Очкын

“Әллүки” белән дуслашыйк!

28 февраля

Фотога карап, укучыларыбызның йөзендә нинди сөенеч балкыганын күрәсездер! Алар “Әллүки”нең яңа гына килгән санына шулай сөенә. Безнең мәктәптә бу журнал белән беренчеләрдән алып 11нче сыйныф укучыларына кадәр дуслар. Җыр дисеңме, шигырьме, яки сценарийлар кирәкме – тиз генә “Әллүки”не кулларына ала балалар. Укучыларга бергәләшеп ребуслар, кроссвордлар чишү дә күңелле. “Шәпме? Шәп!” фотоконкурсы күңелебезгә аеруча хуш килде. Анда күп кенә укучыларыбызның фотолары дөнья күрде дә инде. “Үзем дә булдырам” рубрикасында өйрәткән әйберләрне хезмәт, рәсем дәресләрендә эшлибез. Алар, чынлап та, бик матур килеп чыга!

Балалар Олимпиадасында кем җиңәр?

28 февраля

Спортта Олимпиададан да дәрәҗәлерәк, мәртәбәлерәк бәйге юк. Моңа кадәр ярышларда бары тик өлкәннәр генә чыгыш ясый алды. Биш ел элек Халыкара балалар уеннары үтә башлады. Башкортстан Русия төбәкләре арасында иң беренчеләрдән булып дәрәҗәле бәйгене оештыру хокукын яулады. Бәйге “балалар Олимпиадасы” дип тә йөртелә. Ниһаять, шушы атнада Уфада бәйге старт алды. Республикага дөньяның кайсы илләреннән спортчылар килгән? Уңыш кемгә елмаер?

Милли тәрбия рухны ныгыта

31 января

Үткән уку елы ахырында Стәрлетамак районында татар балалары укыган Талач һәм Бүреказган мәктәпләре кушылу куркынычы көн үзәгенә баскан иде. Бу хакта “Кызыл таң” гәзите дә чаң сукты. Шөкер, республика һәм район җитәкчеләре уртак тел табып, татар мәктәпләре саклап калынды. Бүреказган урта мәктәбенә күрше Садау авылы мәктәбе кушылу да татар телен өйрәнүче балалар санын арттырды. Хәзер бу мәктәптә йөзләп бала белем ала.

Киңәш итеп кенә

31 января

Мәктәп укучылары дәрестән соң укырга тиешле 100 китап ачыкланды

РФ Президенты Владимир Путинның мәктәпне тәмамлаучы барлык укучылар да укырга тиешле китаплар исемлеге булдыру турында әйткән фикереннән соң нәкъ менә 100 китап кергән исемлек булдырылды. Мәгариф һәм фән министрлыгы раслаган әлеге исемлек төбәкләргә таратылган да инде. Мәктәп укучыларының дәреслекләргә кертелгән әсәрләрдән тыш бернәрсә дә укымавы, үсеп килүче буынның китапка битарафлыгы – һәркемгә билгеле проблема.

Чемпионнар авылда тәрбияләнә

31 января

Иглин районының Карамалы мәктәбе укучылары кышны заяга үткәрми

Авыл яшьләренә спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр чикле. Иглин районының Карамалы авылы яшьләре мәдәният йортыннан тыш, мәктәпнең спорт залын үз итә. Белем учагында спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырылганмы?

“Төрле булсак та, без - бертигез!”

27 декабря

Башкаланың Совет районында дистә елдан артык эшләп килүче “Глобус” балалар иҗаты үзәгендә төрле чаралар үткәрелә. Безнең үзәк­тәге инде традициягә әверелгән социаль проектлар­ның берсе “Мәрхәмәтлелек территориясе” дип атала. Әлеге проект мөмкинлекләре чикләнгән балаларны сәламәт сабыйлар белән аралаштыруга юнәлтел­гән. Белүебезчә, инвалид баланың тормышы бик катлаулы шартларда үтә, аның яшәү рәвеше, тәрбия һәм белем алуы таза-сау яшьтәшеннән күпкә аерыла. Шулай да мондый бала яшьтәшләре белән аралашып, алар арасында үзен кимсетелгән итеп тоймыйча, тормышка яраклашып үсәргә тиеш.

Зирекледә президент сайлаганнар...

27 декабря

Шаран районының Ибраһим Абдуллин исемендәге Зирекле урта мәктәбенә сәфәребез укучылар өчен бик мөһим вакыйга узган көнгә туры килде. Без барып кергәндә, мәктәптә инаугурация — 9нчы сыйныф укучысы Юлия Рәкыйпованы “мәктәп президенты” вазыйфасына тәгаенләү тантанасы бара иде.

Бердәмлек уңышларга юл ача

27 декабря

Ярмәкәй районының Иске Сүлле мәктәбендә белем алучы укучылар белән якыннан танышканнан соң күңелдә бик матур тәэссоратлар калды. Уңган, булдыклы, кызыксынучан кызлар һәм малайлар белән әңгәмә коруы аеруча күңелле. 8нче сыйныфта белем алучы Фәзилә Галиева — уку алдынгысы. Узган уку елында татар теле һәм әдәбияты буенча район олимпиадасында 1нче урын, биология фәне буенча 3нче урын яулаган тырыш укучы ул. Фәзилә безне мәктәп тормышы, сабакташлары белән таныштырды.

Туган телгә сөю “Әллүки”дән башлана

29 ноября

Балтач районында төгәл һәм башка фәннәрне яңа технологиягә нигезләнеп укыту белән бергә туган телне өйрәнүгә игътибар зур. Укучыларның 98, 8 проценты мондый мөмкинлеккә ия. Бу — республикада иң югары күрсәткеч. Мәктәпләрдә укыту урыс, татар, башкорт, мари, удмурт телләрендә оештырылган. Туган телне өйрәнүдә тел һәм әдәбият укытучыларының тырышлыгы, эзләнүчәнлеге һәр елгы август киңәшмәсендә дә, гомумән, мәгариф өлкәсендәге эшләрне барлаганда һәрчак мактап телгә алына. Район үзәгенең 1нче урта мәктәбе, атап әйткәндә, Римма Мансурова эшчәнлеге мисалында гына да туган телгә игътибарның нәтиҗәсе яхшы күренә. Римма Рим кызы укучыларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләүдә төрле алымнар куллана. Аның укучылары район, зона, республика күләмендә үткәрелгән олимпиадаларда, конкурсларда призлы урыннар яулый. Күптән түгел Республика көненә багышланган конкурста аның укучысы Альберт Гайсин, “Гаилә учагының җылысы” темасына язган инша белән катнашып, матур күрсәткечләргә ирешкән. Районда уздырылган “Батырша көннәре” конкурсында Зиләрә Габитова иншасы икенче урын алган. Яңа гына Римма Мансурованың өч укучысы: Тимур Вилданов, Эльвир Шәрифуллин һәм Алсу Нәбиева Казан шәһәрендә төбәкара бәйгедә катнашып кайта. Барысы да югары баллар җыя. Тиздән нәтиҗәләре билгеле булачак дип, призлы урын көтә балалар.

“Кояшкай”да кунакта

29 ноября

Күптән түгел Дүртөйле шәһәренең 6нчы “Кояшкай” балалар бакчасында республика Хатын-кызлар берлеге җитәкчесе Рәшидә Солтанова һәм танылган “Аргамак” этно-рок төркеме солистлары белән дулкынландыргыч очрашу булды. Балалар бу үзенчәлекле очрашуга үзләре дә җентекле әзерләнгәннәр: яңа җырлар, биюләр, шигырьләр өйрәнгәннәр.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»