Очкын

Бөек әдип туган авылда

27 января

Күренекле язучы, галим Галимҗан Ибраһимовның Авыргазы районының Солтанморат авылында туып, андагы өч сыйныфлы земство мәктәбендә урысча башлангыч белем алуы турында әдәбият дәресен өйрәнүчеләр яхшы беләдер. Мәктәп яшендәге балалар арасында әдипнең әсәрләрен яратып укучылар байтак булуына да чын күңелдән ышанасы килә. Солтанморат мәктәбендә белем алучы кызлар һәм малайлар исә зур шәхеснең туган авылында яшәүләре белән аеруча горурлана. Ел саен 12 мартта — язучының туган көнендә, аның музеена баралар, туганнары белән очрашып торалар, Галимҗан Ибраһимовның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган чаралар, сыйныф сәгатьләре үткәрәләр. Кайчандыр булачак язучы беренче адымнарын атлаган, белем ишекләрен ачып кергән данлыклы авылда бүгенге көндә кызлар һәм малайлар ничек яши? Нинди эшләр белән шөгыльләнә? Әйдәгез, алар белән якыннан танышыйк. Солтанморат мәктәбендә бүгенге көндә 63 укучы белем ала. Елдан-ел бала саны кимүе, парта артында нибары ике-өч укучы утыруы яхшы нәтиҗәләргә китерүче күренеш түгел, әлбәттә. Бу очракта белем бирү учреждениеләрен оптимальләштерү системасы Солтанморат мәктәбенә дә турыдан-туры кагыла. Биредә әйтүләре буенча, киләсе уку елыннан мәктәп тугызъеллыкка калачак. Бу инде укытучыларның укыту сәгатьләре кыскара яки кемдер бөтенләй эшсез үк кала, балалар 10-11 сыйныфны каядыр йөреп укырга яисә авылдан бөтенләй китәргә тиеш булачак дигәнне аңлата. Кайчандыр һәр гаиләдә диярлек бишәр-алтышар бала тәрбияләнгән авылның киләчәге сүнеп бара түгелме соң? Бүгенге көндә укытучыларны, укучыларны, әти-әниләрне борчыган төп мәсьәлә бу. “Безнең мәктәп җанлы тормыш белән кайнап яши. Укуда да, эштә дә сынатмый укучыларыбыз. Балаларга 15 укытучы белем бирә, аларның барысы да югары белемле белгечләр. Узган уку елын җиде укучыбыз тәмамласа, шуларның бишесе югары уку йортына, берсе педагогия училищесына укырга керде. Берсе пешекче һөнәрен сайлады. Без моңа бик шатбыз, башка һөнәр ияләре белән беррәттән пешекчеләр дә кирәк бит әле тормышта.

Гөрләп тора яшьләр мәктәбе

27 января

Бу мәктәпне чын-чынлап “яшь укытучылар мәктәбе” дияргә була, чөнки биредәге педагогларның уртача яше 30 тирәсе. Яшь булгач, әлбәттә, энергияле алар, сәләтле, заманча. — Безнең Өчбүлә мәктәбендә 90 бала белем ала, аларга 16 укытучы белем бирә, — ди мәктәп директоры Вадим Вәлиәхмәтов. — Беренче сыйныфка быел 8 бала килде, үткән уку елында мәктәпне унберенче сыйныфтан — 5, тугызынчыдан 6 укучы тәмамлаган иде. — Чыгарылыш укучыларыбыз тормышта үз урыннарын табып тора, яхшы уку йортларына керәләр, — дип сүзгә кушыла директорның укыту эшләре буенча урынбасары Алсу Ямалетдинова. — Аграр һәм авиация университетларын, Бөре социаль академиясен, Кушнаренко педагогия колледжын, Нефтекама нефть колледжын үз итә безнең укучылар. Быел уку елына әзерлек буенча Дүртөйле районы мәктәпләре арасында икенче урын яулаган өчбүләлеләр. Бу уңайдан алар мәктәпкә һәрвакыт матди ярдәм күрсәтеп торучы Киров исемендәге токымчылык заводы рәисе Рәис Шакировка бик рәхмәтле. Уку, спорт, һәртөрле ярышлар буенча да горурланып телгә алырлык уңышлары бар. Унберенче сыйныф укучысы Рөстәм Гаскәров җиңел атлетика буенча районда гел алдынгы урыннарны алып килә. Шашка һәм шахмат буенча Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган зона ярышларында Эльвира Галләмова белән Вадим Гарданов җиңү яулаганнар. Шулай ук хокук белеме, физика буенча Өчбүлә мәктәбе укучылары алдынгылар рәтендә. Түбән сыйныф укучылары да сынатмый, күптән түгел дүртенче сыйныф укучысы Рената Гиязова урыс теле буенча олимпиадада өченче урын алган.

Мавыктыргыч фән дөньясы

27 января

Гади генә бер кыз ул. Елмаюында оялчанлык чагыла. Үзе тыйнак кына сөйләшә. Киләчәктә табиб булырга тели икән, кешеләрне дәвалыйсы килә. Ул — Дарина Вәлиуллина, Бишбүләкнең 2нче санлы мәктәбенең 10А сыйныфы укучысы. Гади генә күренсә дә, уңышлары гадиләрдән түгел Даринаның — “Фәнгә беренче адымнар” Бөтенрусия укучылар конференциясенең 1нче дәрәҗә лауреаты ул. Бу җиңүгә Дарина быел ирешкән. Укытучысы, фәнни җитәкчесе Елена Андреева күзәтүе астында бик зур эш башкарган ул — “Педагогик имидж эволюциясе” темасына фәнни-тикшеренү эше язган. — Хезмәтем белән шөгыльләнгәндә төрле яшьтәге кешеләр белән сөйләшүләр бигрәк тә кызыклы булды, — дип сөйли Дарина. — Мәсәлән, укытучының бүгенге тормыштагы роле һәм урыны турында сорашканда югары белемле, өлкәнрәк яшьтәге кешеләрнең күпчелеге педагог һөнәре абруйлы, ләкин акчасыз, дип җавап бирде. 5-6нчы сыйныфларда укучылар ни өчендер укытучы булырга теләмәүләрен белдерделәр. Ә күптән түгел генә мәктәп тәмамлаганнар мөгаллим һөнәрен бик югары бәяләделәр... Әле тагын “Интеллектуаль инициатива” дип аталган социаль проектлаштыру буенча Бөтенрусия конкурсында да гран-при яуларга өлгергән Дарина Вәлиуллина. Гомумән алганда, кызның Мактау грамоталары, дипломнары бихисап.

“Бездә чирләүчеләр юк!”

27 января

Краснокама районының Яңа Нугай мәктәбендә чаңгы спортын үстерүгә зур игътибар бүленә. Биредә тәрбияләнгән чаңгычылар район, зона, республика ярышларында призлы урыннар яулый. — Бездә һәр бала спорт түгәрәгенә йөри, — ди мәктәп директоры Зикаф Исламов. — Укучылар волейболны, баскетболны үз итә. Шулай да күпчелек чаңгы спортына өстенлек бирә. Хәзер мәктәп балаларының сәламәтлеге мактанырлык түгел. Алты дәрес парта артында утырган үсмер, өенә кайткач, сәгатьләр буе компьютерда уйный. Аннары, янә бөкрәеп, өйгә эш эшләргә кирәк. Әлбәттә, моңа бер организм да чыдамый. Ә кыш көне саф һавада чаңгы шуучы балалар, сәламәтлекләрен ныгытудан тыш, осталыкларын да чарлый. Моны әти-әниләр дә, укучылар да яхшы аңлый һәм тиешле нәтиҗәләр ясый. Башкалардан аермалы буларак, безнең мәктәптә кыш көне салкын тиеп авыручылар бик аз. Чаңгы ярышларында районда алдынгылыкны беркемгә дә бирмибез. Район данын республика ярышларында да уңышлы гына яклыйбыз. Иң мөһиме — Яңа Нугай мәктәбен белемле, сәламәт балалар тәмамлый. Яңа Нугай мәктәбе “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында 2007 елда бер миллион сумлык грантка лаек булган. Шуның 270 меңе спорт җиһазлары сатып алуга тотынылган. 10 пар пластик “Fischer” чаңгысы, 20 пар гади чаңгы сатып алынган, 25әр волейбол һәм баскетбол тубы кайтарылган. Билгеле булуынча, чаңгы юлы салынса, спортчыларга күнекмәләр ясау уңайлырак. Кызганычка каршы, күп кенә мәктәпләрдә бу мәсьәлә хәл ителми. Биредә исә чаңгы юлы мәктәп сатып алган “Буран” ярдәмендә ясала. Тырышлыкның бушка китмәвен нәтиҗәләр күрсәтә.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»