Очкын
“Әллүки”не сыйныф белән алдыралар!
30 маяБүздәк авылының беренче санлы мәктәбендә үзенчәлекле сыйныф бар.
Булат һәр эштә беренче, моңлы итеп җырлый да!
30 мая“Очкын”ны яратып укучыларны Булат исемле малай белән таныштырасым килә. Чакмагыш гимназиясенең бишенче сыйныфында укый ул. Биология, музыка, физкультура дәресләрен аеруча көтеп ала. Өченче ел сәнгать мәктәбенең флейта классында шөгыльләнә. “Бу музыка коралының тавышы бик матур”, – ди ул.
Уфаны күреп кайттык
30 маяМай бәйрәмнәрендә безнең мәктәп укучылары тормышында истәлекле вакыйга булды. Тарих һәм география укытучылары Луиза Сөләйманова һәм Марина Афанасьева башкалага сәяхәт оештырды. Ул көнне беренчедән алып унынчы сыйныфка кадәр кырык укучыбыз, зур автобуска төялеп, башкалага юл алды.
Йолаларны белеп үсәбез!
29 маяУфаның 65 санлы татар гимназиясендә фольклор төркеме эшли
Глобальләшү заманында да яшьләр халкыбызның рухи мирасын белеп үсәргә тиеш. Бу җәһәттән 2011 елда гимназиядә оештырылган “Шатлык” фольклор төркеме укучыларны халкыбызның гореф-гадәтләре, тарихы белән таныштыра.
“Йолдызлы юл” талантларга юл ача
25 апреляОктябрьский шәһәрендә балалар һәм үсмерләр иҗат коллективлары арасында алтынчы тапкыр “Йолдызлы юл” ачык республика фестиваль-конкурсы үтте. Анда республиканың 17 район һәм шәһәреннән, Татарстанның Баулы шәһәреннән коллективлар катнашты. Балалар һәм үсмерләр иҗат сараенда оештырылган чара карнавал белән башланып китте. Шәһәребезгә багышланган дәртле җыр яңгырады, кунаклар Октябрьский турындагы клиптан аның иң матур урыннары белән танышты.
Мавыктыргыч әкият дөньясына сәяхәт
25 апреляҺәр бала өчен белем алу китап белән танышудан башлана. Китап – зур байлык, рухият көзгесе, дибез. Югары мәдәниятле кеше китапсыз яши алмый. Ә инде мәктәп балалары, бигрәк тә. Бала әдәби китаплар укып, белемен арттыра, алар аша намуслы, кыю, тугры, дус булырга өйрәнә. Кече яшьтән балаларның фикер эшчәнлеген, милли үзаңын үстерү, аларны рухи яктан бай шәхес итеп тәрбияләүдә иң зур ярдәмчебез – китап. Күптән түгел Илеш районы балалар китапханәсендә үткән очрашу да шул максаттан чыгып оештырылды.
Бию бәхет бүләк итә
28 мартаУфа шәһәренең Совет районында урнашкан “Глобус” балалар иҗаты үзәгендә шөгыльләнүче кызлар һәм малайларның активлыгына, кыюлыгына һәм, әлбәттә, сәләтенә сокланмыйча мөмкин түгел. Биредәге “Па-Де-Ша” хореография студиясенә иң талантлы балалар җыелган дисәк тә, һич ялгышмабыз. Ләкин менә шул талантны ачар өчен күпме тырышлык, түземлелек, максатчанлык кирәк. Дәрестән соң, арыганлыгыңны җиңеп, биергә йөгерү үзе үк зур батырлыкка тиң түгелмени?!
Бишенчеләргә – “бишле”!
28 мартаДуслар, сезнең арада бердәмлеге белән аерылып торучы, укуда да, мәктәп тормышында да актив катнашучы сыйныфлар бармы? Бар икән, безнең өр-яңа рубрикабыз нәкъ сезнең өчен! Безне үзегезнең яки башка үрнәкле сыйныфлар белән таныштырырга ашыгыгыз, фотоларыгызны салырга да онытмагыз!
Дәү әниләрне зурладык!
28 мартадигән шигырь юллары белән башланды Илеш районы Югары Яркәй авылындагы “Йолдызчык” балалар бакчасының икенче кечкенәләр төркемендә 8 Март бәйрәменә багышланган “Ягез әле, дәү әниләр!” дигән бәйрәм кичәсе. Чарага оныклары өчен җан атып торучы иң кадерле кешеләр — дәү әниләр чакырылды.
Бу Тимурлар хыялга да канат куя!
28 мартаБүздәк авылының 2нче мәктәбендә “Әллүки” журналының дуслары белән очраштык. Аларның берничәсе белән якыннан таныштык. Өченче сыйныфта укучы адашлар Тимур Кокоулин белән Тимур Сәмигуллин шук һәм шаян булсалар да, укуга бик җитди карыйлар.
-
-
30.09.2014
Авыллар элеккедән дә матуррак булачак
-
-
30.09.2014
Картлар йортларын – бизнес карамагына
-
-
30.09.2014
Торналардай күккә аштылар
-
-
30.09.2014
“Бер кулымның юклыгын сизмим дә”