Очкын

Походка бару хыялда гына калмасын...

28 июня

Без барганда Дмитриева Поляна мәктәбе балалар тавышыннан гөрләп тора иде. Әйтерсең лә бу мәктәп укучылары җәйге каникулга таралмаган да. “Сез әле балаларның барысын да күреп өлгермәдегез, кичә беренче смена тәмамланды гына, бүген өйләренә таралышалар”, — дип каршы алды безне профильле лагерь җитәкчесе Флүзә Фаткуллина. Шаран районында балаларның һәм үсмерләрнең җәйге ялын файдалы һәм күңелле оештыру, аларның сәламәтлеген ныгыту буенча аерым программа эшләп килә. Әлегә бу район балаларының махсус ял һәм сәламәтләндерү лагере юк. Шулай да быелгы уку елында беренче тапкыр Шаран балалар иҗаты йорты җитәкчесе Флүзә Фаткуллина инициативасы белән “Бригантина” балалар сәламәтләндерү лагере ачылган.

Чәчкәйләрең шундый гүзәл, Гүзәл!

28 июня

Соңгы вакытта озын чәч белән йөрүдән әллә оялып, әллә аны тәрбияләүдән куркып, әллә мода артыннан куып, хатын-кызлар кыска чәч белән йөрүне кулай күрә. Ә бит озын чәчлеләр яныбыздан үтеп киткәндә беребез дә битараф калмый.

Модель буласым килми

28 июня

Бу кыз киләчәктә модель булырга хыялланса, һичшиксез, теләгенә ирешер иде. Ут уйнатып, көлеп торучы зәңгәр күзләр, зифа буй, биленә җиткән куе чәч — чәчәктәй матур ич! Тик сылулар конкурсына ашыкмый ул, максатлары җитди — укуын тәмамларга һәм абруйлы уку йортына керергә, аннары, яхшы хезмәт хакы алып, үз белгечлеге буенча эшләргә.

Гөрләде Уфа сәхнәсе!

28 июня

Июньнең ямьле бер көнендә башкалабызның Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры сәхнәсендә матур чара үтте. Бу көнне Идел буе федераль округының барлык төбәкләреннән балалар йортларында тәрбияләнүче 150гә якын яшь талант “Балачак йолдызлары” дип исемләнгән конкурсның гала-концертына җыелды. — Әлеге фестивальнең сайлап алу туры Идел буе федераль округының ундүрт төбәгендә үтте. Бу чара “Балачакны кайтарырга” проекты кысаларында өченче тапкыр оештырыла. Аның төп максаты — балалар йортлары тәрбияләнүчеләренең төрле яктан үсешен тәэмин итү һәм аларда актив тормыш позициясе булдыру. Финалга иң яхшы чыгышлар сайлап алынды. Һәркайсыгызны шушы җиңү белән котлыйм, уңышлар телим, — диде тәбрикләү чыгышында Башкортстан буенча Баш федераль инспектор Петр Капишников.

Бәхете аягына уралган

26 апреля

Коеп куйган мөгаллимә, менә дигән хуҗабикә, сөекле хатын, игезәк кыз һәм улның әнисе Гөлдәр Корбангалиева турында әнә шулай әйтеп булыр иде. Стәрлебаш районының Куганакбаш авылы кызы Гөлдәр белән Башкортстан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә биш ел буе бер төркемдә укыдык. Нәзек, зифа гәүдәле Гөлдәребез ул вакытта ук укуга тырыш, кушылган эшкә җаваплы караучы, гаҗәеп пөхтә һәм зәвыклы киенә торган чибәр кыз иде. Аның бу сыйфатларына йөз тотып, башка кызлар да гел аңа тиңләшергә омтыла иде, дуслары, ахирәтләре күп була торган иде Гөлдәрнең. Белүемчә, бәхетле гаиләдән иде Гөлдәр. Әти-әниле — алтын канатлы, ике абыйның сөекле иркә сеңлесе иде ул. Ул вакыттан инде чирек гасыр гомер үткән. Гөлдәребез үз авылыннан гына тиң яр табып гаилә корган, менә дигән балалар үстергән. Күпләр кебек, читтән бәхет эзләмичә, Ходай кушканына риза булып, туган авылы Куганакбашта инде 23 ел ана теле һәм әдәбиятын укыта Гөлдәр Хәйдәр кызы. Аның хезмәте дә куанычлар белән тулы. Ул укыткан укучылар ел саен үткәрелгән район һәм мәктәп бәйгеләрендә призлы урыннар ала. Шулар арасында 11нче сыйныф укучысы Ләйсән Синәгулова районда үткән татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадада 2нче урын алган.

Сәләтлеләр Стәрлебашта үсә

26 апреля

Стәрлебаш сәнгать мәктәбе тарихы ярты гасыр элек гади баян түгәрәгеннән башланып китә. Аңа талантлы, сәнгать җанлы шәхес Гаяз Кунаккуҗин нигез сала. Шул еллардан биредә көчле педагоглар тырышлыгы белән 673 бала сәләтен үстергән, камилләшкән, канат ныгыткан. Бүген сәнгать мәктәбе районның үсеп килүче буынын берләштерүче мәдәният үзәге булып тора. Гөлдәр Казакбаева җитәкләгән мәктәптә 5 яшьтән 18гә кадәр 212 укучы шөгыльләнә. Аларга 22 педагог белем бирә. Укытучыларның алтысы үзләре үк шушы мәктәптә укыган.

Юл шаяруны гафу итми

26 апреля

Республика юлларында балалар һәм үсмерләр катнашлыгында аварияләр саны кимеми. Быел ике айда Башкортстанда 34 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, аларда 35 үсмер төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәте алган. Юл фаҗигасенә тарыган балаларның күпчелеге җәяүле булган. Балаларның иминлеген тәэмин итү максатында күптөрле чара оештырыла. Шуларның берсе — “Балачакның хәвефсез юллары” КВН-конкурсы. Әлеге чара республикада 13нче тапкыр оештырыла, Русиянең башка төбәкләрендә андый уеннар юк.

Тукай безгә маяк ул!

26 апреля

Әлифбаны, уку китабын, әдәбиятны кулга алып карасак, беренче битләре үк бөек шагыйребезнең портреты, биографиясе һәм безгә таныш булган “Туган тел”, “Туган авыл” шигырьләре белән ачыла. Габдулла Тукай — безгә матур әдәбиятка юл күрсәтеп, өндәп торучы әдип. Хәтеремдә, беренче сыйныфта укытучыбыз Раушания Әдһәм кызы туган тел дәресен “Туган тел” җыры белән башлады. Ә “Су анасы”, “Шүрәле” әкиятләре мине сихри дөньяга алып кереп китә сыман иде. Нәкъ шул әсәрләр мине туган телемне өйрәнергә, яратырга чакырды һәм туган телгә гашыйк итте дә инде.

Спорт көчлеләрне ярата

26 апреля

Шаран районында спорт белән кызыксынучы яшьләр елдан-ел арта. Милли көрәш белән мавыгучы егетләр дә байтак биредә. Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбендә милли көрәш белән 36 бала шөгыльләнә. Булачак батырларны көрәш серләренә Русия чемпионы, милли көрәш буенча спорт мастеры Салават Хөсәенов төшендерә. Тәҗрибәле тренер үзенең уллары Айнур белән Тимурны да чемпионнар итеп тәрбияләгән. Көрәшче егетләрнең сабантуйларда тәкә алмыйча калганы юк.

“Каникулга - күтәренке кәеф белән!”

29 марта

Уку елындагы иң озын һәм катлаулы чирек, ниһаять, артта калды. Гадәттә, чирек азагы җәйнең эссе көннәрендәге печән вакытын хәтерләтә. Кемдер, айлар буе җыйган “бишле”ләрен санап, иркен суласа, кемдер, соңгы чиктә журналдагы начар билгеләрне төзәтергә тырышып, мәктәп коридоры буйлап йөгерүен дәвам итә. Укучылар язгы каникулга ашкынган чорда Стәрлебаш районы укучыларының тормышы белән танышып кайттык. Куганакбаш урта мәктәбендә бүген 127 укучы белем ала. Күрше Йомагуҗа авылыннан 27 баланы мәктәп автобусы йөртә. Чирек азагына зур уңышлар белән килгән кызлар һәм малайлар байтак биредә. Татар теле һәм әдәбияты буенча район олимпиадасында һәм Габдулла Тукайның тууына 125 тулуга багышланган республика конкурсында 1нче урынны яулаган 6нчы сыйныф укучысы Рәүфә Галиеваны, шулай ук татар теле һәм әдәбияты буенча 2нче урынга чыккан 10нчы сыйныф укучысы Алсу Булатованы, спорт буенча зур җиңүләргә ирешкән Раил Исәнбәтовны бик мактап телгә алды укытучылар.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»