Очкын

Ватанны саклаучыларны хөрмәт итәбез

29 ноября

Ярмәкәй районының Рәтамак мәктәбе укучылары узган уку елында бик матур башлангыч белән чыккан. Ватанны саклаучылар көне алдыннан алар үзенчәлекле акция оештырган. Армиядә хезмәт итүче авылдашлары – алты солдатка посылка җибәр­гән­нәр. Бу эшкә укучылар бик җаваплы караган: илне саклаучыларга җылы хатлар язганнар, өйләреннән төрле бүләкләр, кемдер йомшак оекбашлар, кемдер үзе бәйләгән бияләй, шарф алып килгән. Чәй, кәнфит-прәнник, сагыз кебек татлы күчтәнәчләр дә салгач, посылкалар тагын да зураеп киткән.

Китап - белем чишмәсе

29 ноября

Бакалы районында китап сөючеләр өчен бөтен шартлар да тудырылган. Үзәк район китапханәсендә, мәсәлән, 35 мең данәлек фонд тупланган, уку заллары заманча җиһазлан­дырылган. Соңгы вакытта әлегедәй белем йортларына яңалык кертелә — алар модельле китапханә итеп камилләштерелә. Бакалыда Иске Балыклы, Ахман, район үзәгенең балалар китапханәсендә шундый матур үзгәрешләр булды.

Күз тимәсен биючегә!

29 ноября

Илеш районының Яңа Аю урта мәктәбендә 6нчы сыйныфта укучы Альмир Муллаәхмәтов, биюне кечкенәдән үз иткән. Ул биючеләр династиясен дәвам итүчеләрнең берсе. Картәтисе – Башкортстанның һәм Русиянең атказанган укытучысы, халык мәгарифе отличнигы Сәгыйть Муллаәхмәтов бию серләренә үзе төшендерә аны. Кыргыз авылы мәдәният йорты каршында эшләүче фольклор ансамблендә шөгыльләнүче малай татар, башкорт милли биюләрен бик яратып башкара. Кечкенәдән иҗади конкурсларда, кичәләрдә катнаша, гаилә белән бергә чыгыш ясаган чаклары да еш була аның.

Абыем – горурлыгым

29 ноября

Мин үземнең яраткан абыем Вилнур Нәбиев турында язарга телим. Ул унынчы сыйныфта укый. Президент стипендиаты. Акыллы, тәртипле егет. Спорт төрләреннән кул көрәше – армрестлинг белән шөгыльләнә.

Уенда катнашмагач, нигә лагерьга барырга?

30 августа

Август башлары. Автобуста Уфадан Дүртөйлегә кайтып барам. Янымда 12-13 яшьләр тирәсендәге малай утыра. Таныштык: Даниил Владимиров, башкала гимназияләренең берсендә 6нчы сыйныфта укый. әле Дүртөйлегә картәтисе белән картәнисе янына кунакка кайта. Малай татар, башкорт, урыс телләрен яхшы белә.

“Орленок”та күңелле ял иттек

30 августа

Мәктәп укучылары җәйге ялны кайда һәм ничек үткәрә? Каникуллар файдалы һәм фәһемле үтсен өчен өлкәннәр нәрсә әшли? Шушы һәм башка сорауларга җавап әзләп, быел җәй Илеш районында урнашкан “Орленок” ял һәм сәламәтләндерү лагерена юлландым. “Юлландым” дип әйтү бик дөрес тә булмас, үзем дә биредә вожатый булып әшләп карадым.

Картәниле безнең балачак

30 августа

Ял көннәрендә, буш вакытларда без, оныклары, картәни янында булырга яратабыз. Ярый әле ерак тормый: үзебезнең Аллагуват урамы буйлап кына барасы. Башта аңа абый-туганнарым белән йорт эшләрендә булышабыз, аннары ял итәргә утырабыз. Картәни безне чәй эчәргә чакыра. Ул пешергән ризыкларны яратып ашыйбыз. Якын кешебез янында вакытның үткәнен дә сизмибез. Озын тормыш юлы истәлекләрен яңартып, ул безне бик еракта калган елларга алып китә. Балалар үстереп, шау-гөр килеп яшәгән чакларын сагына картәниебез.

Гөрләп торсын мәктәп бакчасы!

02 августа

Мәктәп укучыларының түземсезлек белән көтеп алган каникул мизгелләре үтеп тә бара. Республикабыз балалары туйганчы ял итеп, кунакка йөреп, дуслары белән аралашып, бакчада берсе артыннан берсе өлгергән яшелчә-җимешләр белән сыйланып калу мөмкинлеге биргән җәйне күңелле дә, файдалы да үткәрә. Моны районнарга сәфәргә чыккан саен күрәбез. Шунысы мөһим, безнең укучылар каникулда ял итеп кенә ятмый, хезмәт чыныгуы да ала. Һәрхәлдә, Благовар районының Кашкалаша урта мәктәбендә нәкъ шулай.

Мин - “Яшүсмерләр сигезлеге”ндә!

02 августа

Җәмгыятебездә фәһем алырлык, сокланырлык кешеләр байтак. Яшьләр арасында да медалистлар, олимпиада, төрле конкурслар җиңүчеләре күп. “Яшүсмерләр сигезлеге” бәйгесендә катнашучыларны да мин шундыйларга тиңләр идем. Бу бәйгегә мин сайлап алу этабы аша үттем. Беренче турда инглиз һәм урыс телендә эссе язарга кирәк иде.

Усман-Ташлыда дуслар артты

02 августа

Ярмәкәй районының Усман-Ташлы мәктәбе коллективы өчен узган уку елы яңалыкларга, матур уңышларга бай булган. Мәсәлән, Лиана Гыйльметдинова һәм Регина Равилова Бишбүләк районында үткән “Кәрим укулары” дигән чарада призлы урыннар яулаган. Җитәкчеләре — татар теле һәм әдәбияты укытучысы, мәктәпнең директоры Айгөл Мөхәммәтшина алар турында “Иң актив, тырыш укучыларым”, — дип тик мактау сүзләре әйтте.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»