләгән. Кызлар өчен дә катлаулы саналган шәл бәйләүгә өйрәнгән мәлендә бер атналап вакыты киткән аның. Хәзер инде бу останың кулына күз иярми, диләр түгәрәктә бергә шөгыльләнүче яшьтәшләре.

Озын гомер телим, әнием!

29 февраля

Йорт уртасында урнашкан чәчәкләр бакчасына керәм. Анда мине кояш нурларына иркәләнеп, дөньяга ямь өстәп утырган аллы-гөлле чәчәкләр каршы ала. Кинәт күзем үтә кызыл чәчәккә төште. Аның хуш исе, төсе, гүзәллеге мине таң калдырды. “Әй, син, матурлыкка ия булган гүзәлләр алиһәсе! Туган җиремнең шытымлы туфрагында кайчан гына үсеп өлгердең соң әле?!” Янымда сикергәләп уйнап йөргән сеңлемнең дә игътибарын үзенә тартты гөлчәчәк. Күбәләктәй очынып йөргән сеңелкәшем кызыл чәчәкнең хуш исен иснәде дә: “Әнием кебек матур”, дип елмаеп миңа карады.

Киләчәге матур авылымның

29 февраля

Тышта яз сулышы. Туган авылым Әмир урамнары буйлап мәктәптән кайтып киләм. Уй-хыялларымның иге-чиге юк. Дөрес, туган авылым, туган җирем турында уйланам. Кайчандыр син гади генә бер авыл булгансың, ә хәзер көннән-көн үзгәрәсең, яңарасың, үсеш аласың. Мин бүген синең матур төзек йортларыңа сокланам. Җәй айларында йорт аллары чәчәккә күмелә, тирәкләргә кунып кошлар сайрый. Елның һәр мизгелендә дә гүзәл табигатеңне саклый аласың, авылым. Җәйләрең — җылы яңгырлы, шау чәчәкле, көзләрең — алтын яфраклы, мул уңышлы, кышларың — ап-ак буранлы, язларың — ялкынга тулы өметле!

Тактаташта җиденче

29 февраля

Мин, Вадим Рөстәм улы Әбдрәхимов, 1996 елның 25 мартында туганмын. Әтием Рөстәм Тимергали улы, әнием Рәмилә Әнвәртдин кызы. Үзем әле Шәрип Васиков исемендәге Төлгезбаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең тугызынчы сыйныфында укыйм. Әтиемнең әтисе Тимергали 1937 елда туган, балачагы авыр сугыш елларына туры килгән. Мин укыган мәктәптә 40 ел балалар укыткан, шуның 20 елында директор вазыйфасын башкарган. Кызганычка каршы, ул безнең арабызда юк инде. Ә зур әтинең әтисе Әгаләм Габдерәхим улы 1909 елда туган. Сугышка кадәр колхозда алдынгы умартачы булган. 1941 елның 27 декабрендә сугышта батырларча һәлак булган. Аның исеме Волгоградтагы Мамай курганындагы Мәңгелек дан залында алтын хәрефләр белән беренче тактаташка жиденче булып язылган.

Әтием - горурлыгым

29 февраля

Минем әтием Шамил исемле. Төлгезбаш авылында туып үскән. Аңа 44 яшь, ул бик көчле, уңган, яхшы кеше. Яшь чагында армиядә пехотада пулеметчы булып хезмәт иткән. Аннан соң урман хуҗалыгында 10 ел урман кискән, хәзер ул эш урыны юк. Без әтием белән икебез генә яшибез. Авылда эш булмаганлыктан, ул мал асрый һәм йортны карый. Бакча тутырып бәрәңге утырта, яшелчә үстерә. Мин әтиемә йорт һәм бакча эшләрендә булышам. Без яшәгән өйне ул үзенең дуслары, туганнары белән төзегән. Быел әтием аны калай белән тышлады. Өебез тагын да матурланып китте. Әтием тәмле итеп бәрәңге кыздыра, аш пешерә. Ул әзерләгән ит һәм бәрәңге бәлеше телеңне йотарлык була.

Безнең тату гаилә

29 февраля

Без Аскын районының матур, бай урман эчендә урнашкан Төлгезбаш авылында яшибез. Безнең гаилә башка гаиләләрдән бер ягы белән дә аерылып тормый. Гади урта хәлле крестьян гаиләсендә 6 кеше яшибез. Зур әнием Рәзинә 73 яшьтә. Ул олы яшьтә булуга карамастан, без мәктәптән кайтуга тәмле итеп ашлар пешереп, чәйләр кайнатып көтеп тора. Зур әнием һәрвакыт мич ашлары пешерә. Аяк-кулларыбызга язлы-көзле жылы бияләйләр, оекбашлар бәйләп бирә. Без аны яратабыз һәм хөрмәт итәбез.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»