Очкын

Утка да керә, суда да йөзә, укуда да өлгерә

31 октября

Хәмиткә бик иртә үзаллы яши башларга туры килгән. Тугыз яшендә әнисен югалткан ул. Әни игътибарыннан мәх­рүм калган егет ничек тайгак юлга басмаган? Аңа кем тәрбия биргән? Хәмитне спортка кем һәм кайчан алып килгән? Бу сораулар белән егетнең үзенә мөрәҗәгать иттек.

Париж сокланды! Стокгольм көтә!

26 сентября

Уфа шәһәренең 84нче Татар гимназиясенең “Тамчылар” вокаль ансамбле Көнбатыш Европада үткән сәнгать бәйгеләрендә призлы урыннар яулый Сигезенче ел уңышлы эшләп килүче ансамбльдә бүген ун бала шөгыльләнә. Гимназиянең музыка укытучысы, музыкант Гүзәл Смольянинова һәр укучының сәләтен ача белә. Күпсанлы халыкара бәйгеләрдә җиңгән тәҗрибәле педагогтан моның сере турында да сораштык. – Түгәрәккә язылырга теләүче бер генә баланың да теләгенә каршы килмибез, – диде Гүзәл Өлфәт кызы. – Җыр сәнгатендә дә уңыш нигезенең ун процентын – сәләт, туксан процентын тырышлык тәшкил итә. Балаларның белемен камилләште­реп, сәләтен ачабыз. Һәр укучының күңеленә ачкыч табып, һәркемгә дөрес юнәлеш бирергә генә кирәк. Әйтик, үз көченә, үз тавышына ышанучылар берүзләре дә җырлый ала. Ә кайберәүләрнең сәләте күмәк җырлаганда ачыла. Әйткәндәй, “Тамчылар” ансамблен Русиядә генә түгел, Көнбатыш Европада да яхшы беләләр икән. Ансамбль Болгариядә, Италиядә үткән сәнгать бәйгеләреннән буш кул белән кайтмаган. Гимназия укучылары Ксения Прохоренко белән Элина Зыязетдинова призлы урыннар яулаган. Үткән елда “Тамчылар” “Биш башкала” халыкара конкурс-фестива­лендә дә катнашкан. Бәйгедә көчен сынаучылар Варшава, Берлин, Амстердам, Прага һәм Париж сәхнәләрендә чыгыш ясаган. Якташларыбыз бу юлы да призлы урынга лаек булган. “Тамчылар” бүген нинди бәйгегә әзерләнә соң?

Булачак галим Собханкулда үсә

26 сентября

“Русиянең интеллектуаль-иҗади потенциалы” программасы кысаларында җиңүче, Бөтенрусия олимпиадалары призеры, күпсанлы фәнни-гамәли конференцияләр һәм конкурслар лауреаты, Ю. А. Гагарин кубогына республика олимпиадасының абсолют җиңүчесе... Туймазы районы Собханкул мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Никита Гайсинның узган уку елындагы казанышлары аның турында миңа бирелгән мәгълүматта дүрт битне алып тора. Якташыбыз Русиянең иң яхшы 100 укучысы исәбенә кертелгән. Быелгы уку елында Гайсин Туймазы районы хакимияте башлыгы стипендиясен алуга тәкъдим ителгән. — Алты мең кеше яшәүче Собханкул авылындагы бердәнбер мәктәптә төрле балалар белән эшлибез. Безнең бурыч — алар өчен имин мохит булдыру. Социаль хәле, интеллектуаль үсеше нинди булуга карамастан, һәр укучы мәктәптә үзен уңай тоярга, укудан тыш та үз шөгылен табарга тиеш, — ди мәктәп директоры Ольга Гусакова. — Шуңа күрә белем бирү программасын һәр баланың шәхси үзенчәлеген исәпкә алып төзибез, укучының юнәлеш-мөмкинлекләрен ата-аналар белән бергәләп үстерәбез. Никита Гайсин фәнни-тикшеренү эше белән башлангыч сыйныфларда ук шөгыльләнә башлый. Үзендә беренче укытучысы тикшеренү эшенә кызыксыну уятты, дип исәпли Никита. Аның фәнни җи­тәкчеләренең берсе, биология укытучысы Татьяна Иванова үзе дә грант алган. Шунысы укытучыларны гаҗәпләндерә: Гайсинның кызыксыну юнәлешләре күптөрле — биология, экология, тарих, физика, урыс, инглиз телләре...

“Туган телебезне яратабыз”

31 августа

Башкаланың Затон бистәсендәге 4нче мәктәптә татар теле укыту югары дәрәҗәдә оештырылган Башкаланың Затон бистәсендә урнашкан 4нче урта мәктәп капкасыннан үтү белән безне бер төркем кызлар һәм малайлар каршы алды. Биредә Белем көненә әзерлек күптән башланган. Быелгы уку елында әлеге белем учагы беренче сыйныфка йөздән артык бала кабул итәчәк. Шуларның утызы мәктәптә татар телен өйрәнергә теләк белдергән. Әйтергә кирәк, Уфаның бу мәктәбендә күп еллар дәвамында барлык сыйныфларда да татар теле һәм әдәбияты дәресләре укытылып килә. Узган уку елында мәктәпне тәмамлаган 36 укучының 13е татар теле дәресләрен өйрәнгән. -Бездә меңнән артык бала белем алса, шуларның 386сы татар милләтеннән. Яңа уку елында беренче сыйныфка килүчеләр арасында да үз туган телен өйрәнергә теләк белдерүчеләр күп булуына сөенәбез. Берен­челәрдән татар теле дә­ресләренә йөрүче өч төркем булдырырга уйлыйбыз, - ди мәктәптә туган телләр уку-укыту буенча директор урынбасары Лилия Кәримова.

“Әлифба” нәниләрне көтә

31 августа

Башкаланың 291нче “Әлифба” татар балалар бакчасы мәйданчыгы һәр көнне шау-гөр килеп тора. Кызлар “көлчәләр пешерү” белән мәшгуль булса, егетләр берсен-берсе уздырып, ком сарае өя. Берничә көннән алар сафына җәйге ялдан соң дуслары да өстәләчәк әле. Ә тәрбияче апалары балалар җыелуга бакчаны курчак йорты кебек бизәп куйган. — Яңа уку елы алдыннан бездә бик күп эшләр башкарылды. Төркем бүлмәләренә косметик ремонт үткәрдек. Бассейн һәм спорт залының түшәм-идәннәре, диварлары тулысынча яңар­тылды. Тренажер залын, төркем бүлмәләрен яңа җиһазлар белән тулыландырдык, — ди 25 ел гомерен мәктәпкәчә яшьтәге балалар тәрбияләүгә багышлаган өлкән педагог Эльза Садыйкова.

Укуда да, зирәкләр уенында да Ләйлә - беренче!

25 июля

Саҗидә Сөләйманованың бу шигырендәгечә барлык Ләйләләр дә уңган була икән ул. Без танышкан Ләйлә исә Әниләр бәйрәмендә иртүк торып кына калмаган, әнисенә үз куллары белән бисердан бизәкләп эшләгән чәчкәләр дә бүләк иткән әле. Һәрь­яклап сәләтле кыз белән сезне дә таныштырырга булдык, дуслар.

Акча кесәне тишми!

25 июля

Шулай җавап бирде миңа 16 яшьлек Марсель, нигә җәй көне ял итмичә, эшкә урнашуы турында кызыксынгач. — Аның каравы, үзем эшләп тапкан акча үземнеке. Башта планшет алырга уйлаган идем. Хәзер, ничектер, акча жәл булып китте. Өйдә бер компьютер бар, шул да җитә. Үзең эшләп тапкан кадерле икән ул. Әти-әниләрдән планшет сораганда, бер дә бу турыда уйламый идем. Хезмәт хакын биргәч, ролик алырмын да, калганын кием-салымга тотармын дип уйлыйм.

Лагерьда күңелле икән!

27 июня

Җәйнең беренче ае үтеп тә китте. Каникулларны түземсезлек белән көтеп алган кызлар һәм малайлар бу айдагы ялның тәмен татып карарга да өлгерми калгандыр, мөгаен. Шулай булмый ни, әле яңа гына парта артында утырган укучылар җәй башында янә мәктәпкә барырга тиеш булып чыкты.

Фән юлында тәүге ачышлар

27 июня

Чакмагыш гимназиясе укучысы Тимур Сәетгәрәев 9нчы сыйныфны тәмамлады. Кулындагы диплом, грамоталарга күз салып: “Уку алдынгысы буларак, нинди фәннәрне аеруча яратасың?” – димен. Тимур елмаеп жибәрде: “Минем ике “өчлем” дә бар шул! Урыс теле белән математикадан”. Калган фәннәрдән дүртле-бишле икән.

Яшь спортчылар алдынгылыкны бирми!

30 мая

Спорт — физик яктан чыныктырып кына калмый, рух ныклыгы, үзаллылык, максатчанлык кебек бик күп уңай сыйфатлар да тәрбияли. Әлеге фикерне Ярмәкәй районының балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче­ләрдән чыгып та әйтеп була. Спорт белән шөгыльләнүче кызлар һәм егетләр күнек­мәләрдә тир түгеп, җиңүләргә ирешсә, укуда да сынатмый.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»